+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 октябрь 2021, 16:50

Мобиль элемтә - һәр авылга!

"Август азагында республикада булган мобиль элемтә проблемалары турында яздым. Мин ул вакытта махсус киңәшмә дә үткәрдем", - дип яза Андрей Назаров үз сәхифәсендә.

Мобиль элемтә - һәр авылга!
Мобиль элемтә - һәр авылга!


"Төбәктә элемтә начар тоткан урыннар да бар. Кайбер ерактагы территорияләрдә ул бөтенләй юк. XXI гасырда мондый хәл ярамый, әлбәттә. Моннан тыш, бу көнкүреш күзлегеннән караганда уңайсыз һәм куркыныч та: кешеләр ашыгыч ярдәм дә, коткаручыларны да, янгын сүндерүчеләрне дә чакырта алмый. Элемтә - теләсә кайсы гражданның төп хокукы һәм дәүләт аны гамәлгә ашыру өчен кирәкле барлык инфраструктураны булдырырга тиеш.
Әлеге киңәшмә барышында кәрәзле станцияләр төзүне тоткарлый торган кайбер проблемалар килеп чыкты. Ул чакта мин аларны бетерү буенча берничә йөкләмә бирдем. Беренчедән, һәр муниципалитетта операторлар белән даими элемтәдә торырга тиешле җаваплы кеше билгеләнүе әйтелде. Чөнки ул вакытта муниципалитетларның бу мәсьәләгә формаль мөнәсәбәте төп караш булуы ачыкланды. Алар вышкалар урнаштыру өчен гаризаларны озак карады, җир кишәрлекләре бүлеп бирүдән нигезсез баш тартулар язды, кәрәзле телефоны операторлары белән бөтенләй дә диалог алып бармадылар.
Хәзер һәр муниципалитетта хакимият җитәкчесе урынбасары җаваплы, ул компанияләр белән даими элемтәдә тора; барлык бюрократик мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә; ә оператор станцияне урнаштыру өчен мәйданчыкны дөрес сайласа, җаваплы кеше аңа башка участоклар тәкъдим итә. Болар барысы да хәзер эшли, кесә телефоннары операторлары бик канәгать.
Моннан тыш, без гаризаларны карау вакытын 30 көннән 20 көнгә кадәр кыскарттык һәм документларны Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә бирү мөмкинлеген булдырдык. Барысы да үтәкүренмәле булды һәм «документларны югалту» кебек проблема юк.
Диалог нәтиҗәсендә Әбҗәлил районы һәм Октябрьскийдагы яздан сузылган проблемаларны хәл итә алдык.
Якындагы елларда без республика территориясенең 100 процентын кәрәзле элемтә белән тәэмин итәргә планлаштырабыз. Хәзер операторлар белән берлектә төбәк программасы өстендә эшлибез, моны ничек нәтиҗәлерәк эшләргә. "МТС" һәм "Мегафон" үз тәкъдимнәрен җиткерде инде, якын арада аларны "Билайн"нан алачакбыз. Барлык вариантларны да кертәчәкбез һәм декабрь аенда эш планын язачакбыз.

Шуның белән беррәттән без федераль үзәк белән дә эшлибез - беренче чиратта Русия Федерациясенең Санлы үсеш, элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министрлыгы белән. Алар янына берничә тапкыр бардык, аралаштык. Аларга республикада рельефның катлаулы булуын җиткерделәр, шуңа күрә халыкны элемтә белән тәэмин итүгә зур акчалар кирәк. Нәтиҗә буларак, федераллар безгә киләсе елга башка төбәкләр белән чагыштырганда максималь квоталар бүлеп бирде. Алар ярдәмендә без 130 торак пунктта кәрәзле элемтә үткәрәчәкбез".

Фото: facebook.coom


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: