“Бүләкләнүчеләрнең һәркайсы — республика горурлыгы һәм алар барысы да иң җылы һәм мактау сүзләренә лаек”, — диде республика Башлыгы.
Ул кайбер бүләкләнүчеләрне аерым билгеләп үтте. Әйтик, Благовещен районыннан бу көнне республиканың Мактау грамотасына лаек булган табиб-педиатр Әлфия Богданова турында ул болай диде: “Күп еллар сез табиб миссиясен лаеклы башкарасыз. 25 ел дәвамында сезнең участокта балалар үлеменең бер генә очрагы да теркәлмәде. Сезне районның барлык халкы белә һәм бик хөрмәтли”. Әлфия ханым 34 ел балалар сәламәтлеге сагында тора, аның карамагында бүген 960 сабый.
Республиканың Дәүләт җыелышы-Корылтай Секретариаты җитәкчесе урынбасары Нәүфәл Янбухтин “Башкортстан Республикасының атказанган юристы” исеменә лаек булды. Әлеге вазыйфаны ул җиде ел башкара, аңа кадәр Президент Хакимиятендә, Үзәк сайлау комиссиясендә җаваплы вазыйфаларны биләде, 23 ел студентларга хокукый белем бирде.
Шул ук көнне республика Башлыгы 47 медицина хезмәткәренә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Радий Хәбиров белдерүенчә, әлегә җиңелмәгән пандемия шартларында нәкъ менә медицина хезмәткәрләре — безнең иң төп яклаучыларыбыз һәм өметебез. “Узган ел бөтен кешелек дөньясы өчен кырыс сынау булды, пандемия барыбызга да табиб һөнәренең аерым әһәмиятен искә төшерде. Барлык хезмәтләр, җәмәгать оешмалары, волонтерлар сезгә ярдәм итәргә тырышты. Ләкин төп йөкләнеш барыбер сезнең иңнәргә ятты”, — диде ул.
Төбәк җитәкчесе билгеләвенчә, авырулар саны арту сәбәпле безнең клиникалар яңадан тулы мобилизация режимына күчә. “Узган ел кыска вакытта ике заманча COVID-госпиталь төзедек. Ә хәзер Урал аръягында һәм республиканың көнбатышында тагын ике йогышлы авырулар дәваханәсе төзү турында уйлыйбыз. Алар безнең дәваханәләрне планлы савыктыру өчен бушатырга мөмкинлек бирәчәк”, — дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Шул ук көнне төбәк җитәкчесе республиканың 9 медицина учреждениесе баш табибына 13 ашыгыч медицина ярдәме автомобиле ачкычларын тапшырды. Техника федераль бюджет акчалары исәбенә сатып алынган. Яңа машиналар республика ашыгыч медицина ярдәме станциясенә һәм һәлакәтләр медицинасы үзәгенә, Күмертау, Сибай, Нефтекама һәм Октябрьский дәваханәләренә, шулай ук Мәсәгуть, Иглин, Балтач һәм Белорет үзәк район дәваханәләренә юл тотачак.
“Ашыгыч ярдәм автопаркы алга таба яңартуны таләп итә. Якындагы ике-өч ел дәвамында бу эшне төгәлләячәкбез һәм кешеләргә ярдәмгә бөтен кирәкле медицина корылмалары белән җиһазландырылган заманча, уңайлы машиналар чыгачак”, — диде Радий Хәбиров.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.