-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 сентябрь 2021, 15:30

Күңелгә минем, туган як, Бигрәк тә якын шул син

Кече ватанны Фәндәвис Нәфыйков кебекләр яшәтә.

Күңелгә минем, туган як, Бигрәк тә якын шул син
Күңелгә минем, туган як, Бигрәк тә якын шул син



Бүген хәлле кешеләрнең күбесе ирекле акчаларына яхшы фатир яисә коттедж, антиквариат, кыйммәтле иномаркалар, хәтта чит илләрдә вилла-фатирлар сатып алалар, сумнарны долларга әйләндереп саклыйлар.... Ә безнең героебыз — булдыклы эшкуар — үз капиталын егерме ел дәвамында туган авылындагы... суга салган. Чын мәгънәсендә.

Бурсык – Башкортстанның атказанган сәүдә хезмәткәре, Калтасы районының шәрәфле шәхесе Фән­дәвис Фарсый (Сәлмәнфарсый) улының туган авылы. Кайчандыр бу тирәдә бурсыклар санап бетергесез булган, диләр. Бүген тирә-юньдә бурсыклар калдымы икән? Монысын белә алмадык, ә шул бурсыклар төягендә гаҗәеп манзара туды: авылга юл салынды, урам башындагы сазлыкта гүзәл күл барлыкка килде, мәчет ишекләрен ачты — авылга азан кайтты, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында һәлак булганнар һәйкәл булып калыкты, челтерәп аккан чишмә исә зәвык белән төзелгән бинага килеп керде.
Чишмәләр дигәннән. Бу авыл чишмәсе, аның тирә-ягының зәвыклы бизәлеше Фәндәвис аганың булмышын, аның гомер кичерү мәгънәсен ачык күрсәтеп тора. Һәрхәлдә, Бурсык авылы чишмәсе буена төшкәч, үземнең зиһенне: “бары тик изге җанлы кешеләр генә шушы кадәр көч сарыф итеп чишмә һәм күлләрне, авылны төзекләндерә аладыр...”, дигән уйлар биләде. Акчаны суга салу дигәндә дә нәкъ шушы чишмәне һәм көмеш сулы Бурсык күлен күздә тотым.
— Халыкның яшәү рәвеше аның чишмәләргә, коеларга, сулыкларга мөнәсәбәтеннән ачык күренә. Чишмәләр караулы, коелар төзек, күл һәм елга буйлары үзенә тартып тора икән, димәк, кешеләр дә тормыш итүнең мәгънәсенә төшенеп, табигать-анабызны олылап яши. Чишмәне тазарту, төзекләндерү — күңелләребезне савыктыру ул. Чөнки чишмә – саф су гына түгел, рухыбыз көзгесе, — ди Фәндәвис абый.
Һәр чишмәнең үз йөрәк тибеше, үз моңы, үз догасы бар, дигән бабайлар. Бурсык авылындагы “Раҗия” чишмәсенең дә үз моңы, кабатланмас тәме, дәвасы бар. Аны татып карагач, “тәнгә сихәт бирә бу су”, диләр. Авылдашлар үз чишмә­ләренең иң саф, сихәтле сулы булуы белән хаклы рәвештә горурлана ала. Авыл күркенә әверелгән, җырлап торган бу чишмә — хәзер үзен­чәлекле ял урыны. Бирегә олысы да, кечесе дә килә. Көмештәй саф, шифалы суны эчеп кемдер сусавын баса, кемдер өчен чишмәнең сихәтле суы сагынуга дәва. Чөнки туган җирен, туган ягын ярату, сагыну тойгысы — кеше күңелендә бишек җыры белән бергә уянган иң гүзәл тойгыларның берсе. Күпләр җир куеныннан челтерәп аккан балачак чишмәсе суыннан авыз итеп, ис­тә­лекләр белән уртаклашып, күңел­ләрендәге сагыну-сагышларын таратырга дип килә. Сибгат Хәкимнең “Сусау” җыры шундый­ларларның, Фәндәвис ага ке­бекләрнең уй-кичерешләрен тулырак ача сыман:

Күңелгә минем, туган як,
Бигрәк тә якын шул син.
Кырларың өстеннән искән
Җилләргә хәтле сусыйм.

Тезләнәм чишмәләреңә,
Бетми тик сусау гына.
Мин бәхетле бары тик син
Бәхетле булсаң гына...

...Кайчандыр ике йөздән артык кеше яшәгән шушы авылның цивилизация уңайлыкларыннан (юл, кибет, мәктәп, суүткәргеч һ.б.) мәхрүм калган халкы 70-80нче елларда заманча тәэмин ителгән җирләргә китә башлады. Инде соңгы йортларның тәрәзәсенә аркылы такта сугылып менә-менә юкка чыга дигән авылда яшәү дәрте, киләчәккә ышаныч һәм өмет утын кабызды Фәндәвис Нәфыйков.
— Авыл яшәсен өчен, иң беренче — юл кирәк. “Юл газабы – гүр газабы”, дип юкка гына әйтмәгән бит безнең ата-бабаларыбыз. Ә бит кайчан гына әле язгы-көзге өзеклек чорында олы юлдан безнең авылга барып җитү — авыр михнәт иде. Шуңа күрә Бурсыкка “җан өрүне” юл салудан башларга кирәк иде...
Ниһаять, Фәндәвис Фарсый улының башлангычы һәм матди чыгымнары, урындагы хакимият ярдәме белән Бурсык авылына юл салынып бетте. Шоссе юлы авылга кадәр сузылганчы куәтле йөк машиналары ком-таш төяп бирегә йөзләгән, меңләгән рейс ясады.
Бервакыт, авыл очындагы сазлыкка шундый ук ком-таш төягән “КамАЗ”лар бер-бер артлы килә башлагач, ни булганын аңламыйча биредә яшәүчеләр аптырашта кала. Фәндәвис ага үзенең максатының нидәлеген аңлаткач бурсыклылар сөенеч катыш горурлану тойгысын кичерә. Хәзер ул сазлык урынында алда телгә алган көмеш сулы, балыклы җәйрәп яткан күл барлыкка килде.
— Мин үз гомеремдә күпне күрдем, мәрхүмә әнкәй әйткәнчә, җиң сызганып, маңгай тирен сөртеп алтмыш елдан артык эшләдем. Авылда урак урдым, көнне төнгә ялгап печәнен дә чаптым. Сатучы булып та эшләдем, урта мәктәпне тутыргач Новосибирск шәһәрендә кулланучылар кооперациясе институтын, Свердловскида юридик институтны тәмамладым, — ди Фәндәвис Фарсый улы.
Агыйдел шәһәрендә атом электр станциясе төзелеше башлангач биредә Фәндәвис Нәфыйков тәэ­минат бүлеген җитәкли, Нефтекама автозаводында уналты ел генеральный директор урынбасары була, аннары малтабарлык белән шөгыль­ләнә.
— Ни өчен туган авыл мәшә­катьләренә шулкадәр ныклап тотындың, дисәләр, авылым язмышы җанымны әрнеткәнгә күрә, димен. Минем ватаным бит ул. Ә акчага килгәндә, аны, билгеле булганча, күпме генә булса да үзең белән теге дөньяга алып китә алмыйсың...
Авыл башындагы калкулыкта — зират. Элегрәк анда бару да шактый кыенлык тудырган. Чөнки сазлык аша үтәргә кирәк. Елның нинди көне булмас, ә үлем-китем һава торышына карап тормый... Аннан соң мәрхүмнәр каберенә зиярат кылырга килүчеләр дә бар бит әле. Фәндәвис Фарсый улы шушы сазлык тирә­сендәге агачларны кистереп, тазартып 4-5 метр биеклектә итеп зират юлын күтәрттерә. Хәзер элекке калкулыктагы зират яңа салынган мәчет белән бер яссылыкта кебек тоела. Монда биниһая ком һәм туфрак, ифрат күп көч салыну юлдан барганда ике яктагы тирән чокырларга күз салгач ныграк аңлашыла.
Зират капкасын ачуга ук биредәге җыйнаклык, пөхтәлек күзгә ташлана.
– Зиратыбыздагы тәртипсез үскән агачларны кисү, тазартуга берничә ел вакыт сарыф итәргә туры килде, — ди Фәндәвис Фарсый улы. Авыл зираты аның бабаларын, әткәсе һәм әнкәсен, энесе белән сеңлесен, байтак авылдашларын сыендырган. Шушындагы Туганнар каберлегендә (чын мемориал кебек итеп эшләнгән) Гражданнар сугышы елларында атып үтерелүчеләр дә ята. Атылганнар арасында Нә­фыйковның туганнары да бар. Һәлак булганнарның тулы исемлекләрен төзү өчен дә күп вакыт һәм көч сарыф иткән Фәндәвис ага. Кемнәр соң алар?
...Совет властеның “продразверстка” дигән сәясәте (крестьяннардан азык-төлек җыю, дөресрәге — талау) авыл халкында зур ризасызлык тудырган. 1920 елда хәзерге Башкорт­станның төньяк-көнба­тышында да “Кара бөркет” исемен алган крестьяннар фетнәсе шушы ризасызлык аркасында кабынып киткән. Аеруча Минзәлә өязенең Яңа Елан авылы крестьяннары “продразверстка” отрядын тар-мар иткәч, башка авыллар халкы да күтәрелә башлаган. Хәбәр Бурсыкка да килеп җитә. Авыл старостасы бер мылтык, балта һәм сәнәкләр белән коралланган 12 кешелек отряд оештыра да фетнәчеләргә ярдәмгә җибәрә. Әмма яңа власть (большевиклар) отрядларының винтовка һәм пулеметларына мондый корал белән ничек каршы торасың... Бурсыклыларны кулга алалар. Яңа Аткүл авылына алып килеп мәчет янында тезеп бастырып атып үтерәләр. Авыл халкы мәрхүм якташларын алып кайтып Туганнар каберлегендә җирләгән...
Бүген авылның унике йорты тәрәзәсендә ут балкый. Фәндәвис Фарсый улының ихатасындагы йорт-каралтылар иң төзеге, әлбәттә. Бу хозур табигатьле авыл, һичшиксез, яшәячәк, ул үзенең икенче яшь­легенә кереп бара дигән уйлар белән киттек аннан.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.
Калтасы районы.

 

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас: