2020 елда COVID-19 аркасында быелга күчерелгән күләмле чаралар арасында Бөтенрусия халык санын алу кампаниясе дә бар. Нефтекамада җанисәпнең башланып китүе турында без шәһәр Дәүләт статистика бүлеге начальнигы Рида Мадатова белән сөйләштек.
— Сез эшләгән Нефтекама шәһәрендә ничә участок һәм күпме кеше җәлеп ителгән? Бер исәп алучыга уртача ничә кеше туры килә?
— Шәһәр 258 исәпкә алу участогына бүленгән. Аларда 43 контролер һәм 258 исәп алучы эшли. Һәр исәп алучыга уртача 600 кеше туры килә. 29 сентябрьдән контролерлар укытылды. Исәп алучылар барысы да диярлек тәҗрибәле.
— Яңарак кына Авыл хуҗалыгы буенча микро исәп алу кампаниясе үтте. Җанисәп алучылар арасында анда эшләгәннәр бармы?
— Әйе, анда катнашкан сигез исәпкә алучының бишесе халык санын алу барышында да эшләргә теләк белдерде.
— Исәп алучылар өчен нинди хезмәт хакы каралган?
— 18 000 сум, керемгә салымны исәпкә алмыйча.
— Җанисәпнең нәтиҗәләре кайчан билгеле булачак?
— Халык санын алуның тәүге нәтиҗәләре 2022 елның апрелендә ясалачак, Росстат ахыргы нәтиҗәләрне 2022 елның IV кварталында бастырачак.
— Хәзер төрле мошенниклар бик күп, йортыңның ишеген шакыган кешенең чыннан да исәп алучы икәнен ничек белергә?
— Исәп алучылар халык санын алу символикасы төшерелгән махсус зәңгәр жилетта булачак, шулай ук аларга Росстат символикасы төшерелгән сумкалар таратылды. моннан тыш, аларның статистик мәгълүматлар җыюның махсус программалары булган планшетлары һәм яктылык җитмәгәндә эшләү өчен фонарьлары бар.
— Мәгълүмат бары тик планшетка гына туплана, “кәгазьгә” җыю булмаячакмы?
— Мәгълүматлар планшетларга җыела. Блокнотлар исәпкә алучыга уңайлы булсын өчен генә каралган.
— Рида Мәгънәвиевна, әгәр дә берәрсе исәпкә алучыны йортында кабул итәргә теләмәсә, мондый гражданнар өчен исәп алуның альтернатив ысуллары бармы?
— Әйе, әлеге Бөтенрусия халык санын алу барышында респондентларга өч ысул белән сорауларга җавап бирергә мөмкин: “Дәүләт хезмәтләре” сайтында, стационар исәпкә алу участогында һәм өйдә.
— Исәп алучыга паспорт күрсәтү мотлакмы?
— Исәп алучылар документ сорамый, анда язылган яшерен мәгълүматлар җанисәп вакытында кирәк түгел. Әгәр дә сездән берәрсе кереп, үзен халык исәбен алучы дип танытса һәм паспорт яки башка документ сораса — ышанмагыз. Тагын бер тапкыр әйтәм: халык санын алучыларга сездән документ кирәк түгел.
— Халык бу чараның никадәр мөһим икәнен аңлыймы?
— Җанисәп нәтиҗәләре алга таба территорияләрне ничек үстерергә, ресурсларны ничек бүләргә, илнең барлык төбәкләрендә дә эшне оптималь оештырырга ярдәм итә. Әйтик, халык санын алу барышында берәр төбәктә балалар санының күп икәнлеге ачыкланса, бу территориядә балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзү каралачак, әгәр дә ниндидер территориядә азсанлы милләт вәкилләре яшәсә, анда әлеге халыкның телен, мәдәниятен саклап калу һәм үстерү буенча чаралар күреләчәк. Халык моны аңлый.
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА әңгәмәләште.