+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 сентябрь 2021, 18:40

Урам уртасында — күлләвек!

“Инцидент” системасы Дуван районында юлны ремонтлатырга ярдәм иткән.

Урам уртасында — күлләвек!
Урам уртасында — күлләвек!
“Менә ике ай инде торак идарәсе Совет урамында урнашкан 5нче йортка кергәндәге күтәрмә түбәсен каплый алмый. Яңгыр сулары подъездга керә, су эченнән йөрибез”. — Октябрьский шәһәрендә яшәүче Стас Стасов үзенең подъездында яшәүчеләрнең проблемаларын әнә шулай тасвирлаган.

Республика белән идарә итү үзәге (ЦУР) мөрәҗәгатьне теркәгән һәм шәһәр хакимияте белән тиз арада элемтәгә кергән. Нәтиҗәдә, 2 августта “Жилуправление” җәмгыяте хезмәткәрләре йорт козырегын ремонтлаган. Шул рә­вешле, ЦУР ярдәмендә республика халкының тагын бер проблемасы хәл ителде.
Гомумән алганда, агымдагы елның 1 гыйнварыннан 17 августына кадәр идарәче компанияләр эшенә канәгать­сезлек белдергән 569 хәбәр булган. Чагыштыру өчен: былтыр шул ук чорда 112 шикаять килгән. Аларның артуын ЦУР һәм “Инцидент”ка ышанычның да артуы дип кабул итәргә кирәк.
“Сулда да, уңда да — коймалар, урам уртасында тирән күлләвекләр. Ремонт кирәк!” — Дуван районының Мәсәгуть авылында яшәүче Алексей Киселевның шушы хәбәре, ул зарланып язган Зеленая урамы фотосурәте белән бергә, Башкортстанның ЦУР системасына бер ел элек 10 августта эләккән.
Урамны, чыннан да, тәр­типкә китерү таләп ителгән, чөнки аның буенча балалар да, өлкәннәр дә йөри. Дуван районы хакимиятендә бел­дерү­ләренчә, Зеленая урамы ремонт планында булган, дөрес, беренче чиратта түгел. Эш шунда, ремонт графигын төзегәндә асфальты тузган һәм кешеләр күбрәк йөргән урамнарга өстенлек бирелә. Былтыр асфальтлау өчен иң элек Сафонов, Энергетиклар, СССРның 60 еллыгы һәм Заречная урамнары чиратта торган. Ә Зеленая урамын төзекләндерү 2021 ел планына кертелгән. Һәм менә бу елның августында урам асфальтланды. Нәтиҗә — фотода.
Хәзер Мәсәгуть авылы халкы – мәктәп укучылары һәм пенсионерлар, коляскалы әниләр һәм велосипедчылар — тәүлекнең теләсә кайсы вакытында урамны кисеп чыга ала.
Дүшәмбе көнне Хөкүмәт­тә үткән атналык киңәш­мәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров подъездларда ре­монт­ның сыйфатсыз үткә­релүен тәнкыйть утына тотты һәм җаваплы кешеләргә икенче эш эзләргә киңәш итте. “Инцидент” системасына кил­гән мөрәҗәгатьләрдә дә бу тема еш күтәрелә. Мисал өчен, Уфаның Академик Королев урамындагы 4/1нче йортта яшәүчеләрнең үз подъездларындагы ремонт сыйфатына ачулары чыккан. Алар белдерүенчә, стеналарда искереп беткән буяуны тагын да сыйфатсызрагына алыштырганнар. Агрессив зәңгәр төс биредә яшәүчеләргә бер дә ошамаган.
12 июльдә шушы йортта яшәүче Ангелина Калинина Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров посты астына шушы хакта язып калдырган иде. Башкортстан ЦУРы Октябрь районы хакимиятендәге коллегалары белән берлектә проблеманы хәл итәргә керешкән.
Чыннан да, Торак хуҗа­лыгы идарәсе йортның беренче подъездында косметик ремонт үткәргән, аны 30 июльгә кадәр тәмамларга планлаштырган. Башта әзерлек эш­ләре алып барылган, аннары иске буяу катламын кырганнар һәм яңасын буярга кереш­кәннәр. Хакимият запросыннан соң, идарәче оешма хезмәткәр­ләре ремонт барышы турында фикер алышу өчен йорт советы рәисе белән элемтәгә кергән.
Нәтиҗәдә, барлык тигез­сезлекләр һәм җитешсез­лекләр гамәлдән чыгарылган, подъезд диварлары төсен, шулай ук, биредә яшәүчеләр белән килештергәннәр. 2 августка Академик Королев урамындагы подъездда ремонт тө­гәлләнгән. Бүген ул балкып тора.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: