+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 октябрь 2021, 11:25

Тагын "икеле"!

Радий Хәбиров торак-коммуналь хуҗалык министры Алан Марзаевның “Яшел Башкортстан” республика экологик проекты нәтиҗәләре буенча чыгышын тәнкыйтьләде.

Тагын "икеле"!
Тагын "икеле"!

 

Төбәк Башлыгы сүзләренә караганда, докладта агачлар утыртылу турында күп әйтелә, ә төп игътибарны нәкъ су сибүгә юнәлтергә кирәк булган. Агачларны утыртканнар, ә менә су сибү турында беркем дә уйламаган, шуның аркасында күп үсентеләр корыган һәм һәлак булган.

"Күпме агач утыртулары турында хисап тотарга кирәк түгел. Без дүрт төркемгә бүлешергә килештек. Беренчесе — аллеялар", —  дип билгеләп үтте төбәк җитәкчесе. Мисал итеп Радий Хәбиров Нефтекама шәһәрен һәм утыртылган прокурорлар аллеясын китерде. Шулай ук республика Башлыгы шәһәрләрнең үзәк урамнарын тәртипкә китерүне сорады, анда иске агачларны зур үсентеләр белән алыштырырга кирәк. Радий Хәбиров муниципалитетлар башлыкларына әлеге максатларга бюджетта акча салырга кушты.

"Икенчесе — ихаталарны яшелләндерү. Өченчесе — буш территорияләрне төзекләндерү һәм дүртенчесе —Дәүләт урман фонды урыннарында вак үсентеләр утырту”, — диде Радий Хәбиров.

Торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфаларын башкаручының чыгышын төбәк Башлыгы «икеле»гә бәяләде. "Янә сез мин кушкан эшне үтәмәдегез! – диде төбәк җитәкчесе. — Су сибү турында бер сүз дә әйтмәдегез. Теләсә кайда агач утыртуны   туктатырга кирәк".

Алан Марзаев сүзләренә караганда, быел “Яшел Башкортстан” көзге акциясе 25 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр үткәрелгән. Чараларда 48 меңнән артык кеше катнашкан, республиканың торак пунктлары территориясендә 8,5 мең эре агач һәм 69 мең агач һәм куак үсентесе утыртылган, ике мең үсеп китмәгән үсенте алыштырылган.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: