Авылда мәдәният йорты — халыкны туплап торучы, эстетик яктан тәрбияләүче урын. Юкка гына аны “мәдәният учагы” дип атамыйлардыр. Чыннан да, учак үз тирәсенә җыйган сыман, авыл клубы да җыр-моң, бию сөючеләрне, сәнгатьле укучы, кул эшләре белән мавыгучы осталарны үз тирәсендә туплый, аларны төрле чараларда катнашуга җәлеп итә, сәләтләрен үстерүдә булышлык күрсәтә. Авыл клубы хезмәткәрләре актив эшли икән, димәк, авылда тормыш та җанлы бара.
Шушы көннәрдә Яңавыл районының Мәсәгуть авылында да истәлекле чара узды — авыл мәдәният йорты ачылуга 45 ел тулуын билгеләп үттеләр. Беренче карашка әллә ни мөһим дата кебек тоелмаса да, дүрт дистәдән артык авыл тормышын җанландырып, бизәп, ял чаралары бүләк итеп торган учреждение авыл яшәешендә гаять зур урын алып тора.
Әлеге чараны оештыруда шушы авылдан чыккан активист, атказанган мәдәният хезмәткәре Фәридә Минәҗева башлап йөрде. Үзе шушы авылда эшләп киткән, клуб ачылуга шаһит булган, биредә бик күп проектларга нигез салган кеше буларак, ул әлеге чараны үткәрүне авыл халкына һәм район мәдәнияте җитәкчелегенә тәкъдим итте һәм алар йөзендә зур теләктәшлек һәм ярдәм тапты.
— Безнең Яңавыл районында мәдәни тормыш һәрчак гөрләп торды. Авыл клублары электән үк бик актив иде, бер-беребез белән ярышып, ярдәмләшеп, матур итеп эшләдек. Мин үзем балачактан авыл клубында тыпырдап биеп үстем, соңрак җырлар белән чыгыш ясадым. Сабый чагымнан ук сәхнә миңа мең төрле сер саклаган, искиткеч матур, иҗат тулы бер сихри урын булып тоела иде. Тормышымны сәхнә белән бәйләргә уйлавым да шул сәхнәгә булган чиксез сөюемнән. Бу вакыйгаларга да инде 50 ел үткән. Кулыма диплом алып, белгеч булып кайтып, 1974 елда биредә эшли башладым. Бөтен республикага данлыклы Ходайбирдин исемендәге колхозыбызның ул вакыттагы рәисе Риф Нигъмәтҗанов тырышлыгы белән салынган клубның ачкычын минем кулга ышанып тапшыруларына 45 ел узып киткән. Биредә ялкынланып эшләдем, бу еллар гомеремнең иң матур чоры булып истә калган, — ди Фәридә ханым.
Чыннан да, авыл сәхнәсендә җырлап йөргән кыз, мәктәп тәмамлагач, бик күпләрнең киңәше буенча Стәрлетамак мәдәният-мәгърифәтчелек училищесына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап кайтып, озак еллар Мәсәгуть авылында клуб мөдире булып эшли, үзе театр түгәрәген алып бара, үзе уйный, үзе җырлый, үзе биюләр сала. Ул җитәкләгән иҗат коллективы бик күп бәйге-конкурсларда беренче урыннар яулап, Мактау грамоталарына лаек була, үзешчәннәр коллективы белән уңышлы эшләгәне өчен СССРның аерым билгесе белән бүләкләнә, ә 1990 елда Фәридә Әмир кызы “Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек була. Билгеле ки, бу елларда авыл сәхнәсе гөрләп тора.
— Мәсәгуть мәдәният йортында 1976 елдан халык уен кораллары ансамбле эшләде. Авылның гына түгел, районның бизәге булды безнең ансамбль. Район күләмендә үткәрелгән бер генә бәйрәм дә безнең ансамбльдән башка үтми иде. Фестивальләрдә, республика конкурсларында ансамбль һәрвакыт катнашып килде һәм лауреат исемнәренә лаек булды. Өч тапкыр Башкортстан телевидениесендә чыгыш ясадык. Ансамбльнең җитәкчесе — укытучы Факия Кашапова булды. Баянда, гармуннарда, мандолинада төрле һөнәр кешеләре булган 20-25 катнашучы чыгыш ясый иде. Ә Айрат Нуров авыл Советы рәисе булып эшләү дәверендә һәрвакыт ансамбльнең төп уйнаучысы булды. Үзе белән бергә улы Ришат һәм кызлары Гөлшат, Гөлназны да уйнарга өйрәтте. Бер гаиләдән дүртәүләп ансамбльдә уйныйлар иде. Виртуоз баянчыбыз Айрат Каләмов ансамблебез чыгышларында һәрчак актив катнашты. Бүгенге көндә дә баяны белән сәхнәбез түреннән төшкәне юк.
Ансамбль күпчелек җырчы солистлар катнашлыгында чыгыш ясады. Җырчылар Әнәс Хәертдинов, Римма Сафина, Зилара Даутова республикада үткәрелгән беренче Бөтенсоюз фестиваленең лауреатлары булды. Концертларда, шулай ук агитбригадада һәм төрле кичәләрдә актив катнашкан Лүзә Хәбибова халык уен кораллары ансамблендә баянда чыгыш ясый иде. Ул елларда бер генә концерт та Рәвилә Габдрахманованың матур җырларыннан башка үтми иде. Ире, оста гармунчы Азат сәхнәбезнең бизәге булып торды.
Без авылдашлар белән “Су юлы”, “Шоңкар”, “Беренче мәхәббәт”, “Айсылуның айлы кичләре”, “Тормыш җыры”, “Игезәкләр”, “Кара йөзләр” һәм башка бик күп спектакльләрне сәхнәләштердек, республикада үткән агитбригадалар конкурсында беренче урын алдык. Уңышларыбыз бик күп иде, бәйгеләрдә гел алдынгы урыннарны ала килдек, Мәсәгуть авыл клубы районда үрнәкле булды, — дип үткәннәрне искә ала Фәридә Әмир кызы. — Авылда балалар гына түгел, өлкән яшьтәгеләр белән дә актив эш алып бардык. Алсу һәм Айрат Нуровлар, Зинфира һәм Данис Якуповлар, Радик Сәетов, Финис Тимершин, Хибә Кашапова, Флүрә Сәйфетдинова, Рәвилә Габдрахманова, Фәһим Вәлиев, Фәнзирә Шаригина, Зикаф Сîлтанов, Әсгать Исхаков пьесаларда яратып уйнадылар. Шулай ук Әнисә Закирова, Ленария һәм Ирек Хәмидуллиннар, Флүзә Нуриева, Факия Кашапова, Мәдинә Насретдинова, Хәсинә Әхтәмова, Әнәс Хәертдинов, Зилара Фәзетдинова, Римма Сафина сәхнәбезнең бизәге булдылар. Авыл кешесе бик тыйнак бит ул, сәләте булса да, ачылып бармый, сәхнәгә менәргә ашыкмый. Мәдәният йорты хезмәткәрләренең бурычы — шул яшерен сәләтләрен, теләкләрен тотып алып, аларны мәдәни чараларга җәлеп итү. Күңелләренә юл табып, җәлеп итә алдың икән, андый кешеләр соңыннан клубның активистына әйләнә. Кешегә сәләтләрен ачып җибәрергә ярдәм итәргә генә кирәк!
Фәридә ханым чаралар үткәргәндә үзенең кызларына да таяна, шөкер, алар барысы да сәләтле булып үсә, бииләр, җырлыйлар, әниләреннән һич калышмыйлар. Төрле бәйгеләрдә урыннар яуларга да өлгерәләр. Әйтик, “Яшь тавышлар” район бәйгесендә Лениза Гран-при яулаган, шулай ук район күләмендә үткән башкорт сылулары бәйгесе аңа җиңү алып килә. Элиза исә Нефтекама шәһәрендә үткән “Гүзәлем” сәләт һәм матурлык бәйгесендә беренче булган. Луиза èñә øәһәð êүëәìåíäә үòêәí “Минем һөнәрем” конкурсында áåðåí÷å урынга лаек булган.
Нефтекама шәһәренә күченеп киткәч, Фәридә Әмир кызы 2003 елдан, лаеклы ялга чыкканчы Краснокама районы Мәдәният сараенда эшли, биредә дә уңышлар казана. Үз эшенең остасы, сәләтле булуы яңа урында да югалып калмаска ярдәм итә аңа. Çур тырышлык салып, Краснокама районы хакимиятенең мәдәният бүлегендә халык иҗаты секторы җитәкчесе булып эшли. 50 ел буена сәхнәдән аерылмый, àңà òóãðû õåçìәò èòә.
Күрүебезчә, сәхнә кешесе беркайчан да сәхнәдән аерылмый, күптән инде лаеклы ялга чыккан, быел 65 яшен билгеләгән Фәридә Әмир кызының авылдашлары өчен шундый матур кичә оештыруы да — шуңа бер мисал.
...Әйе, авыллардан чыккан күренекле затларның туган төбәкләренә ярдәм итеп торуларын, билгеле артистларның әледән-әле концертлар оештыруын ишетеп-белеп торабыз. Әмма авылыңа ярдәм итәр, бәйрәмнәр оештырыр өчен әллә кем булырга да кирәкми икән бит, теләге булса, моны һәркем булдыра ала икән. Әлбәттә, моның өчен күңел киңлеге, зур йөрәкле булу һәм туган ягыңны ярату кирәк.
— Үзебезнең авыл халкын иң беренче чиратта үзебез зурларга тиеш. Авыл тормышында сизелерлек эз калдырган клуб хезмәткәрләре дә моңа лаек. Шуңа да әлеге чараны оештырасым килде. Форсаттан файдаланып, мондый чараларның кирәк икәнлеген аңлаучы, аларны үткәрергә ярдәм иткән бәйрәм кунаклары: район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатовка, аның урынбасары Гәүһәр Миндияровага, район мәдәният идарәсе начальнигы Ринат Ибраһимовка зур рәхмәт белдерәм, — ди бәйрәмне оештыручы Фәридә ханым.
Фәридә Минәҗеваның күңел чисталыгы, зыялылыгы, ихласлыгы, әлбәттә, аңа тамашачылар сөюе, хезмәттәшләренең тирән хөрмәте булып әйләнеп кайта. Әлеге кичә өчен дә авылдашлары, сәхнәгә күтәрелеп, кат-кат рәхмәт әйтте аңа. Шулай ук ихлас күңеле белән авыл тормышында даими катнашучы, һәр җирдә үз ярдәмен тәкъдим итүче киң күңелле Рәвис Фәйзелхановка да авыл Советы, авылдашлары зур рәхмәтләрен җиткерде.
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе
Яңавыл районы.