+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 сентябрь 2021, 09:20

Ярдәмчел халык

Кибеткә кереп витринага күз дә салырга өлгермим, яныма якты елмаеп бер егет килеп баса:— Саумысыз. Сезгә ярдәм итәр­гәме?

Ярдәмчел халык
Ярдәмчел халык

Ни дип әйтергә инде моңа? Гомер эчендә бер тапкыр шәһәрегезгә килеп маршрут автобусына утырган идем, телефонымны урладылар. Анда бөтен таныш-белешнең номеры, бөтен адрес... кыскасы, бөтен кирәкле мәгъ­лүмат шунда иде. Хәзер менә нишләргә? Аптырап кердем кибете­гезгә, арзанлырак берәр нәрсә карарга дип. Ә бәлки... Бәлки, шәһәрегезне күрмәс өчен, беркемнең дә чыраена карамас өчен... маңгаена бирмәс өчен кергәнмендер. Чөнки кем урлаганын белмәгәч, барыгыз да бур булып тоеласыз... Ә син монда...

Мин шулай нәфрәт белән көрәшкән арада ул карашым төбәлгән телефон турында сөйләп китә. Фәлән-фәлән маркалы, фәлән-фәлән эш өчен яраклы, бәясе кыйммәт түгел. Ә менә монысы аз гына кыйммәтрәк, әмма аның мөм­кинлекләре... һәм ул мөмкинлекләрен саный. Илһамланып.
— Гафу итегез, – дип мин читкә китәм. Компьютерлар сата торган бүлеккә. Кеше юграк урынга барып бер компьютерны караган булам. Әмма шундук колак төбендә ягымлы тавыш ишетелә. Икенче егет:
— Гафу итегез, сезгә ярдәм итәргәме... Һәм мин җавап биреп өлгергәнче ул тезеп китә:
— Шундый-шундый маркалы компьютер, шундый-шундый илдә эш­ләнгән, диагонале фәлән хәтле, хәтере төгән хәтле...
— Гафу итегез... — дип мин тагы да читкәрәк китәм. Һәм кибет хезмәт­кәрләре күренмәгәнрәк почмакка барып басам. Телевизорлар бүлеге. Ул арада назлы тавыш:
— Гафу итегез...
Мин инде йөгереп качарга дигән җирдән туктап калам. Ихлас елмая.
— Сезгә ярдәм итәргәме...
Изүләр ачылыр-ачылмас кына. Билләр, малай... Үзеннән әллә нинди затлы хушбуй исе килә. Ә тавышы... шундый ягымлы... Шулай аптырап торган арада ул инде бер телевизор турында сөй­ләп өлгерә. Ләкин кызны җибәрәсе килми, мин күр­шедәге телевизорга карыйм. Ул иренми, җентекләп сөйли барысын да. Илһамланып сөйли. Тагын берничә то­варның үзенчәлек­ләрен аң­латкач, ул миңа төбәлә:
— Кайсын аласыз?
Кешенең шулкадәр вакытын әрәмгә җибәргәч, берсен дә алмыйм дип булмый. Иң арзанын алсаң да уңайсыз, беткәнбаш дип уйлавы бар. Күтәрергә дә уңайлырак дип, мин кечкенә берсен күрсәтәм. Шундук диярлек төреп бирә­ләр, нидер сөйлиләр, нидер язалар, кайдадыр кул куйдырталар...
Урамга чыгуга ук ишек төбендә берсеннән-берсе матур кәгазьләр тоттыралар. Бушка биргәнне дә кире кагу уңайсыз. Мин барысын да алам. Илле адым җир киткәнче ул кәгазьләр белән бер пакет тула. Ул арада якындагы кибеттән тавыш ишетелә:
— Менә монда нәкъ сезнең өчен тегелгән... — Мин ничек кергәнемне дә, ничек чыкканымны да бик хәтерләп бетермим. Бары тик бу киемнәрнең шулкадәр килешүен, бары тик минем өчен генә тегелгәнлеген беләм. Хәзер бөтен хатын-кызның күзе миндә генә булачак. Һәм, чынлап та, урамга чыгуым була, бер матур ханым чакыра:
— О, сезне танырлык та түгел... Хатыныгызга да киемнәр кирәкмиме?
Үзем баштан-аяк киенгәч, ничек хатынга кирәкмәсен ди инде. Югыйсә, өйгә кертә­мени ул... Көчкә күтәренеп тукталышка җитүгә янә чакыралар:
— Хатыныгызга соңгы тапкыр кайчан чәчәк бүләк иттегез?!. Әйдәгез әле...
Ике кулга әллә ничә сумка күтәреп, чәчәкләрне авызга кабып тукталыш ягына атлаганда яныма җиңел машина килеп туктый. Тәрәзәдән елмаюлы баш күренә:
— О-о, быррат! Сиңа точно ярдәм итәргә кирәк инде. Кайда илтеп куйыйм?
— Авылга, — дим мин. — Бары тик авылга!
Дөресен әйткәндә, бик кайтасы да килми. Ни дисәң дә, әйбәт халык монда, бик ярдәмчел халык. Кайтмый да булмый, акча бетте.

Марат КӘБИРОВ.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: