Белүебезчә, Бөтенрусия халык исәбен алу 2020 елның көзенә билгеләнгән иде. Пандемиягә бәйле, Русия Хөкүмәте карары белән киң колачлы чара агымдагы елның апреленә күчерелде, аннары инде планнарга янә үзгәрешләр кертелде. Ниһаять, шул билгеле булды: җанисәп 15 октябрьдә башланып, 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
– Ил күләмендәге гаять әһәмиятле һәм җаваплы чарага озайлы әзерләнү насыйп булды, – ди республика статистика хезмәтенең Әлшәй бүлеге җитәкчесе Раушания Шәяхмәтова. – Аның каравы, җанисәпкә кагылышлы күп кенә мәсьәләләр уңышлы хәл ителде, күрсәтмәләр тиешле дәрәҗәдә үтәлде. Бүген исә, халык исәбен алуга ныклы әзерлек белән килдек, дип ышанычлы әйтергә була.
– Төбәктә халык исәбен алу буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасы йөкләтелгән Фәһимә Шәңгәрәева статистикага бәйле гомум чараларда өч ел катнашып килә. Төп һөнәре буенча бухгалтер буларак, Фәһимә Салават кызы – исәп-хисапта бай тәҗрибәле белгечләрнең берсе. Атап әйткәндә, Раевка ит комбинатында озак еллар эшләп, лаеклы ялга чыкса да, эшчәнлеген уңышлы дәвам итә. Халык исәбен алуга әзерлек барышы турында ул түбәндәгеләрне бәян итте:
– Илебездә үтәчәк халык исәбен алу – дөньякүләм кампаниянең бер өлеше булып тора, чөнки анда алга киткән илләрнең барысы да катнаша. Шуңа ярашлы, Берләшкән Милләтләр Оешмасы төрле дәүләтләрнең халык санын алу мәгълүматлары нигезендә дөнья халкының гомум санын исәпләп чыгарачак.
Билгеле булуынча, быел өч төрле алым кулланылачак, болар – интернет-җанисәп, йортларга барып һәм стационар участокларда. Белгечләр әйтүенчә, чарада санлы технологияләр куллану зур гына финанс чыгымнарын киметү белән беррәттән, дөрес мәгълүмат тупларга да булышлык итәчәк. Гомумән, алдагы кампаниянең төп яңалыгы булып “Дәүләт хезмәтләре” (Госуслуги) порталында электрон исәп алу кәгазен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге санала. Җавапларны күпфункцияле үзәкләрдә дә тутырып җибәрергә була. Исәп алучылар шулай ук йортларга да бара, стационар участоклар да эшли. Бу җәһәттән иң мөһиме шул: исәп алу кешенең төп яшәү урыны буенча үткәрелә, аның кайда теркәлүе әһәмияткә ия түгел.
Халык исәбен алу сораулары алдан төзелеп, махсус исәп кәгазендә урын алган. Нигездә, алар кешенең яшенә, никахта торуына, балалар санына кагыла, шулай ук белем, милләт, нинди телләрдә сөйләшү турында мәгълүмат бирелә, табыш чыганаклары, ягъни эшлисезме яки хаклы ялдамы, торак шартлары, аның төзеклеге күрсәтелә. Гомум алганда, Русия гражданнарына барлыгы 33 сорауга җавап бирү күздә тотыла, ә инде кунакка килгән чит ил кешеләре булса, аларга 7 сорау каралган.
Исәп алуга әзерлек барышында Әлшәй районы биләмәләрендә даими рәвештә 37939 кеше яшәве ачыкланды. Алар турында белешмәләр алуга 12 контролер һәм участокларга 69 исәп алучыны җәлеп итү күздә тотыла. Тоташ алганда исә, резерв чыганаклары белән берлектә, исәп алу персоналы 93 кеше тәшкил итә. Хәзерге чорда исәп алу кадрларын туплау тулысынча тәмамланды, алар махсус әзерлек тә үтте. Стационар участоклар Шафран, Аксен, Раевка авылларында эшлиячәк. Район үзәгендә алар өч урында булачак.
Исәп алып барылачак йортларны алдан тикшерү барышында регистраторлар аерым биналарга саннар язылмавын, урам исемнәре куелмавын билгеләгән иде. Тоташ алганда, бу районыбызны бизәми, чөнки урам һәм йортларның саннар һәм атамалар белән билгеләнмәве социаль хезмәтләр өчен дә кыенлыклар тудыра. Әйтергә кирәк, әлеге җитешсезлекләр исәп алучыларның эшен дә шактый катлауландыра, димәк, мөһим кампаниянең оешкан төстә үтүенә аяк чала. Бу җәһәттән шуны билгелисе килә: халык исәбен алуга әзерлек вакытында югарыда күрсәтелгән мәсьәләләр, нигездә, хәл ителде, коммуналь хезмәтләр, авыл биләмәләре хакимиятләре кимчелекләрне төзәтте. Шул ук вакытта, исәп алучыларның хәвефсезлеген тәэмин итү буенча да күләмле эш башкарылды, атап әйткәндә, урамнарга яктырту җиһазлары куелды, авыл урамнарында хәзер берәдәк этләр дә йөрми. Бу юнәлештә район эчке эшләр бүлеге белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итәбез, халык исәбен алуны хәвефсез үткәрү буенча бердәм чаралар планы эшләнде. Алар хокук бозуларны кисәтүне дә күздә тота.
Халык исәбен алу нәтиҗәсендә тупланган мәгълүмат, иң беренче чиратта, алдагы унъеллыкка илнең үсешенә юнәлтелгән максатлы программалар төзү өчен кулланылачак. Мөһим кампаниядә катнашканда шуны истән чыгармасак иде.
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе
Фәнүр Гыйльманов язып алды.