+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 сентябрь 2021, 22:00

Экологияме, икътисадмы?..

Динар Гыйльметдинов тирә-як мохит өчен яңа хәвеф барлыгын ачыклады.  

Экологияме, икътисадмы?..
Экологияме, икътисадмы?..

Динар Гыйльметдинов тирә-як мохит өчен яңа хәвеф барлыгын ачыклады.

Быел Русиядә ишегалды һәм йорт яны территорияләрен бизәү өчен иске автомобиль покрышкаларын куллануны тыю барлыкка килде. Әбеге тыюның кире ягы нидән гыйбарәт булуы турндагы бу теманы социаль челтәрләрдәге битендә Башкортстанның элекке баш дәүләт автоинспекторы Динар Гыйльметдинов күтәргән.
Пост республика халкында көтелмәгән резонанс тудырды. Ишембай буенча эш сәфәре вакытында отставкадагы полковник урындагы коммуналь хезмәтнең арткы ишегалдына кереп, анда автомобиль покрышкаларыннан бер тауны табып ала. Эпатажлы экологик-геологик арт-объект гаҗәпләнү генә түгел, ә күп кенә сораулар тудырган.
2021 елның 1 июленнән Русиядә автомобиль покрышкалары ярдәмендә ишегалды территорияләрен төзекләндерү тыела икән. Ягъни, резинадан “аккошлар" һәм протекторлы клумбалар законсыз калды. Бу тыюны үтәмәүче идарәче компанияләргә зур күләмдә штрафлар яный – 250 мең сумга кадәр. Коммуналь хезмәткәрләрнең хәвефтән котылып, тәгәрмәчләрне казып ала башлавы аңлашыла, тик менә аннан соң нәрсә эшләргә кирәклеге аңлашылмый.
Гамәлдәге законнар нигезендә, автомобиль шиннары тирә-як мохит өчен 3-4нче класслы хәвефкә карый. Аларны яндыру яки башкача мөстәкыйль рәвештә утильләштерү катгый тыела. Чүплекләрдә аларны кабул иткән өчен акча таләп ителә, ә бу - идарәче компания бюджетында каралмаган чыгымнар. Нәтиҗәдә, МУПлар һәм торак-коммуналь хезмәтләр резинаны арткы ишегалларында яки машина-трактор паркларында вакытлыча сакларга мәҗбүр.
- Автомобиль шиннары үзләренең токсик химик составы аркасында куркыныч. Җылынганда бу зарарлы матдәләр покрышкалардан һавага һәм туфракка бүленеп чыга, хәтта грунт суларына үтеп керә, тирә-як мохитне агулый. Бу кеше сәламәтлегенә куркыныч тудыра, - дип аңлата Башкортстанның Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының матбугат секретаре Ренара Газина. – Мондый гамәлләр өчен җаваплылык гражданнарга бер меңнән ике мең сумга кадәр административ штраф салуны күздә тота; вазыйфа биләүчеләргә — ун меңнән утыз мең сумга кадәр; юридик берәмлек оештырмыйча гына эшкуарлык эшчәнлеген башкаручыларга — утыз меңнән илле мең сумга кадәр яисә туксан тәүлеккә кадәр эшчәнлекне административ туктатып тору; юридик берәмлекләргә — йөз меңнән ике йөз илле мең сумга кадәр яисә туксан тәүлеккә кадәр эшчәнлекне административ туктатып тору.
Тема республиканың күп кенә халкын борчый икән – ул социаль челтәрләрдә тере фикер алышуга китерде. Гыйльметдинов билгеләвенчә, Ишембайда булганчы ул «экологик хәвеф» масштабын күз алдына да китермәгән. Хәзер ул хезмәттәшләре белән проблеманы хәл итүнең мөмкин булган вариантларын табарга омтыла.
- Без бу мәсьәлә буенча фикер алыштык инде, һәм барысы да катлаулырак күренә, - ди бу хәл турында Динар Гыйльметдинов. – Бу бер аерым МУПның гына түгел, ә гомумән, системаның бәласе. Коммуналь хезмәтләр утильләштергән өчен акча түли алмый, заводлар покрышкаларны үзләренә зыянга эшкәртә алмый, ә эшкәртүдән соң барлыкка килгән резин ярмага базарда ихтыяҗ юк. Проблеманы дәүләт катнашлыгыннан башка хәл итү мөмкин түгел. Ә бит бу коммуналь хезмәтләр өчен баш авыртуга тиң — алар өчен әле “борын төбендәге” кыш та бар, ә иске тәгәрмәчле территория белән нәрсә эшләргә кирәклеге турында уйларга туры килә.
Җәмәгать эшлеклесе белән экологлар да килешә. «Башкортстанның экологлар берлеге» һәм «Калдыклар рециклингы буенча эшкуарлар берләшмәсе» ассоциациясе рәисе Александр Веселов, коммуналь хезмәткәрләрнең дә, транспорт компаниялеренең дә «тын гына» резинаны кайда туры килә шунда күмәчәкләренә ышана. Бу проблеманы ул 2019 елда ук Башкортостан Республикасының Экология министрлыгында узган киңәшмәдә яңгыраткан. Ул чакта транспорт предприятиеләре һәм утильләштерү заводлары арасында диалог җайга салынган, әмма бу хәлнең системалы яхшыруына китермәгән, нәкъ менә дәүләт катнашлыгы таләп ителә.
— Моның белән нишләргә? Утильләштерү механизмын җайга салырга, аны рентабельле итәргә. Моның өчен бу мәсьәләне ким дигәндә республика Хөкүмәте утырышында карарга кирәк һәм без бу проблеманы хәл иткән алдынгы төбәк булырбыз, - дип саный Александр Веселов.
Интернеттан файдаланучылар яңа экологик проблема турында фикер алышуга актив кушылдылар һәм ситуацияне хәл итүнең үз вариантларын тәкъдим итәләр. Идеялер Ишембай шәһәренең махсус икътисади зонасында яңа эшкәртү заводы төзүгә кадәр барып җитә. Ничек кенә булса да, проблема ачык киңлектә барлыкка килде һәм сизелерлек ажиотаж уятты.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: