-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 сентябрь 2021, 13:15

“Төшләремә керә каһәр сугыш!..”

Әфганстанда хәрби бурычын үтәгән егетләр хәзер инде алтынчы дистәне ваклады.

“Төшләремә керә каһәр сугыш!..”
“Төшләремә керә каһәр сугыш!..”

Күпбалалы, үрнәкле гаиләләрнең берсе Мәгъсүм абый белән Зилә апа “Урал” колхозында малчылыкта намус белән хезмәт итте. Уллары Илдар шушы матур, тату гаиләдә үсте.

Илдар Югары Яркәйдәге 80нче техник училищены тәмамлап, туган авылы Рсайга кайтып, механизатор һөнәрен башкара, аңа “МТЗ” тракторы ышанып тапшырыла. 1986 елның апрель аенда басуда эшләгән вакытта инженер килеп: “Сине военкоматка чакыралар!” – дигәч, повестка да алмыйча, армия сафларына юллана. Шушы хәлне исенә төшерсә, үзенә хәзер дә урын таба алмый, хәтта басудан кайткач, юынмыйча да алып китүләрен әрнеп искә ала.
Югары Яркәйдәге хәрби комиссариатта 16 егетне бергә төн кундырып икенче көнне Уфага җибәрәләр. Өч ай әзерлек курсын үтеп, кырыс табигатьле Әфганстан иленә килеп төшә ул. Корал белән эш итә белмәгән яшь егетләр ут эченә сугышка керә... Күкләргә тиеп утырган түбәле сары таулар, эсселек. Адым саен үлем...
Илдарның авыр хәрби хезмәте тау башында түгел, ә түбәнлектә урнашкан Герат шәһәрендә үткән. Шәһәрнең аэропортын саклаучы бронетранспортерда (БТР) пулеметчы була ул. Аэропортны биек таулар әйләндереп алган. Аларның түбәсендә дошманнар урнашкан... Чираттагы хәрби бәрелештә яраланып, госпитальгә эләгә. Вертолетчыларга зур рәхмәтле, аны күреп калып, коткаралар. Ул озак дәвалана. Төн чыккканчы чәчләре агарган була егетләрнең... “Чал чәчле егетләр!” – дип йөрткәннәр аларны. Төзәлмәслек, яралар яугирләрнең йөрәкләрендә гомерлеккә калган.
Ике ел ярым дигәндә Илдар туган авылына кайтып керә. Авыл тормышында кайнап үскән егет бик тиз туган колхозында эшкә тотына. Кайда гына эшләмәсен, ул сыната торганнардан түгел. “Урал” колхозы идарәсе яугиргә гаиләсе белән яшәр өчен йорт бирә. Кәримовлар моның өчен хуҗалыкка зур рәхмәтле. Югары Череккүл авылы гүзәле Рәзинә белән тормыш коралар. Ике кызы — Рәгинә белән Индираны тәрбиялиләр. Алар, Рсай урта мәктәбен яхшы билгеләргә генә тәмамлап, югары уку йортларында белем ала. Өлкәннәр хәзер — яраткан картәти һәм картәни.
Җәй көннәрендә йорт аллары шау чәчәктә генә, бакча тутырып жиләк-жимеш, яшелчә үстерәләр. Күпләп кош-корт һәм мал-туар асрыйлар. Өстәвенә, Илдар — җыр-моңга гашыйк кеше. Матур итеп баянда уйнап җырлый. Рсай авыл мәдәният йортында үткән чараларда еш катнаша. Сәхнәдә аны көтеп алалар. Ул авылның старостасы да. Халыкны борчыган төрле мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәмләшә.
Илешебез егетләре хәрби антларына бервакытта да хыянәт итмәгән. Исән-имин туган якларына әйләнеп кайтканнар, яу кырында ятып калганнар үсеп килүче яшь буынның хәтерендә, Ватаныбызның тарихында мәңге сакланыр.
Чыксагыз да Әфган җиреннән сез,
Әфган гына чыкмас һич сездән.
Утыз елдан артык вакыт үтте,
Ихтирамнар булсын гел бездән.

Гүзәлия Хөрмәтуллина.
Илеш районы,
Рсай авылы.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: