-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 сентябрь 2021, 19:40

Яңа технологияләр ярдәмгә килә

Быелгы халык исәбен алу кампаниясе – беренче санлы һәм соңгы кәгазьдә исәп алу булачак.

Яңа технологияләр ярдәмгә килә
Яңа технологияләр ярдәмгә килә
“Дәүләт хезмәтләре” порталында анкетаны русиялеләр 15 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр чорда үзаллы тутыра ала. Элеккеләреннән аермалы буларак, быелгы кампания санлы технологияләр кулланылуы белән дә уникаль. Шулай итеп, тарихка да ул беренче санлы һәм соңгы кәгазьдә исәп алу булып кереп калачак. “Ни өчен кирәк соң ул исәп алу?” Бу сорауны август ае дәвамында барган Авыл хуҗалыгын микроисәпкә алу барышында да еш ишетергә туры килде. Бу хакта һәм бер айдан башланачак халык исәбен алу кампаниясенең үзенчәлекләре турында Уфа шәһәрендәге 2нче Дәүләт статистикасы бүлегенең Кырмыскалы районы буенча баш белгеч-эксперты Әлфия Әхмәдуллина белән әңгәмәдә тулырак аңлатырга тырышырбыз.

— Әлфия Рифовна, “Исәп алу нигә кирәк?” ди­гән сорау башкача тумасын һәм бу чараның мөһим­ле-ген ачыклау өчен агымдагы Бө­тенрусия халык исәбен алу кампа­ниясенең максатларын җентекләбрәк аң­латып үтсәгез иде.
— Исәп алу – ул безнең корал, аның нәтиҗәләре алдагы елларга икътисади фаразларны формалаштыру өчен кулланыла. Әгәр бүген исәп алуда катнаш-масаң, иртәгә балалар бакчалары, мәк­тәпләр һәм дәваха­нәләр ни өчен шулай аз төзелә дигән сораулар бирергә кирәкми. Нәкъ менә исәп алу ярдәмендә без һәр авыл яки шәһәр халкының саны турында төгәл мәгълүмат алабыз. Җан­исәп нигезендә төбәкләрнең үсеш программасы төзелә. Социаль ярдәм чараларын финанслау да шушы күрсәткечкә бәйле. Мәсә­лән, алынган мәгълүматлар күп­ләргә яхшы таныш “Сәламәтлек саклау”, “Мәгариф”, “Демография”, “Торак һәм шәһәр мохите” кебек гомум­дәүләт проектларын тормышка ашыруда аеруча файдалы булачак. Бу һәм башка проектларны тормышка ашыруда власть органнары соңгы исәп алу бе­лешмәләренә: хуҗалык һәм гаилә әгъ­заларының саны, составы, торак шартлары, туым дәрәҗәсе, милли составы, белеме кебек белешмәләргә таянып эш итә алачак.
— Соңгы тапкыр илебездә халык исәбен алу 2010 елда узган иде. Монысында нинди яңа­лыклар бар?
— Ул санлы технологияләр кулланылуы белән уникаль булачак. Яңа технологияләр белешмәләрне алу белән анализлауга кадәр барлык этап­ларда да кулланылачак. Шуның нә­тиҗәсендә эшне күпкә тизрәк һәм сыйфатлырак башкарып чыгарга мөм­кин­лек бирәчәк.
Исәп алуда төрле юллар белән катнашырга мөмкин. Беренчесе – 15 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр Интернет челтәре аша “Дәүләт хезмәтләре” порталында. Моның өчен “Исәп алуны үтәргә” дигән биттә мәгълүматлар үзаллы тутырыла. Үзеңне генә түгел, гаиләңнең барлык әгъзаларын да теркәргә мөмкин. Онлайн теркәүдә катнашучы санлы код ала. Икенче юл – исәп алучылар йортлар һәм фатирлар буйлап йөреп, мәгълүмат­ны махсус программалы планшетка кертә барачак. Әгәр дә сез исәп алуда онлайн катнашасыз икән, махсус кодны күрсәтү дә җитә. Өченче юлы да бар: кемдер исәп алучыны йортына кертәсе кил­мәсә, яки башка сәбәп буенча Интернет аша үзаллы тер­кәлмәсә, ул стационар участокка яки яшәү урыны буенча статистика бү­легенә килә ала, шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфунк­цияле үзәкләр биналарында да анкета тутырырга мөмкин булачак.
— Ничек уйлыйсыз, кыр­мыс­калы­лыларның күпме өлеше исәп алуны онлайн үтәчәк?
— Әлбәттә, моңа төгәл җавап биреп булмый. Шулай да яшьләр хәзер башлыча электрон сервислардан файдалана, шуңа да алар бу эшне онлайн башкарыр, дияргә кирәк. Шул ук вакытта өлкән буын моңа әле әзер түгел, алар исәп алучыны йортларында көтәчәк.
— Кайбер кешеләр, гадәттә, үзләре турында нинди дә булса мәгълүмат бирүгә бик сак карый, салым органнарына китә­чәк, дип борчыла...
— Халык санын алу конфеденциаль, алынган мәгълүмат башка органнарга һич кенә дә җибәрелми. Хәт­та керем күләме турында сорау да юк, бары тик акча чыганак­ларының төрләрен күрсәтергә була. Бернинди документлар күрсәтергә дә кирәкми, барлык мәгълүматлар сораштыры­лучыларның сүзләреннән тутырылачак. Ә инде “Дәүләт хезмәтләре” порталына килгәндә, анда исемсез керү мөмкин түгел. Ләкин моннан да куркырга һәм шикләнергә кирәкми. Бе­лешмәләр Росстат мәйданчыгына исемнәрсез күчерелә.
— Әлбәттә, 10 елга бер тапкыр үткәрелүче кампания ныклы әзерлек таләп итә. Кырмыскалы районында бу уңайд­ан нинди эшләр башкарылды?
— Бу зур чарага әзерлек күптән башланды. 2019 елда теркәүчеләр (регистраторлар) авыллар буйлап, урамнарны, йортларны барлап чыкты, яңаларын теркәде, йортларга номерлар куелганмы, урам исем­нәре күр­сәтелгәнме икән­леген тикшерде, торак пункт­ларның картасын төзеде. Болар һәммәсе исәп алучыларның эшен җиңе­ләйтү өчен башкарылды. Әлеге вакытта булган җитешсез­лекләрне бетерү өстендә эш алып барыла. Шулай ук исәп алу участоклары билге­ләнде, исәп алучылар исемлеге төзелде.
— Район буенча исәп алучы буларак ничә кеше җәлеп ителде? Кемнәр алар һәм аларны ничек танып булачак?
— Район буенча 16 исәп алу участогы булдырылды, 97 исәп алучыга 18 774 йорт буйлап йөреп чыгу бурычы йөкләтеләчәк. Бер исәп алучыга якынча 550 кеше туры киләчәк, ә аларның эшен 16 контролер күзәтү астында тотачак. Әйткәндәй, тиздән махсус укулар оештырылып, исәп алучылар эш­нең асылына төшенәчәк.
Авыл хуҗалыгында микроисәп кампаниясендәге кебек, алар шул ук авылларда яшәүче кешеләр. Алар халыкка яхшы таныш, күбесе әле күптән түгел узган кампаниядә дә катнашты. Бу юлы да исәп алучыларга махсус кием: җанисәп символикасы булган зәңгәр жилет, шарф биреләчәк, шулай ук алар “Росстат” дип язылган сумка, планшет һәм саклану чаралары белән тәэмин ителәчәк. Иң мө­һиме, алар йорт хуҗалыгына яки фатирга килгән чакта паспортын һәм шәхси таныклыгын күрсәтергә бурычлы.
— Әңгәмә өчен рәхмәт! Алда торган мөһим кампанияне уңышлы башкарып чыгарга язсын.

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе Эльвира Ямалетдинова әңгәмәләште.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: