Башкортстан белән идарә итү үзәге башка төбәкләргә үз эшендәге иң яхшы тәҗрибәләрне теләп тарата. Бу юлы каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча иң яхшы төбәк тәҗрибәләре турында фикер алышуга багышланган киңәшмәдә әлеге өлкәне санлаштыру буенча республика тәҗрибәсе тәкъдим ителде. ЦУРдан тыш, анда башкарма власть органнары, муниципалитетлар һәм төбәк операторлары вәкилләре дә катнашты.
Билгеле булуынча, республикада һәр контейнер мәйданчыгы санлаштырылган һәм системага кертелгән. Һәрберсенең чүп чыгару графигы бар. “ТКО-Башкортстан” онлайн-режимы һәр контейнер мәйданчыгын күрергә мөмкинлек бирә. Ә проблемалы мәйданчыклар буенча ЦУРга килгән сигналлар санаулы сәгатьләрдә эшкәртелә. Платформа калдыкларның нигә чыгарылмаганлыгын һәм моның өчен кем җаваплы икәнен ачыкларга ярдәм итә. Ел башыннан ЦУР системасы чүп-чар җыю һәм чыгару темасына 3375 мөрәҗәгать теркәгән.
2021 елның 1 июненнән “Инцидент-менеджмент” системасына агач кисү проблемаларына багышланган 272 шикаять килгән. Шуларның берничәсе турында җиткерәбез. “Гафури районының Красноусол авылында Курорт урамы буйлап кече паркта агачлар ава. Ә анда балалар уйный!”, “Агачны кисү буенча чаралар күрегез. Уфаның Ветошников урамы, 69 адресы буенча урнашкан йорт янындагы миләш агачы корыган һәм тротуар өстендә асылынып тора!” Гражданнарның уяулыгы һәм ЦУРның ведомстволар белән хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә Уфадагы Ветошников урамында һәм Красноусолда куркыныч агачлар киселгән.
Ел башыннан республика халкыннан сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча 89 689 мөрәҗәгать теркәлгән. Һәр хәбәр артында — кеше сәламәтлеге, кайчагында — гомере. Сентябрьдә ТОП-3кә системалы характердагы проблемалар чыкты. Бу —табиблар җитешмәү, поликлиникалардагы чиратлар, медицина ярдәме тулы күләмдә күрсәтелмәү. Өстәвенә, ике соңгы тема беренчесенә — иң авырына бәйләнгән. Сәламәтлек саклау өлкәсендә кадрларга кытлык бөтен өлкәдә чагылыш таба. Менә еш очраган мөрәҗәгатьләр.
“Ишембай шәһәре. Кешеләр өерелеп дигәндәй бер терапевтка керергә утыра, эпидемиологик хәлне яхшырту турында нинди сүз алып барырга мөмкин?” Ишембай районы үзәк дәваханәсенең баш табибы җавабыннан күренүенчә, чиратлар авырулар саны арту һәм персонал җитмәү нәтиҗәсендә килеп чыккан. Дәваханә табиблар белән — нибары 51 процентка, уртача медицина персоналы белән 76,68 процентка комплектланган. Агымдагы елның гыйнвар-август айларында штатка 21 табиб һәм 36 шәфкать туташы кабул ителгән, әмма шул ук вакыт эчендә 31 табиб һәм 83 урта звено белгече эштән киткән.
“Гафури районы, Түбән Ташбүкән авылы. Яңа ФАП ачтылар, ә фельдшер юк”. Фельдшер гаилә хәле буенча авылдан башка районга күченгән. Алмаш эзлиләр, әмма әлегә нәтиҗәсез. Хәзерге вакытта участокка терапевт беркетелгән, айга бер тапкыр килә.
Республика белән идарә итү үзәге бу мөһим темаларны анализлады һәм Сәламәтлек саклау министрлыгына җиткерде. Әлбәттә, урыннарда кайбер проблемаларны хәл итәргә мөмкин булган. Мәсәлән, Уфаның 44нче поликлиникасында йөкләнеш арткан саен кабул итүне өстәмә бригада белән көчәйтә һәм 3 табиб һәм 3 шәфкать туташына кадәр җиткерә башладылар. Дим шәһәр клиник дәваханәсенә ике яшь табиб-педиатрны кабул иттеләр. Республика поликлиникаларында “Якшәмбе кизү торучылары” эшли башлады, әлегә кадәр мондый хәлнең булганы юк иде.
Әмма системалы проблема системалы карарлар таләп итә. Һәм алар, һичшиксез, булачак. Әлегә республиканың медицина җәмәгатьчелеге авыр эпидемиологик хәл белән бәйле бик зур йөкләнеш кичерә. Һәм үз иптәшләрен югалта — ковид аларны да аямый. Без, гади халык, нәрсә эшли алабыз? Иң элек элемтәләрне чикләргә һәм, мөмкин булганча, вакциналанырга кирәк.