+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 сентябрь 2021, 18:45

Балтач районында яңа тарихи-мәдәни үзәк ачылды

Балтач районында тарихи-мәдәни үзәк булдырылды, ул төбәгебез мишәрләренең тарихын, телен, мәдәниятен һәм традицияләрен комплекслы саклау бурычларын хәл итәргә тиеш.

Балтач районында яңа тарихи-мәдәни үзәк ачылды
Балтач районында яңа тарихи-мәдәни үзәк ачылды

Үзәктә районның мишәр авылларыннан борынгы көнкүреш әйберләреннән музей булдырылган. Шулай ук экспонатлар базасында танылган мишәрләр турында һәм башка файдалы мәгълүматлар бар.

1834 елда Бөре өязендә 154 мишәр авылы булаган. Бүген мишәрләр Караидел, Кушнаренко, Чишмә, Чакмагыш, Дәүләкән һәм Башкортстанның башка районнарында яши. Татарстанда мишәрләр күп яши. Русиядә аларны Самара, Пенза, Новогород өлкәләрендә, Чувашиядә, Мордовиядә һәм Себердә очратырга мөмкин.

Хәзер Балтач районында мишәрләр 14 авылда яши. Мишәр авылларында милли үзаң көчле, буыннан-буынга гореф-гадәтләр тапшырыла.

Тарихи-мәдәни үзәкне ачу тантанасында мәдәният министры Әминә Шәфыйкова катнашты.

- Бүген мондый үзәкләрне ачу аеруча актуаль, чөнки милли мәдәният модернизациягә дучар ителә һәм республика халыкларының кабатланмас үзенчәлеген саклап калу мөһим, - дип билгеләде Әминә Ивни кызы.

Ачылу кысаларында “Мишари Башкортостана в национальной палитре республики” дигән "түгәрәк өстәл" узды. Анда тарихчы галимнәр, филологлар һәм туган якны өйрәнүчеләр җыелды. Алар мишәрнең Башкортстан халыкларының мәдәниятенә, тарихына, топонимикасына, тел үзенчәлекләренә һәм фольклорына керткән өлеше, аларның мәдәни мирасын алга таба үстерү турында фикер алышты.

Тарихчы Салават Хәмидуллин башкорт-мишәр гаскәрләренең тарихы, риваятьләре турында сөйләде.

Халыклар дуслыгы йорты директоры Гөлназ Мирхәйдәрова башкортлар территориясендә яшәүнең һәм уртак хәрби хезмәтнең Башкортстан мишәрләренең көнкүрешенә көчле йогынты ясавын билгеләп үтте. Ул Балтач районы туган якны өйрәнүчеләре Хәнис Хаҗимовка, Нәфис Хәмәтнуровка, Мәгъдән Фазыловка һәм Рәлиф Шакирҗановка мишәр тарихын, мәләниятен актив өйрәнгән өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.

Фото: Балтач районы хакимияте.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: