+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 октябрь 2021, 11:07

Суицид корбаннары

Аларның үрчүенә, беренче чиратта, ата-ана гаепле.

Суицид корбаннары
Суицид корбаннары
Гәзитнең 28 сентябрь санында басылып чыккан “Тагын фаҗига. Тагын яшьләр” дип аталган язмада Пермь университетында булган куркыныч атышлар хакында хәбәр ителә. Автор Гөлия Гәрәева бу фаҗигагә җентекле караш ташлап, Казан шәһәре гимназияләренең берсендә укыган Илназ Галәвиев һәм Пермь университеты студенты Тимур Бекмансуровның мылтык тотып уку йортларында кан коюларын бер үк сценарий буенча ясалуын искәртә һәм: “Мондый җинаятьләр тагын кабатланырга мөмкин” дигән шиген дә яшерми. Гөлиягә ияреп: “Казан гимназиясендә булган хәл безне бернәрсәгә дә өйрәтмәгән”, дип шомлануларыбыз урынлы.

Ләкин фаҗигадән сабак алу, мәктәп­ләрнең эчке тормышын төзек, тәртипле итеп тоту мәсьәләсендә җибәрелгән хаталарны төзәтү тирәсендә бик сак булу, уйлап эш итү кирәклеген дә онытмаска иде. Югыйсә, ”Комсомольская правда” гәзитендә (29 сентябрь-6 октябрь, 2021 ел) “Мәктәптәге атышлар вакытында ничек исән калырга” дигән баш астында тәкъдим ителгән спецназ инструкцияләренә буйсынып, укучыларны үтерүчедән ничек качарга, яшеренергә, хәтта тәрәзәдән сикерергә яисә күмәкләшеп аның үзен ничек атакалау юлларын өйрәтә башласак, нинди нәтиҗәләр килеп чыгар, балалар күңелендәге мәктәп нинди кыяфәткә төренер?

Уку йорты — зурмы, кечкенәме, каланыкымы яисә авылныкымы бала-үсмер өчен изге урын, белем, тәрбия бирү учагы, күңел тарткан аралашу, күмәкләшеп яшәргә өйрәнү урыны булып калырга тиеш. Мәктәп табигатенә шик тоту, күзәтү, туктау­сыз күрсәтмәләр бирү туры килми. Аңа корал кертүдән, уттан курыккан кебек куркырга кирәк!

Мәктәпнең эчке тәртибен саклау тәүге карашка гына шулай җиңел, ансат кебек. Әмма Гөлия мәкаләсендәге: “Пермьдә атыш оештырган егет ау коралын законлы нигездә сатып алган”, — дип хәбәр итте Росгвардиянең рәсми вәкиле Валерий Грибакин”, — дигән юлларны укыгач, хәлнең катлаулы булуын аңлыйсың. Русия эшкуарлары, сәясәтчеләре дә хәзер, капитал дөньясының кырку ир-атлары кебек, үз иминлекләрен саклау өчен утлы коралга ия булырга омтыла, мәнфәгатьләр бә­ре­лешә.
Русиядә мәктәпне “штурмлаучылар”ның ишәюен диңгез артының экстремист яшьләре үрнәгенә иярү нәтиҗәсе итеп күрсәтүчеләр байтак. Моны инкяр итү ярамас, әмма, начар йогынтыдан бигрәк, Русиянең үзендә корал сатып алу өчен шартлар иркенәюне алга чыгару, аны беренчел итеп күрсәтү дөресрәк булыр. Димәк, бездә дә АКШтагы сыман корал сату бизнесы көчәймәсен өчен педагог­ларга, уяу җәмәгатьчелеккә актив көрәш оештырырга кирәк!

Шунысы яхшы, хәзерге мәктәп фаҗи­гасен ачуда Г. Гәрәева корал табу иркенлеге, ишектә сак тоту, уяулык тирәсендә фикерләшүләр белән генә чикләнми, ә аның төпкелдәге сәбәпләрен дә ачарга омтыла. Гомер бакый изге саналган гыйлем, мәгърифәт йортын канга батыручылар табылган икән, димәк, җәмгыятьнең янәшәсендә җитди чоңгыллар бар, педагогика гыйлеменең үзендә хаталар, ялгышлар җибәрелгән. Автор “үсеп килүче буынга игътибар җитми... Балаларны тәрбияләү системасын үзгәртү, яшьләргә сәләтләрен күрсәтүдә төрле мөмкинлек­лекләр бирү кирәк”, — дип урынлы таләп­ләр куя. Әйе, илнең мәгарифен камил-ләш­терү әнә шул алшартларны кыю үтә­гәндә генә мөмкин.
 
Мин, гомеремне укыту эшенә багышлаган кеше буларак, Гөлияне хуплыйм. Совет педагогикасында акыл һәм физик гармонияле, югары әхлаклы кеше-белгеч тәрбия­ләүдә зур казанышлар бар иде. Безгә, һичшиксез, шул чор традицияләрен терге­зергә, алардан файдалану мөмкинлек­ләрен табарга кирәк! Укытучы, либерал-демократ реформаторлар телә­гәнчә, һич тә белем алуда хезмәтлән­де­рүче элемент булып кына кала алмый. Ул, нинди фән укытса да, иң беренче чиратта, педагог, югары иҗтимагый идеалларга таянып, кеше тәрбияләүче асыл зат! Ниһаять, аңларга кирәк, безнең хәзерге тормыштагы көйсезлекләр, фаҗигаләр әнә шул затка игътибар җитмәүдән килә дә бит инде.

Гәзит укучы буларак, Гөлиянең аналитик язмасында “Белем көне” бәйрәме шатлыгын кичерәсе көннәрдә күпләргә матәм кайгысы китергән Илназ белән Тимур хакында да кыюрак, тирәнрәк уйланулар көткән идем. Мылтыклы кеше, утлы корал иясе ямь, матурлык, тормыш гармониясе һәм яшәү дошманы буларак кешеләрне, тереклекне куркытып килә бит. Талый, үтерә, ниндидер хакыйкать иясе булып үзен расларга маташа. Ә менә болар, мәктәпне үтереш, суеш җире итәргә омтылучылар кем? Алар нәрсә тели?

Мылтык шартлатып, кан коеп берәр нәрсәгә протест белдерүме, яисә ил эчендәге берәр социаль, рухи каршылыкны хәл итәргә тырышумы бу?
Татарстан телевидениесендә булып үткән “Таяну ноктасы” тапшыруында катнашкан журналистлар, психологлар әлеге сорауга нигезле җавап бирделәр.
Бу — суицид, ягъни әлеге яшьләрнең үз-үзләренә кул салу галәмәте. Әлеге диагнозның “Кызыл таң” укучыларын да җәлеп итәчәге ачык. Парадоксаль хәл бит. Ил халкы Илназ белән Тимурны мылтык төзәп иптәшләрен атучы кансыз затлар диеп күрә. Ә алар асылда җитлекмәгән акыл ияләре, бик кызганыч оланнар икән ләбаса!
Ил, дөнья каршында үзен эшчән, батыр, көчле һәм диндар халык итеп таныткан татарның явыз уллары.
Мондый күзаллау өстенлек алганда Г. Гәрәева язмасында тасвирланган фаҗи­гане дәүләт мәгарифенә, тәрбияче, педагоглар эшчәнлегенә генә аударып калдыру гадел булмас.

Монда әлеге улларның ата-аналары хакында да уйландырырлык сүзләр әйтү кирәк.
Закир Һади узган гасыр башында ук язылган “Җиһанша хәзрәт” повестенда халык педагогикасына нигезләнеп ата-ана хакында бик акыллы фикер белдергән. Бала тугач та кеше булырга теләр, кеше булырга омтылыр. Әмма инсаниятле булу юлында аңа ата-анасының ярдәме тимәсә, ул ни кеше, ни хайван булып калыр.
Әйе, сабый күңеленә әхлакый нигез гаиләдә салына. Мәктәп, укытучылар исә чын кеше булырга омтылган сабыйдан гына камил, күркәм шәхес ясый ала. Казан, Пермь шәһәрләрендәге уку йортларында булган фаҗигаләр турында сөйләгәндә шул хакыйкатьне дә искә алырга онытмыйк.

Сәгыйдулла Хафизов,
язучы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: