-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 сентябрь 2021, 19:15

Свердловск өлкәсендә башкорт мәдәнияте көннәре узды

Бу көннәрдә Свердловск өлкәсендә Башкортстаннан зур делегация булып китте. 9-11 сентябрьдә биредә башкорт мәдәнияте һәм мәгариф көннәре узды.

Свердловск өлкәсендә башкорт мәдәнияте көннәре узды
Свердловск өлкәсендә башкорт мәдәнияте көннәре узды

Программага осталык дәресләре, семинарлар, лекцияләр, фәнни конференцияләр, очрашулар, күргәзмәләр һәм концертлар кертелгән иде. Чаралар башкорт тарихы елына багышланган.

Свердловск өлкәсендә башкорт мәдәнияте көннәрен Бөтендөнья башкортлары корылтае өлкәнең Башкорт тарих-мәдәният үзәге - республика Халыклар дуслыгы йорты филиалы белән берлектә оештырды.

Свердловск өлкәсендә яшәүчеләр Башкортстанның танылган сәнгать осталары дәресләрендә булды. Красноуфимск һәм Первомайск шәһәрләрендә халык биюләрен, башкорт җырларын башкару һәм милли музыка коралларында уйнау буенча осталык дәресләре узды.

Көннәрне ачу тантанасы 10 сентябрьдә Урал дәүләт икътисад университетында узды. Чарада Башкортстан мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев, Свердловск өлкәсе эчке сәясәт департаменты җитәкчесе урынбасары Елена Губина, Бөтендөнья башкортлары корылтаеның башкарма комитеты рәисе Галим Якупов, тарихчылар, башкорт җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.

Монда Башкортстаннан читтә яшәүче башкортларның милли үзенчәлеген саклап калу мәсьәләләре буенча “Свердловск өлкәсенең этномәдәни күптөрлелегендә башкортлар” дигән фәнни "түгәрәк өстәл" һәм башкорт иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, активистлары, ата-аналар җәмәгатьчелеге белән очрашу узды.

Бөтендөнья башкортлары корылтае үзәккә бүләкләр - ике сәхнә костюмы комплекты, якшәмбе башкорт мәктәбе өчен мультимедиа җиһазлары, китаплар тапшырды.

Башкорт мәдәнияте көннәрендә катнашучылар Екатеринбург шәһәренең Мәскәү урамындагы 29нчы йортта булды. Биредә 1943-57 елларда танылган инженер-энергетик, башкорт милли хәрәкәте эшлеклесе Тәкыйулла Алиев яшәгән. Бөтендөнья башкортлары корылтае вәкилләре, Свердловск башкортлары башкорт халкының күренекле улы истәлеген бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Фото: Бөтендөнья башкортлары корылтае

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: