Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 октябрь , 18:59

Үткәннәрне оныкларга җиткерә ул!

Дүртөйледә районның беренче энциклопедиясенең исем туе узды.Тантана Дүртөйле шәһәренең Советлар Союзы Герое Василий Горшков исемендәге Яшьләр үзәгендә оештырылды. Энциклопедияне киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү районның данлы улларының чыгышлары һәм җыр-бию белән үрелеп барды.

Үткәннәрне оныкларга җиткерә ул!
Районның тарихы, үсеш этаплары, күренекле кешеләре белән таныштыру максатына хезмәт итүче китап өстендә бихисап шәхесләр көч түккән. Аны әзерләү һәм ташка басу “Русия халыклары бердәмлеген ныгыту һәм Башкортстан Республи­касының этномәдәни үсеше” дәүләт программасы кысаларында башкарылган.
Материал җыю эшенә район­ның барлык диярлек оешмалары һәм предприятиеләре, тарихчылар, журналистлар, китапханә, музей хезмәт­кәрләре, архитекторлар, фотографлар үз өлешен керткән.
– Энциклопедиянең баш мө­хәр­рире сыйфатында Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов үзе чыгыш ясады, ә бу саллы җыентыкны әзерләүдә бихисап шәхесләр катнашты, – ди район хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге җитәкчесе Фәйрүзә Шәйхет­динова. – Күмәк тырышлыгы­бызның җимеше бик күркәм килеп чыкты, Дүртөйленең беренче энциклопедиясен кулга алган һәркем бу җәһәттән сөенү һәм горурлык тойгысы кичерми калмагандыр.
Энциклопедиядә Дүртөйле райо­нының данлы тарихы, үсеш этаплары, күренекле шәхесләре хакында бай мәгълүмат тупланган. Ул – туган як тарихын өйрәнүчеләр өчен генә түгел, мәктәп укучылары һәм укытучылар өчен дә менә дигән әсбап.
Энциклопедия ике өлештән тора. Аңарда алфавит тәртибендә урнаштырылган 1650 мәкалә, шул исәптән 1000 биографик белешмә бар. Китапны 900гә якын фото бизи, аларның күбесе беренче тапкыр укучы игътибарына тәкъ­дим ителә. Басма 1800 данә тираж белән дөнья күргән.
Энциклопедиянең беренче өлешен­дә Дүртөйле районы хакында гомуми мәгълүматлар туп­ланган: тарихи даталарга, аеруча истәлекле вакыйгаларга зур урын бирелгән.
Кереш мәкаләдә 1939 елгы халык исәбен алу мәгълүмат­ларын да табып була.
Китапның икенче өлешендә Дүртөйле районы авыллары, шул исәптән инде картадан югалганнары хакында да, язылган. Алар­ның һәркайсының барлыкка килүе, үсеш тарихы, аларда нинди милләт вәкилләре яшәве турында мәгълүмат бар.
Энциклопедиянең исем туена мәртәбәле кунаклар республика­бызның төрле тарафларыннан җыелды, чыгыш ясаган һәр­кем аның авторларына чиксез рәх­мәтен белдерде.
Чараның мәртәбәле кунакла­ры­ның берсе – “Башкорт энциклопедиясе” фәнни нәшрияты директоры Уелдан Сәетов Дүртөйле халкының китапны әзерләүдә актив катнашуын, чагыштырмача кыска вакыт эчендә зур күләмдәге эш башкаруын мактап телгә алды, иң-иңнәргә Рәхмәт хатлары тапшырды.
Энциклопедиянең фәнни мөхәр­рире Александр Сухогузов җыен­тыкның ничек төзелүе хакында бәян итте, аның һәр өлеше белән җентекләп таныштырды.
Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов та тарихи китапны әзерләүгә саллы өлеш керткән шәхесләрне бүләкләде.
Чараны Башкортстанның атказанган артисты Радик Динәх­мәтовның, “Моңдәрья”, “Энҗекәй”, “Бәллүр” вокаль ансамбль­лә­ренең чыгышлары бизәде.
Чара, эпидемиологик хәлне исәпкә алып, барлык хәвефсезлек таләпләрен үтәп оештырылды.

Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.

Фото: М.Латыйпова

Автор:Миләүшә Латыйпова