+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 октябрь 2021, 10:30

Акылын җуйган реклама

Яки урамдагы баннерларга ни өчен ярымшәрә хатын-кыз сурәте урнаштыралар?

Абааааау! Узып барышлый, юл читендәге зур баннерны күреп, оятымнан кызарып чыктым. Машинаның арткы утыргычында дисбесен тартып барган әнкәй белән кечкенә улыма карыйм – алар күрмәсә ярар иде! Шөкер, узып киттек бугай. Әмма аптыравым бетми: машина юа торган урынга реклама ясар өчен нигә чишенгән хатын-кыз сурәте кирәк икән? Бернинди лөгатькә дә сыймаган бу баннер бары тик кешенең, күбрәк ир-атның игътибарын җәлеп итәр өчен куелган. Реклама тагы ни өчен куела соң, диярсез. Чыннан да, игътибарны, клиентларны җәлеп итәр өчен, ризалашам. Тик нигә шушындый ямьсез юл белән?! Баш миендә кайнаган шушы уйларны йөгәнләп, кирәкле кибетне эзләп арытаба барабыз. Тик озак та үтмибез, янә бер реклама тактасына тап булабыз – монысында да юл читендәге баннер әллә кайдан кычкырып, эш кораллары сатылган кибеткә чакыра. Төп герой – шулай ук, оят җире генә бераз капланган хатын-кыз. Өченче, дүртенче рекламалар мине тәмам аптырауга калдырды: баксаң, шин монтажлау, роллы, йортлардагы ремонтны, запас частьләр кибетен рекламалауга да ярымшәрә хатын-кыз сурәте кирәк икән, гәрчә, бу эшләргә аның кысылышы булмаса да.

Иң ачуны кабартканы – хатын-кызны ярымшәрә итеп төшерүләре. Белмим, сез ничектер, минем моңа бик хәтерем калды. Кайбер баннерларны күреп, оятымнан бит очлары янып чыкты, үземне мыскыл иткән кебек тойдым. Барысын да аңлыйм – кыргый базар шартлары, кем ничек булдыра ала, шулай акча таба, шулай бизнес ача һәм аны үстерергә, клиентлар җәлеп итәргә тырыша. Тик бу күренеш хатын-кызны бер дә хөрмәтләми. Киресенчә, аны түбәнсетә, кимсетә. Щитлар бик күп урнашкан бу урамнарда моңарчы йөргәнем булмаган, күрәсең. Яки элек бу кадәр күзгә бәрелеп торган оятсыз рекламалар булмагандыр?

Әле исә мин, әнкәй күрмәсә ярар иде, аптырар, дип кыенсынып йөрдем. Авылда үскән, гомер буе авылда яшәгән, ир-ат, чит кеше алдында яулыксыз да күренмәгән әнкәй күкрәкләре шәрә, бары тик трусиктан һәм озын кунычлы итектән булган бу сурәтләрне нигә зур итеп шәһәр урамына урнаштыруларын, аларны урнаштыруга рөхсәт биргән кешеләрне дә аңламас иде. “Сатып алучыны җәлеп итәр өчен”, дип аңлатып карасаң да, нигә нәкъ шушы юл белән, ә кешечә түгеллеген аңламас иде. Мин дә аңламыйм. Миңа калса, машинаны юарга кирәк икән, син юу урынын анда шәрә хатын сурәте булса да, булмаса да, эзләп табасың.

Кемне ничектер, минем кебекләрне исә мондый реклама җәлеп итми, чиркандыра гына. Кечкенә улымның да боларны күрмәве хәерле. Чөнки ярымчишенеп йөрүне, өстәвенә, бөтен халык алдында бу килеш күренүне без аңа “ярамый” дип өйрәтәбез. Ә нигә бу юлы яраган, нигә мондый тозсыз сурәтне бөтен урамга элгәннәр – бу сорауларга минем үземдә дә җавап юк, кайда инде аңа аңлатып бирү?!

Гомумән, кайчаннан бирле хатын-кызны шулай кимсетеп, аның ярымшәрә сурәтен урамга элү гадәте кабул ителде соң? Электән дә хатын-кызларның портретларын, сурәтләрен эләләр иде, тик совет чоры плакатларында интимлык юк, алар барысы да тәрбияви мәгънәгә ия, хатын-кыз анда алдынгы эшче, җәмәгать эшлеклесе, үрнәкле ана образында сурәтләнде. “Ватан-Ана чакыра!” плакатын гына исегезгә төшерегез. Анда хатын-кыз, Ана бөтен илне фашизмга каршы көрәшкә чакыра. Волгоград шәһә­рендәге бар дөньяга билгеле монументта да Туган илне якларга чакырган Ватан-Ана кылыч тотып, изге яуга әйди. Чөнки илне саклаучы, дошман белән көрәшүче улларны без, аналар, үстерәбез, без тәрбиялибез. Шушы алдынгы эшче, изге ана, гаилә учагын саклаучы хатын булып торган урыннан төшеп калып, кайчан без ярымшәрә килеш машина тәгәрмәче алыштыручыга әйләндек икән?

Шушы рекламаны куйган кешеләр кем икән, мөгаен, хатын-кыз түгелдер. Хатын-кыз булса, ул бик ярлы рухи дөньялы кешедер. Бу темага кызыксынып китеп, интернет челтәреннән дә хатын-кыз сурәтләре төшерелгән рекламалар белән таныштым. Таныштым да, чәчләрем үрә торды. Я Ходай, алар арасында бик әшәке, амораль эчтәлекле, тозсызлары бик күп булып чыкты. Хатын-кызны чишенгән килеш гәүдәләндереп нәрсә генә рекламаламыйлар? Арасында бер нинди лөгатькә сыймаганнары бик күп. Хатын-кызның дәрәҗәсен төшергән, арзанландырган бу рекламаларны карагач, җәмгыятебезнең рухи сәла­мәтлеге турында сорау туа. Эчке киемдәге яки бөтенләй киемсез хатын-кыз сурәтен шәһәр урамнарына элү яшь буынга нинди тәрбия бирә? Аларга ничек тәэсир итә? Хәзер яшь буынның, аеруча кыз балаларның үзен фотога, видеога төшереп, социаль челтәрләргә урнаштыруы бер чиргә әйләнде. Бу яман гадәткә үзебез этәрәбез балаларны. Дин юк, тәрбия юк, мәдәният юк. Рухи яктан камил кешенең махсус чишенеп үзен фотога төшереп, интернетка урнаштыру ихтыяҗы юк. Болай эш­ләүчеләрнең күңеле сәламәт түгел, кайдадыр тәрбия бик аксаган, минемчә.

Бу уңайдан “Тодес” балетында биегән 10 яшьлек кызның ваннага кереп видеога чишенүе бик зур тавыш куптарган иде. Ни кызганыч, бала тарафыннан бу эш берничек тә начар булып кабул ителми, чөнки, аның әйтүенчә, “ул белгән, хөрмәт иткән олы кешеләр дә шулай эшли”. Начар эш булса, аны өлкәннәр эшләмәс иде, дигән уйдан чыгып эш итә ул. Ярый-ярамый, кабул ителгән-ителмәгән кебек чикләр, сизәсезме, югала бара? Заман башка, диярсез. Килешәм, гомумән, хәзер яшьләр чишенеп бетте, безне тәрбияләгән кебек каты тәрбия юк, алар шортиктан, бот төбеннән күлмәктән йөри – болар барысы да гадәти күренешкә әйләнеп бара. Яшьләр белән бу темага сөйләшкәндә бер кыз: “Юкка башыгызны катырмагыз, безнең буын өчен бу берни дә аңлатмый, шәхсән мине теләсә кем итеп төшерсеннәр сурәткә, хет чишендереп, хет толып кидереп, ризамын, акчасын гына түләсеннәр!” – диде. Әйе, акча артыннан куу, шул хәлдә әхлакны оныткан замана шул, ни кызганыч...

Әле берничә көн элек кенә Испаниядә килеп туган шау-шуга да рекламаларның катнашы бар. Үзәк гәзитләр, биредә ресторан менюсы урынына, урыс фәхишәләрен күз уңында тотып, урыс хатын-кыз­ларының исемнәрен язулары турында язып чыкты. Имеш, бүген менюда Наташа тәкъдим ителә, иртәгә фәлән-фәлән (Ольга, Екатерина һ.б). Билгеле ки, Испаниядә яшәүче ватандашларыбыз бу хәлне урыс хатын-кызларын мыскыл итү дип кабул иткән һәм тавыш куптарган. Бары тик шуннан соң гына реклама ясаучылар гафу үтенде һәм мондый амораль рекламаны алып куйды. Чит илдә безнең хатын-кызларга мондый җиңел-җилпе караш булмасын өчен, асыл затны үзебездә хөрмәт итәргә өйрәнергә, аларны ярымчишендереп машина юган җирдә рекламалаудан туктарга кирәктер, бәлки?

Мөселман илләрендә, Кавказда минем беркайчан да мондый хәлне күзәткәнем булмады. Анда барысы да гади: алтын кибете каршында – алтын төшерелгән, машина салоннарында – машина, эчке кием кибете икән – эчке кием тө­шерелгән, бер дә эчке киемнән (яки бөтенләй киемсез) булган хатын-кыз түгел. Бездә, никтер, барысына да юл куела. Гәрчә, мондый акылсыз, “чишенгән” рекламалар бернинди дә осталык, югары зәвык турында түгел, ә бозыклык турында гына сөйләсә дә. Соравына күрә – тәкъдиме, диярсез. Әмма шәрә хатыннарны төзелештә дә, машина ремонтлаган, юган салоннарда да, телефон салоннарында да рекламалау белән риза булмаучылар күпчелекне тәшкил итәдер, дип уйлыйм. Моннан тыш, бу турыда закон сүзе дә бар бит әле.

“Реклама турында”гы федераль законның 5 мәддәсендә сүз этик булмаган реклама турында бара. Рекламада тиргәшү сүзләрен, кешенең дәрәҗәсен кимсетә торган образларны куллану, кешенең милләтенә, җе­несенә, яшенә кагылган сүзләрне куллану тыела, диелгән анда. Әмма бу сурәтнең әлеге мәддәгә туры киләме-юкмы икәнен ничек ачыкларга соң? Менә бит, ярымшәрә хатын-кыз сурәте мине кимсетә, ә 20 яшьлек кыз “без моңа күнеккән инде, миңа ул берничек тә тәэсир итми”, ди. Итми, чөнки алар интернетта барысын да күреп үсә, ә без әхлак, дин тәрбиясе алып үскән буын, шуңа да боларга күз йома алмыйбыз. Әгәр дә чишенгән ханымнар массаж салоны рекламасында икән, аңларга була әле... Әмма “Хатыныңны чишендер. Өеңне җылыт!” дигән рекламаны ничек аңларга? Анда да шул ук ярымшәрә хатын, ә реклама, баксаң, йорт түбәсен ябу турында икән! Имеш, биредә бернинди дә оятсызлык юк, без бары тик яхшы, сыйфатлы материаллардан йортыгызны җылытуны гына тәкъдим итәбез. Хәтта смартфон рекламасына да зур күкрәкле, ярымшәрә ханым кирәк. Әйтерсең лә, ансыз телефон сатылмый! Менә шулай бер реклама щиты бик күп уйлар тудырды. Бу турыда берничә кешенең фикерен белешсәм дә, күпләр, минем кебек, мондый образларга каршы. Әйдәгез әле, иптәшләр, бар дөнья саташа дип без дә саташмыйк, хатын-кызга булган хөрмәтне югалтмыйк, аның ярымшәрә сурәтен реклама тактасына элмик.

Гөлнара Гыйлемханова.

Акылын җуйган реклама
Акылын җуйган реклама
Автор:Гөлнара Гыйлемханова
Читайте нас: