+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 сентябрь 2021, 17:00

Мәргәннәр генә чәпкә тидерә!

Оста укчылар бәйгесе республиканың төрле район вәкилләрен бергә җыйды.

Мәргәннәр генә чәпкә тидерә!
Мәргәннәр генә чәпкә тидерә!
Җәядән ату – нинди яшьтә булуына карамастан, һәркем шөгыльләнә ала торган, шул ук вакытта бик мавыктыргыч спорт төре. Ә инде атта чапканда ук ату өчен зур осталык таләп ителә. Ләкин өйрәнәсе килгән кеше өчен бернинди дә киртәләр юк. Өстәвенә, республикабызда бу юнәлештә эш алып баручы “Мәргән укчы” оешмасы да ярдәмгә килә.

Кырмыскалы районының Иске Бәбеч авылы янындагы иркен яланда узган “Төнге амурлар”ның батыр варислары” республика атлы укчылар бәйгесе Башкортстанның төрле төбәкләреннән иң оста укчыларны бергә җыеп кына калмады, районда спортның бу төрен үстерү өчен дә ныклы этәргеч булды.
“Мәргән укчы” оешмасы тарафыннан “Русия хәрби-тарихи җәмгыяте”нең төбәк бүлекчәсе ярдәме белән үткәрелгән чара 1812 елдагы Ватан сугышының 209 еллыгына багышланды. Әйткәндәй, бу проект Президент грантлары фонды белән берлектә тормышка ашырыла. Шулай ук ул Башкортстанның алты районында җәядән ату буенча секцияләр ачу һәм киләчәктә урындагы халык өчен этноспортның бу төрен популярлаштыру белән шөгыльләнәчәк тренерлар әзерләү максатын да күз уңында тота.
Чараның беренче көнендә семинар, осталык дәресләре үткәрелде. “Мәргән укчы” оешмасы җитәкчесе, халыкара фестивальләрдә катнашучы Юлай Галиуллин җыелучыларга әлеге хәрәкәтнең эшчәнлеге, фестивальләр һәм халыкара ярышлар турында сөйләде. “Төньяк амурлары” хәрби-тарихи клуб әгъзасы Рушан Хәсәнов җәядән ату кагыйдәләре белән таныштырды һәм атта барганда ату техникасын күрсәтте. Урындагы мәктәп укучылары да атта йөреп, әзерлек үткәннән соң үзләрен сынап карый алды. Иң мөһиме — бу шөгыль аларның барысына да бик ошады. Эш башлаучы секциягә иярләр, тезгеннәр, җәяләр, уклар, чәп һәм калканнар тапшырылды.
Чараның икенче көнендә “Мәргән укчы” турниры узды. Көннең салкын һәм яңгырлы булуы да бәйгедә катнашучыларга комачауламады. Уфа, Сибай шәһәрләре, Учалы, Белорет, Әбҗәлил, Баймак, Мәләвез, Кырмыскалы районнарының иң оста укчыларын мәртәбәле кунаклар: “Русия хәрби-тарихи җәмгыяте”нең төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Рамил Рәхимов, аның урынбасары, республиканың “Хәрби дан” музее директоры Илшат Үтәев, “Мәргән укчы” оешмасы җитәкчесе Юлай Галиуллин сәламләде. Турнирның шартлары игълан ителгәч, жирәбә үткәрелде һәм ярышка старт бирелде.
Ук атучылар атта чабып та, ерак арага җирдә басып торып төз ату буенча да көч сынашты. Ярышчыларның бәхетенә, турнир башлануга куе болытлар арасыннан кояш та күренде. Ләкин алар, күрәсең, моңа игътибар да итмәде: билгеләнгән дистанцияне бер-бер артлы үтә торды һәм баллар җыйды. Шулай итеп, венгрча маршрутта Уфадан Рушан Хәсәнов — беренче, Баймак егете Илдус Ибраһимов — икенче, ә Сибайдан Артур Батыршин өченче урынга лаек булдылар. Кореяча маршрутта да Рушанга тиңнәр булмады, ә икенче һәм өченче урыннарны Уфадан Юлай Галиуллин һәм Кырмыскалыдан Аскар Ишбирдин яуладылар. Шулай ук кореяча маршрутта өлкән һәм тәҗрибәле укчылар белән беррәттән Баймак районыннан 15 яшьлек Инҗәр Юртбәков та катнашып, яхшы нәтиҗә күрсәтте.
— Мин бу чарада өченчегә катнашам. 2019 елда да беренче урын алган идем, ә узган елда Аскар Ишбирдин җитезрәк булып чыкты. Менә бу юлы янә иң яхшы нәтиҗә күрсәттем, — ди турнирның җиңүчесе Рушан Хәсәнов, чараны оештыручыларга, урындагы авыл биләмәсе хакимиятенә һәм авыл халкына чиксез рәхмәтләрен җиткереп.
Әйе, ике көн барган чара катнашучыларга гына түгел, урындагы авыл халкына, аеруча малай-кызларга онытылмаслык тәэссоратлар бүләк итте. Бу күңел ачу чарасы гына түгел, үсеп килүче буында, туган илебезгә, тарихыбызга сөю уяту, милли йолаларны тергезү, республикабызның төрле төбәкләрендә яшәүче укчыларны берләштерү уңаеннан да бик зур әһәмияткә ия булды.
 
Эльвира Ямалетдинова, "Кызыл таң"ның үз хәбәрчесе.

 

Мәргәннәр генә чәпкә тидерә!
Мәргәннәр генә чәпкә тидерә!
Мәргәннәр генә чәпкә тидерә!
Мәргәннәр генә чәпкә тидерә!
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: