+20 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 октябрь 2021, 10:50

"Башымда яман шеш барлыгын әйткәч, ышанмадым..."

Бәхетле хатын, сөекле әнинең матур хыяллары бер минутта челпәрәмә килә. Әмма абыйсының бер сүзе аны кире торышка кайтара.

"Башымда яман шеш барлыгын әйткәч, ышанмадым..."
"Башымда яман шеш барлыгын әйткәч, ышанмадым..."

Моннан берничә ел элек Уфада яшәүче Лариса Низаева ире һәм кызлары белән Мәскәүгә күчеп киткән. Яраткан гаилә, яңа тәэссоратлар, фитнес-конкурсларда җиңүләр, якты һәм матур тормыш - барысы да мизгел эчендә юкка чыга. Тәүдә яшь хатын баш авыртуына һәм баш әйләнүенә зарлана башлый, ә Яңа ел бәйрәме алдыннан, барысы да чыршы бизәү һәм бүләкләр сатып алу кебек күңелле мәшәкатьләр белән йөргәндә, аны эпилептик өянәк тота. Үткәрелгән МРТ Ларисада баш миендә яман шеш булуын күрсәткән.

Ларисага кичекмәстә операция ясыйлар һәм химиотерапия курсын билгелиләр. Нәкъ менә шул вакытта хатынның абыйсы, аны моңсу уйлардан аерырга теләп, аңа үзенең тел мәктәбен ачарга тәкъдим итә дә инде.

- Мин һәрвакыт телләр белән кызыксындым, һөнәрем буенча тәрҗемәче мин. Әле Уфада яшәгәндә үк еш кына шимбә көннәрендә студентларга инглиз телен укыта идем. Тик бу минем хобби гына иде. Абый мәктәп турында сөйли башлагач, бөтенләй шок хәлендә калдым. Әлеге вакытта нинди мәктәп инде? Монда иң мөһиме исән калу, үз аңыңда булу. Тик тиз аңладым - бу бит, чыннан да, миңа хәзер кирәк булган әйбер. Әлеге башлангыч баш миен бөтенләй башка юнәлештә эшләтә башлады - кешеләргә шатлык китерә торган позитив юнәлештә. Дәваханәдә ятканда ук Интернетта пособиеләр, таблицалар эзләдем, кабинетны ничек бизәү турында уйладым... Бу игътибарны авыруымнан читкә юнәлтергә ярдәм итте, - ди Лариса Низаева.

Дәваханәдән чыккач, Лариса шундук хыялын тормышка ашырырга керешә: өй янында кечкенә кабинетны арендага ала һәм тиздән Super English Kid үзенең беренче укучыларын кабул итә. Балалар белән эшләү зур шатлык китерә, ә табиблар тиздән тагын бер искиткеч яңалык әйтә: авыру чигенгән!

- Хәзер мин үземне бик яхшы хис итәм, тик һәр 3 ай саен МРТ үтәм, бу контроль өчен кирәк. Әлбәттә, миңа бик нык арырга ярамый, шуңа күрә көненә нибары 3 сәгать эшлим. Әмма быелдан башлап, мәктәбем зурайды, ялланган укытучылар ярдәм итә, - дип сөйли Лариса.

Менә шулай, күп вакыт кешегә ярдәм итү өчен акча, яисә башка эш күрсәтү дә кирәкми. Бары тик җылы сүз, кешене канатландыру да сүз белән әйтеп бетерә алмаслык зур ярдәм була ала.

 

Фото: ufa.kp.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: