-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 сентябрь 2021, 12:50

Машинаны ничек сатарга?

Ел мизгеле алышынганда һәркем үзгәрешләр көтә, киләчәккә планнар кора. Менә җәй дә үтте, алда – көз, аннары кышка керәсе. Яңа машина алыр өчен уңайлы чор, чөнки тормыш белән бергә, хаклар да әлегә тотрыклы: җәйге яллар үтте, балалар укырга төште. Чак кына соңга калсаң, автомобильләр кыйммәтләнергә мөмкин. Уңайлы шартларда яңасын алу өчен искесен ничек сатарга?

Машинаны ничек сатарга?
Машинаны ничек сатарга?

Машинаны тиз һәм файдалы итеп сату өчен, иң беренче чиратта, моның сезнең өчен уңайлы ысулын сайлау мөһим. Аның юллары хәзер байтак. Мәсәлән, соңгы вакытта trade-in киң таралды. Аның отышлы ягы шунда, автосалонда иске машинаңны калдырасың да, яңасына утырып чыгасың да китәсең. Яңа машинага ташлама ясалырга тиеш, килешү төзегәнче автосалонда дилерлар аны кызыктырырлык зур итеп күрсәтә. Шул ук вакытта, иске машинаны да кыйммәткә алабыз, дип ышандыралар. Әмма вакыты җиткәч, хәл кискен үзгәрә: өстәмә куелган җиһазларга бәйле, аласы машина нык кына кыйммәтләнә, ә алмашка тапшы­рыласының, төрле сәбәпләр табып, мәсәлән, двигательдән май тама, бәясен киметәләр. Бер сүз белән әйткәндә, автосалон куйган таләпләрнең сезнең файдага түгеллеге ачыклана. Шуңа да, күпләрнең машинасын үзе сатарга алынуы гаҗәп түгел.
Бу шактый мәшәкатьле, әмма аңардан курыкмаска кирәк. Ахыр чиктә, машинаны сатканда барыбер отышта калачаксыз. Икенчел автомобиль базарының төп үзенчәлеге шунда – машина хакын аның хуҗасы куя бит. Ә ул салонга тапшырасы машина бәясеннән шактый югары булып чыгачак. Әлбәттә, машинаны сатуга әзерләргә туры киләчәк, моңа өстәп, башка мәшәкатьләр дә арта.

Белдерүдән башлана

Автосәүдә өлкәсендәге белгечләр раславынча, машина сату турында игълан төзү гаять зур әһәмияткә ия һәм ул зур җаваплылык сорый. Иң беренче чиратта, хәзерге чорда аеруча мул кулланылучы кайбер “маркетинг” алымнарыннан баш тарту сорала. Белдерүне укыганда сатып алучыда машина хуҗасының артык “текә” кеше икәнлеге турында фикер тумасын. Шуңа да хакны күрсәткәндә “999 999 сум” ише саннар куллану кирәкми. Белдерү текстында кулланылган шрифт та артык күзгә бәрелмәсен. Ә бу инде машина алучыны хуҗаның гади кеше икәнлегенә ышандыра. Машина турында мәгълүмат биргәндә гади һәм аңлаешлы, шул ук вакытта техник яктан төгәл терминнар куллану отышлы. Машинаны кулдан сатып алган булсагыз, элекке хуҗаларның барысын да күрсәтү мотлак. Документлар белән танышканда бу барыбер ачылачак. Гомумән, машина сату турындагы игъланда барысы да ачык һәм төгәл булсын, югыйсә, хуҗаны алыпсатар дип уйларга мөмкиннәр. Нәтиҗәдә, күпләр сезнең машина белән кызыксынмый башлый. Хәзер халык белемле, шуңа да белдерү белән танышканда орфографик һәм грамматик хаталарга да игътибар итәләр. Менә шундый вак кына үзенчәлекләр дә сатыласы машинага ышанычны төшерергә сәләтле. Бер сүз белән әйткәндә, нәрсә язылу белән бергә, ничек язылу да белдерүнең әһәмиятен күтәрә.

Яшермәвең хәерле

Сатып алучыларның машинаның техник торышы, андагы дефектлар белән кызыксыначагына һәм аны җитди тикшерәчәгенә әзер булырга кирәк. Шуңа да кузовтагы күзгә бәрелеп торган кимчелекләрне бетерү өчен зур гына ремонт таләп ителүе табигый. Автосервисларда машинаны сатуга әзерләүгә махсуслашкан бай тәҗрибәле оста куллар бихисап. Алар иң иске машинадан да, кем әйтмешли, “кәнфит” ясый. Шул ук вакытта, тәүге карашка күзгә чалынмаган дефектларны яшерергә тырышмагыз. Двигательгә, башка мөһим агрегатларга диагностика ясату мотлак. Машинагызны саклап кына йөртүче буларак, сез кимчелекләрне беләсез, ә җентекле диагностика күп нәрсәнең тәртиптә икәнлеген күрсәтәчәк. Ягъни зур ремонт эшләре таләп ителми, димәк, чыгымнар да юк, әмма сатып алучы алдында сезнең йөзегез якты. Вак-төяк төзәтүләргә исә акча кызганырга ярамый. Мәсәлән, фаралардагы янмаган лампочкалар алыштырылсын. Протекторлары ашалган тәгәрмәчләргә дә кагыла бу. Двигательнең маен алыштыру, тормоз системасына, тәрәзә юдыру багына сыекча өстәү хуҗага карата ихтирамны арттыра гына. Димәк, хуҗа машинасын карап йөрткән, дигән фикер туа сатып алучыда. Шуңа бәйле, машинаны яңартуга киткән чыгымнар үзен тулысынча аклаячак. Гомумән, машинадагы җитешсезлекләрне яшереп калырга омтылмагыз. Беренчедән, алар иртәме-соңмы барыбер билгеле булачак, икенчедән, яңа хуҗа аларны белеп торсын. Иң мөһиме: ике арадагы ышаныч сезне якынайта һәм үзара аңлашуга китерә.

Ялт итеп торсын

Чиста машина бер күрүдән үк җәлеп итә. Сатулашу барышында монысы да мөһим, шуңа да автомобильне яхшылап юу белән бергә, аны ялтырата белергә дә кирәк. Бу эшне яхшы итеп бу өлкәдәге белгечләр башкаруы турында язган идек инде. Полировка осталары, чынлап та, машинаны танымаслык бизи, яңа дип торырсың. Кузов белән генә чикләнмичә, капот һәм багажникны да онытырга ярамый. Салон турында әйтәсе дә түгел. Аны тузансуыргыч белән чистартканнан соң, утыргычларның чехолларын яңарту да яхшы нәтиҗә бирә. Шунысын дә әйтеп үтик, салонны яңартканда арттырып та җибәрү килешми, чөнки сатып алучыга монысы тискәре тәэсир итәргә мөмкин. Утыргычларның материалы нык таушалмаган булса, аларга тотынмагыз, иске чехолны салдыру белән чикләнегез. Сатып алучы моңа игътибар итәчәк, чөнки сакчыл мөнәсәбәт күзгә күренеп тора. Ә инде яңа чехоллар алу – яңа хуҗаның эше. Салонга кагылышлы янә бер киңәш: биредә кулланылышта булган шәхси әйбер­ләрегезне калдырмагыз. Бу ачкычтагы брелокларга да кагыла, ягъни салондагы әйберләр элекке хуҗасын хәтерләтмәсен. Яңа хуҗа өчен монысы да бик зур әһәмияткә ия.

Фотограф та буласың

Машинаны тәкъдим итүче реклама басмаларында, Интернетта урнаштырылган игъланда машина фотографияләре аерым әһәмияткә ия. Фотосессияне, әлбәттә, машина сатуга тулысынча әзер булгач кына ясау хәерле. Бу максатта күпләр һөнәри белгечләрне җәлеп итә башлады, чөнки сыйфатлы яхшы рәсем машинаның матурлыгын бар тулылыгында ачарга сәләтле. Моңа омтылганда реклама фотоларының сатыласы машинаның торышын бар булмышы белән чагылдырырга тиешлеген истән чыгармагыз. Белгечләр фотога төшергәндә камераның ма­шинаның алгы фаралары тәңгәлендә юнәлтелүенә басым ясый. Рәсем алдан һәм арткы планнан, шулай ук ике як кырыйдан төшерелергә тиеш. Янә дә салон, мотор һәм багажник, капот бүлекләре онытылмасын. Әйткәндәй, фотога төшергәндә кулланылгын ракурсларны автодилерлар альбомнары үрнәгендә кулланырга була. Шул ук вакытта, машинаның күркәм урыннары белән бергә, янчелгән яки тутыккан җирләрен дә яшермәү хәерле.

Сатулашу осталыгы

Менә машинаны сатып алырга теләүче белән очрашу вакыты да җитте. Сөйләшү барышында үзегезне иркен тотыгыз, машинаны нык кына мактаганнан соң, кимчелекләре турында да сөйләгез. Мәсәлән, аерым урыннарны ремонтларга туры килүен әйтегез. Элек ремонт автосервиста башкарылса, квитанциясен күрсәтү дә зыян итмәс. Запас частьлар алган булсагыз, чеклар белән таныштыруның да зыяны юк. Булачак хуҗа сезнең ачык кеше икәнлегегезгә ышансын. Болар инде хак турында сүз чыккач аерым әһәмияткә ия. Әйбер сатканда сатулашусыз булмый. Сезнеке кебек машинаның бәясен Интернеттагы бел­дерүләрдән чамалап була. Әйткәндәй, сатып алучы да бу хакта яхшы хәбәрдар. Шуңа да карамастан, үзегез сораган хакны белдерүләр­дәгедән югарырак куегыз. Монысы сатулашу башлангач кирәк. Хакны үзегез төшермәгез, сатып алучының ни әйткәнен көтү яхшы. Сумма сез куйган соңгы чиккә якынлашу белән сатулашуны кискен туктатыгыз да, кул сузыгыз. Бу – килешү билгесе, сатып алучы моны белми булмас. Димәк, машина сатылды дигән сүз. Әмма шатланырга иртәрәк, чөнки сатып-алуны рәсмиләштерү таләп ителә. Акча кулга килеп кергәч кенә тынычланырга була. Ләкин “котылдым бу машинадан”, дигән уй башыгызга да кермәсен. Кул арты китүе ихтимал.

Сәхифәне Фәнүр ГЫЙЛЬМАНОВ әзерләде.

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: