Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 октябрь , 11:25

“Янгыннарга каршы бергәләп көрәшик!”

Көзге-кышкы чорда аеруча уяу һәм сак булу таләп ителә.

“Янгыннарга каршы бергәләп көрәшик!”
Ел башыннан республика территориясендә 9 меңнән артык янгын теркәлгән, аларда 202 кеше һәлак булган. Янгыннарның төп сәбәпләре һәм аларны кисәтү чаралары турында республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит ГОМӘРОВ белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

— Фәрит Рифович, республикада янгыннар белән хәл ни дәрәҗәдә кискен тора?
— Быел үлем белән тәмамланган янгыннар саны арту күзәтелә. Узган елда һәр 58 янгын кеше үлеменә китерсә, быел 46 янгынга 1 һәлак булган кеше туры килә. Моннан тыш, янгыннарда һәлак булган балалар саны артты. 13 баланың 7се шәһәр җирлегендәге ут корбаны булды. Узган елның шул ук чорында шәһәрләрдә янгыннарда балалар үлмәгән иде. Алда — киеренке көзге-кышкы янгын хәвефе чоры. Ел саен октябрь-декабрь айларында янгыннарда кешеләр үлүе арту күзәтелә. Узган елның декабрендә генә дә 72 кеше ут корбаны булды. Һәм без агымдагы елда әлеге куркыныч статистиканың кабатлануына юл куймас өчен барысын да эшләргә тиеш.
— Ел ахырында үлем белән тәмамланган янгыннарның артуын ничек аңлатасыз?
— Салкын һава торышы урнашу белән электр җылыткычларын тоташтыру нәтиҗәсендә, электр челтәрләренә йөкләнеш арта. Әгәр сезнең өйдә яисә фатирыгызда электрүткәргечләр иске, яки сез электр җиһазларын файдалану кагыйдәләрен үтәмисез икән, янгын чыгу куркынычы яный.
Янгыннар мичләрне артык кызу ягу, шулай ук кирпеч мичтә ярыклар барлыкка килү, мич эченнән янган күмер төшү, ягылган мичләрне караучысыз калдыру аркасында да килеп чыга. Шул сәбәпле 12 октябрьдә Гафури районында шәхси йортта янгын чыкты, нәтиҗәдә, 64 яшьлек ир һәлак булды.
Кешеләрнең үлеменә китергән янгыннарның яртысына ут белән саксыз эш итү сәбәпче. Аларда һәлак булганнарның күбесе — нигездә, исерек хәлдә тәмәке тарткан кешеләр. Әйтик, 13 октябрьдә Октябрьский шәһәрендә 79 яшьлек хатын һәм аның 56 яшьлек улы янгында һәлак булганнар. Каза аларның исерек килеш тәмәке тартуы сәбәпле килеп чыккан, дип фаразлана.
Барлык аталган сәбәпләр янгыннарның артуына китерә дә инде. Гражданнарның, янгыннарны кисәтү буенча инструкторларның, киңкүләм мәгълүмат чараларының һәм муниципалитетларның, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча Баш идарәсенең һәм Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының уртак тырышлыгы белән генә аларга каршы тора алабыз. Хәзерге вакытта республикада үткәрелүче акция “Бергә — янгыннарга каршы!” дип атала да.
— Янгыннарны кисәтү буенча укучыларга нинди киңәшләр бирер идегез?
— Мич ягып җылытыла торган йортларда яшәүчеләргә һәм милекчеләргә мичнең һәм төтен юлының төзеклеген тикшерергә, кирәк икән — ремонтларга һәм корымнан чистартырга, ярыкларны балчык-ком катнашмасы белән сыларга кирәк. Бу эшне мунчасы яисә мич ягып җылытылган бакча йорты булган кешеләргә дә башкару зарур.
Мичне хәвефсез файдалану өчен аның алдындагы агач идәндә 0,5 х 0,7 метр зурлыктагы калай булырга тиешлеген истә тотарга кирәк. Мич янында һәм аның өстендә җиңел янып китүче матдәләрне яисә материалларны сакларга, кер киптерергә ярамый. Изоляциясе бозылган, төзек булмаган розеткалары күренеп торган электрүткәргечләреннән һәм кабельләрдән файдалану, шулай ук бер үк вакытта берничә куәтле электр приборын кабызып, электр челтәренә йөкләнешне арттыру тыела. Пәрдә, мебель һәм җиңел янып китүче башка предметлар янына электр җылыту приборларын куймагыз. Аларны кабызылган килеш караучысыз калдырмагыз. Бу авыр булмаган кагыйдәләрне үтәп, сез үзегезне генә түгел, йортыгызны һәм якыннарыгызны янгыннан саклап калачаксыз.
— Яңалыкларда янгын хәбәрчеләренең нәтиҗәлелеге турында еш ишетергә була. Аларның өстенлеге нидә? Һәм алар ничек янгыннан саклый ала?
— Янгын хәбәрчеләре куелган булса, янгын вакытында кешеләр үлеменә бәйле күп кенә фаҗигаләрне булдырмый калырга мөмкин булыр иде. Февраль янгыннарының берсе вакытында Мәләвез районында биш яшьлек 2 бала һәлак булды. Кызганычка каршы, йорт янгын хәбәрчесе белән җиһазландырылмаган, ул сигнал бирсә, әниләренең һәм әбиләренең балаларны коткарырга вакыты булыр иде.
Янгын хәбәрчеләре 661 кешенең, шул исәптән 256 баланың, гомерен саклап калды инде. Әйтик, 30 сентябрьдә Благовещен районында янгын хәбәрчесе эшләп китү нәтиҗәсендә дүрт кешедән торган гаилә ут ялмаган йорттан чыга алды. Янгын статистикасын анализлау күрсәтүенчә, янгыннар вакытында торак фонды шушы минисиреналар белән иң аз тәэмин ителгән муниципалитетларда кешеләр күбрәк үлә. Янгын хәбәрчесе янгынны иртә стадиядә ачыклый һәм, төтенне сизеп, көчле тавыш сигналы бирә.
Янгын хәбәрчеләренең бәясе 300 сумнан 600 сумга кадәр. Бу минисиреналар электр товарлары һәм махсус кибетләрдә сатыла. Кызганычка каршы, кайбер намуссыз гражданнар, үзләрен янгынга каршы хезмәт хезмәткәре итеп танытып, бу минисиреналарны дистәләрчә тапкыр кыйммәтрәк бәягә сатып алырга тәкъдим итә.
Башкортстан Русиядә 9 категория гражданнарны янгын хәбәрчеләре белән бушлай тәэмин итүче бердәнбер төбәк булып тора. Бу категорияләрнең берәрсенә карыйсызмы-юкмы икәнне республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының Янгыннарны кисәтү үзәгенә 8 (347) 272-00-24 телефонына шалтыратып белергә мөмкин.
Агымдагы елда янгын хәбәрчеләре белән тәэмин итү рәвешендә социаль ярдәм алырга мөмкин булган гражданнар категорияләрен арттыру планлаштырыла. Алар — “Сугыш чоры балалары” статусына ия гражданнар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм инвалидлары.
— Укучыларга нинди теләкләрегез бар?
— Иң мөһименнән башлыйм. Балаларыгызны өйдә караучысыз калдырмагыз! Аларны янгын вакытында нишләргә һәм янгын хәвефсезлеге кагыйдәләренә өйрәтегез. Үзегез дә аларны үтәгез, чөнки сез балалар өчен үрнәк булып торасыз.
Үз йортыгызда яисә фатирыгызда, шулай ук вакытлыча яшәү урыннарында — бакча һәм дача йортларында янгын хәбәрчесе урнаштырыгыз. 23 мартта Ишембайдагы фаҗига вакытында ике өлкән кеше һәм ике бала һәлак булган шәхси йортта минисирена урнаштырылган булган. Кызганычка каршы, фаҗигагә кадәр 2 көн кала янгын хәбәрчесенең батарейкасы утырган, һәм ул яңа туклану элементына алмаштырмыйча гына алып ташланган.
Төзек булмаган мичләрне, электр җиһазларын кулланып, аларны караучысыз калдырып, иске электрүткәргечкә күз йомып, өйдә, верандада һәм мунчада тәмәке тартуга юл куеп, без үзебезне янгында һәлак булу, яки тораксыз калу куркынычы астына куябыз. Кызганычка каршы, ут аяусыз. Халык әйтеме дә: “Бурдан кала, уттан калмый”, — дип кисәтә.
Без барыбыз да, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәп, уртак көч белән генә янгыннарны булдырмый кала алабыз!


Автор:Резеда Галикәева