И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә эш,
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш.
Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,
Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.
Бөек Тукаебыз нинди мәгънәле шигырьләр калдырган безгә. Тукай биографиясе – дөнья тарихында иң фаҗигалеләрнең берсе: аның гомере егерме җиде яшендә өзелә. Дүрт ай ярымлык чагында әтисез кала. Шуннан кулдан-кулга, авылдан-авылга күчеп йөрүләр, ятимлек, фәкыйрьлек, кимсетүләр һәм бу аның ахыргы көннәренәчә дәвам итә. Әмма күпме генә газаплар кичерсә дә, Тукай бу гомер юлын горур атлап уза, шагыйрь буларак үзенең гражданлык бурычын үз халкына, аның киләчәк бәхете хакына армый-талмый хезмәт итүдә күрә. Кыска гына гомер эчендә күпме рухи азык калдырып киткән ул безгә. Аның шигырьләре буыннан-буынга яратылып укыла, әсәрләре балачактан күңелгә кереп урнаша һәм гомер буена онытылмый, җанны җылыта, күңелне яктырта, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли, хезмәткә өнди. Без дә – Тукай шигырьләрендә тәрбияләнеп, сабак алып үскән буын.
Кулыннан эш килә торган кешеләр тормышта югалып калмый, мул, матур һәм бәхетле яши. Мондый үрнәкле гаиләләргә карап сокланасың. Өлкән буынның балачагын сугыш урлаган, кечкенәдән эшкә җигелеп үссәләр дә, бүген инде картайган көннәрендә үзләре акыллы, эшсөяр балалар үстергәннәренә, аларның тормышына куанып, кадер-хөрмәтенә төренеп яши. Беркемгә дә сер түгел, хезмәтне сөю, башка бик күп мөһим нәрсәләр кебек, тәү чиратта, кечкенәдән гаиләдә тәрбияләнә. Әле булса нәнәемнең: “Кызым, эшләгәнең минем өчен булса, өйрәнүең үзең өчен”, – дигән сүзләре колакта яңгырый сыман. Ул вакытларда әллә ни эшләр дә башкара алмаганмындыр инде: идән, савыт-саба юу, бакча утау, су ташу, каз-үрдәкләрне елгага куу һәм алып кайту, әрәмәгә карлыган, гөлҗимеш җыярга йөрүләремне яхшы хәтерлим. Шулай да, сиксәннән узган нәнәкәем өчен, күрәсең, шулары да бик мөһим булган. Мин дә аңа ярдәм итә алуым белән зур горурлык хисе кичерә идем. Әнә ничек тәрбияләнгән ул хезмәткә сөю! Бер мин генә түгел, авыл җирендә һәр бала шулай хезмәт белән тәрбияләнеп үсте. Эшеңне тәмамлагач кына уйнарга чыгарга ярый. Үсә төшкәч тә әти-әниләребез шимбә көннәрендә клубка чыгарга рөхсәт бирсен өчен атна буе барлык кушкан эшләрне ике әйттерми эшлибез, ә көткән көн килеп җитүгә, уңганлык тагын да арта төшә. Арып-талып бетсәң дә, рөхсәт бирәләр икән, син – иң бәхетлесе. Безнең чорда шулайрак тәрбияләнде хезмәткә сөю: эш кушу белән генә түгел, өлкәннәрнең акыллы сүзләре, киңәшләре әле булса колакта яңгырап тора. Алар безне гомер буе озата килә: тырышып эшләсәң генә яхшы яшәргә мөмкин, дигән фикер бәләкәйдән сеңдерелгән.
Аннары – мәктәп. Нинди хезмәт тәрбиясе бирде ул! Нәрсәгә генә өйрәтмәделәр! Җиденче сыйныфка кадәр иске мәктәптә укыдык, мич ягып җылытыла иде ул. Хезмәт дәресләрендә малайлар утын кисә, яра, агач белән эш итәргә, такта шомартырга, төрле әйберләр ясарга өйрәнсә, кызлар ашарга пешерә, тегә, чигә, бәйли – тормышта һәркемгә кирәкле эшләрнең асылына төшендерделәр. Мәктәпнең зур бакчасы бар иде. Яз җитү белән анда эш кайный башлый. Укучы балалар җир эшкәртә, түтәлләр ясый, орлык чәчә, үсентеләрне тәрбияли. Боларның барысы да укытучыларыбыз белән бергә башкарыла. Теоретик белем бирү белән генә чикләнмәделәр. Үз кулың белән тотып эшләсәң, хәтергә дә күпкә яхшырак сеңә шул, үзең үстергәннең тәме дә башкача. Ашханәдә дежур торып, үзебез үстергән бәрәңгене чистартырга да ярдәм итәбез әле. Боларның барысы да шулай тиеш дип кабул ителде, беркем дә зарланмады.
Авылдагы өлкән апа-абыйлар “Тимур командалары” карамагында булды. Әле булса хәтердә: 6-7нче сыйныфларда бер ялгыз әбигә, олы яшьтә булгач, ул бик хәрәкәтләнә дә алмый иде, көн аралаш йөрдек. Малайлар ихатасын җыештыра, утын яра, өенә кертә, коедан су ташый, ә без әбигә аш пешерәбез, идәннәрен генә түгел, киемнәрен дә юабыз. Әти-әниләребез дә ризасызлык белдермәде. Әйе, бүген дә мәктәпләрдә хезмәт дәресләрендә һөнәрләргә өйрәтәләр, ләкин элеккечә җәмәгать эшләрендә, өмәләрдә катнашу өчен ата-аналар ризалыгы кирәк. Ә монысы инде һәркемнең үз эше, күпләре җибәрми дә. “Минем балам аны чүпләмәгән”, — дип кенә җаваплыйлар. Әнә шулай, өйдә компьютер артында утырса утырсын, кайдадыр, кемгәдер ярдәм итү турында сүз дә юк. Шулай балаларны үзебез эшкә өйрәнүдән мәхрүм итәбез түгелме? Алай гына да түгел, байтак ата-аналар баланы физик хезмәттән, йорт эшләреннән бөтенләй азат итә. Я булмаса, “үзем тизрәк эшлим”, дип аларның ярдәм итәргә булган теләкләрен юкка чыгара. Без вакытында күп эшләдек, үсеп җиткәч өйрәнер әле, диючеләр дә бар. Шулай булгач, берничә елдан соң баланың ялкау, каты күңелле булуына гаҗәпләнергә дә кирәкми. Ниндидер эш башкарып, аның нәтиҗәсен күреп, канатланып китәр иде дә бит...
Кулыннан эш килә торган кешеләрнең тормышта бәхетле, матур яшәүләрен һәммәбез күреп тора. Андыйлар нинди генә эшкә тотынмасын, аны җиренә җиткереп башкара. Ләкин кайберәүләр кечкенә генә кыенлыклар алдында да каушап, аптырап, югалып кала. Кеше менә шундый хәлгә төшмәсен, тормыш итүгә һәрьяклап әзерләнсен өчен, аңа балачактан хезмәт тәрбиясе бирү зур әһәмияткә ия. Билгеле педагог В. А. Сухомлинскийның сүзләре бу. Бары тик хезмәт кенә кешене иҗади, акыллы, мәдәниятле һәм белемле итә алачак, дигән ул.
Шулай булгач, тормышта уңышка ирешкән һәм мул тормышта яшәгән кешеләргә карап көнләшергә кирәкми, барысы да үзебезнең кулда. Бүгенге тормышыбызга бер дә зарланырлык түгел. Тырыш кешегә шартлар да, мөмкинлекләр дә ачык. Ялкауланма гына! Байлыкны беркемнең дә алдына китереп куймыйлар, моның өчен маңгай тирен сөртә-сөртә эшләргә кирәк. Әмма ни кызганыч, бүгенге яшьләр башкачарак фикер йөртә, җиңелрәк юллар эзли. Авылда яшәп, бакча үстермәгән, хәтта бәрәңге утыртмаган кешеләр дә бар. Аңлашыла, яхшы хезмәт хакы алып эшләсәң, сатып алырга да була. Ләкин күпләре бу категориягә керми. Алар арасында бөтенләй эшләмәгәннәре, балалар акчасына яшәп ятучылар да бар.
Эш табалмыйм, дип сәбәп эзли кайберәүләр. Эшләгән кешегә эш һәрвакыт бар. Үзеңнең һөнәрең буенча таба алмыйсың икән, мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итәргә була. Эш эзләүдә ярдәм итеп кенә калмый, анда яңа һөнәр үзләштерү буенча укырга да җибәрәләр. Үз эшен башларга теләүчеләргә дәүләт ярдәм күрсәтә: төрле субсидияләр каралган. Моны пандемия чорында эшсез калган берничә танышым үрнәгендә дә әйтә алам. Күңелләренә якын һәм бүгенге көндә таләп ителгән юнәлешләр буенча бизнес-план төзеп, җитди генә матди ярдәм алдылар. Әлбәттә, үз эшеңне башлау, алып бару җиңел түгел: көне-төне чабарга туры килә.
Ни кызганыч, күпләр җиңел табыш алу юлларын эзли. Табалар бит, Ходайдан да курыкмыйлар, хурлык хисе дә кичермиләр. Күпме әби-бабайларыбызның үлемтеккә дип җыйган акчаларын төрле ысуллар белән алдап, урлап чыгып китәләр. Әле яңарак кына Архангель районында булган коточкыч хәлдән дә чәчләр үрә торды. Үз көче белән умарта тотып, балын сатып көн күргән абзыйның яңа машинасына, акчасына кызыгып, гомерен кыйган җинаятьче. Үзенең машинасы иске, имеш. Ә сиңа шулай эшләп яшәргә нәрсә комачаулый иде?
Тырыш, кулыннан эш килгән кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы, үз һөнәр җимешләре була. Нинди генә чорда яшәсәк тә, без намуслы хезмәт кешеләре булып көн итәргә тиешбез. “Тырышкан табар, ташка кадак кагар” дигән мәкаль дә юктан гына барлыкка килмәгән. Һөнәрегез булса, авырлыктан курыкмасагыз, эш яратсагыз, сез үзегезне иң бәхетле кеше дип саный аласыз.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.