+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 октябрь 2021, 09:42

“Үсешкә этәргеч бирәчәк”

Бүген – халык исәбен алу кампаниясенеңбишенче көне.

“Үсешкә этәргеч бирәчәк”
“Үсешкә этәргеч бирәчәк”
Бүген – халык исәбен алу кампаниясенең
бишенче көне.

“Башинформ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Федераль Статистика идарәсенең Башкортстан буенча территориаль органы җитәкчесе Әкрам Ганиев, Башкортстанда мәгарифне үстерү институты ректоры, икътисад фәннәре докторы Азат Янгиров, Башкор­тостан­статның халык статистикасы һәм сәламәтлек саклау бүлеге начальнигы Ирина Үтәшева
журналистлар сорауларына җавап бирделәр.

— Халык исәбен алу — һәр авыл, шәһәр, төбәк, ил үсеше турында тулы картина бирәчәк, — диде Әкрам Ганиев.
— Халык исәбен алу безгә киләчәкне күзаллау өчен кирәк. Шул ук мәктәпләр, юллар төзү, бизнесны үстерү һәм башкатармаклар үсеше җанисәп нәтиҗәләренә бәйле булачак. Бүген киң танылу алган “Ана капиталы” да — халык исәбен алудан соң барлыкка килгән башлангыч. Гомумән, киләчәктә нәрсәгә генә алынсак та, аның социаль-икътисади әһәмиятеннән чыгып эш итү зарур. Ә моның өчен халык турында төгәл мәгълүмат кирәк, — диде Азат Янгиров.
Сораулар узган халык исәбен алудан аерылмый диярлек: милләт, гаилә хәле, хуҗалык, белем, эш урынына кагылышлы алар.
Әлеге халык санын алу башкаларыннан аерыла. Әлеге чарада катнашуның өч төрле юлы бар:
“Дәүләт хезмәтләре” порталында мәгъ­лүматларны үзаллы тутырырга мөмкин;
халык исәбен алучы өйгә килә;
күпфункцияле үзәкләргә барып.
Билгеләнүенчә, ниндидер мәгълүматны раслау өчен документлар кирәкми. Сорауларга җавап гражданнар сүзләреннән генә языла. Халык исәбен алучыларның 85 проценты коронавируска каршы вакциналанган.
Исәп алучы белән аралашу аерым кеше теләгәнчә булачак. Әгәр дә аны өйгә чакырсаң, керергә мөмкиннәр. Шул ук вакытта ихатада, подъездда да аралашырга мөмкин. Гаиләнең бер әгъзасы йортта яшәү­челәрнең барысы турында да мәгъ­лүмат бирә ала.
Мәгълүмат 2021 елның 1 октябренә алы­начак. Бала 1 октябрьдән соң туган икән, ул бу кампаниядә катнаша алмый. Бу вафат булучыларга да кагыла. Кемдер 1 октябрьгә кадәр үлгән икән, ул “катнашачак”.
Вахта ысулы белән эшләүчеләр җан­исәп­тә “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша катнаша ала.
Халык исәбен алу белән 7431 кеше шөгыльләнәчәк. Шул ук вакытта 1235 контролер, 641 волонтер чараны үткәрүдә катнашачак.
Яшәү урыны булмаучыларның да исәбе алыначак. Моның өчен сукбайлар белән очрашулар үтәчәк. Шул ук вакытта иректән мәхрүм итү урыннарында да исәп алу үтәчәк.
— Русия — социаль дәүләт. Бу үзен­чәлек ил Конституциясе белән ныгытылган. Әгәр дә ил турында төгәл мәгълүмат булмаса, ул чыннан да социаль була аламы соң? Ягъни ярлылар һәм байлар, яшь аермасы, балалар һәм өлкән яшьтәгеләр турында дөрес мәгълүматны белү зарур. Халык исәбен алу соңгы 11 елда илнең ничек үзгәрүен ачыкларга ярдәм итә. Кайда без үсешкәнбез, ә кайсы тармакларга ярдәм кирәклеге ачыкланачак. Халык исәбен алуда катнашып, без дәүләткә идарә итүдә ярдәм итәбез һәм халыкның хәвефсезлеген булдыруга өлеш кертәбез, — диде М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты доценты, хокук белгече Евгений Булычев.
— Халык исәбен алу киләчәк өчен кирәк. Анда алынган мәгълүмат социаль, милли, мәдәни мәсьәләләрне хәл итүгә ярдәм итәчәк. Ә бу күпмилләтле Русия һәм Башкортстан өчен бик мөһим, — диде политолог, философия фәннәре кандидаты Сергей Семенов.

Гөлия Гәрәева.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: