Салаватта полицейскийлар спиртлы сыекча җитештерүче һәм сатучыны ачыклау белән мәшгуль. Хәтерегездә булса, ул саткан агуны эчкәннән соң 36 яшьтән 60 яшькәчә булган җиде ир чак кына үлми калды. Алар Калинин урамындагы йорт ихатасында билгесез эчемлек белән сыйлана. Бераздан соң җиде кеше дә урамда ук аңын югалта, һәм алар өчен ашыгыч ярдәмне узып баручылар чакырта.
Ирләр дәваханәдә аңына килгән. Хәзер бу хәлнең барлык хәл-шартларын хокук сакчыларына ачыкларга кирәк булачак. Башкортстанның Тикшерү комитеты хәвефсезлек таләпләренә җавап бирми торган, саксызлык аркасында кеше сәламәтлегенә авыр зыян китергән хезмәтләр күрсәтү турында җинаять эше кузгаткан.
Экспертлар, легаль булмаган хәмергә каршы көрәш — республика өчен бик актуаль тема, дип саный.
— Берничә ел элек, авыл Советы депутаты буларак, миңа бу проблема белән шәхсән очрашырга туры килде, — ди фәнни хезмәткәр Нина Филиппова. — Ул вакытта яңа сайланган авыл Советы депутатлары белән бергә халык арасында актуаль проблемаларга мониторинг үткәрелде. Беренче урында икътисад мәсьәләләре булыр дип көтелгән иде. Тик юк: “оста”лар тарафыннан җитештерелә торган урындагы суррогатларны һәркем бернинди киртәсез сатып ала алуы тирәнәйткән алкоголизм проблемасы зур аерма белән алда барды.
Нина Мировна сүзләренчә, ул вакытта урындагы актив алкоголь үзәген тәшкил итүче һәм даими табыннар оештыручы эчкечеләрне ачыклаган һәм наркодиспансерда дәвалаган.
— Әмма күрше авылга легаль булмаган хәмер җитештерү һәм сату белән шөгыльләнүче ир күченеп килеп урнашты, — ди ул. — Аны җиңү күпкә катлаулырак булды. Мондый мәсьәләләрдә дә хакимиятнең системалы ярдәменнән башка берни эшләп булмый. Ләкин, тыю чараларыннан тыш, бу эшне халык һәм җәмәгатьчелек белән киң күләмле хезмәттәшлектә алып бару зарур. Грантлар линейкасында алкоголизациягә һәм алкоголь суррогатына каршы көрәш буенча аерым юнәлеш бүлү яхшы булыр иде.
— Республиканың барлык социаль-икътисади зоналарында үткәрелә торган социологик сораштырулар күрсәтүенчә, алкогольдән, шул исәптән легаль булмаган алкогольдән усал файдалану — республика һәм бөтен ил өчен актуаль проблема, — ди Гуманитар тикшеренүләр үзәге директоры Марат Мәрданов. — Кешеләрнең эчкечелеккә сабышуы Башкортстан халкын борчыган факторларның берсе булып тора. Халыкны сәламәтләндерү республика үсешенең кайбер социаль-икътисади юнәлешләрендә турыдан-туры чагылыш табачак. Бу проектларга җәмәгатьчелек ярдәме таләп ителә.
— Статистика проблеманың бөтен спектрын, сәбәбе алкогольдән усал файдалану булган йөрәк-кан тамырлары авырулары, “исерек” юл-транспорт һәлакәтләре, кеше үтерү һәм суицид нәтиҗәсендә үлү буенча зур күрсәткечләрне чагылдырмый, — дигән фикердә республика Башлыгы каршындагы Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе ректоры Данияр Абдрахманов. — Республика алкоголь сатуны кичке һәм төнге сәгатьләрдә чикли, аңлату һәм профилактика белән шөгыльләнә. Минемчә, монда эчкечелекне, наркоманияне һәм тәмәке тартуны кисәтү буенча республика программасын мониторинглау һәм эшләү юнәлешендә өстәмә рәвештә фәнне җәлеп итәргә кирәк, чөнки психоактив матдәләрне куллану үзара бәйле.