+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 октябрь 2021, 19:00

Түләүләрне ничек киметергә?

Торак-коммуналь хезмәтләргә артык акча түкмәс өчен чыгымнарда экономияли белергә кирәк.

Түләүләрне ничек киметергә?
Түләүләрне ничек киметергә?
Без Башкортстанның төрле поч­макларында яшәүчеләрдән торак-коммуналь хуҗалык чыгымнарын түләгәндә ничек экономияләүләре турында тәҗрибәләре белән уртаклашуын сорадык. Нәтиҗәдә, гаилә бюджетын саклау буенча файдалы киңәшләр җыентыгы барлыкка килде. Менә-менә җылылык өчен зур исәпләр килә башлар, салкыннар сезоны алдыннан алар белән танышу һәркемгә файдалы булачак.

Арсен Фоменков, электрик, Белорет:
– Барыннан да элек барлык лампаларны светодиодлы яктырткычларга алыштырыгыз. Әйе, алар кыйммәтрәк тора, әмма күпкә озаграк хезмәт итә, ә электрны дистәләгән тапкыр азрак куллана.
Мин болай эшләдем: залда – 100, йокы бүлмәсендә 60 ваттлы лампалар куйдым, ә кладовкада 40 ваттлы да җитә. Анда бит аз гына яктыртырга кирәк, нигә артык акча түләргә? Шуңа игътибар итегез, диодлы лампалар ике төрле була: ясалма ак ут һәм табигыйрәк сарысы. Шуларның берсен сайлагыз.
Икенчесе – кулланмый торган электр җиһазларын челтәрдән өзегез. Телевизор карадыгыз, телефонга зарядка бирдегез – розеткадан шнурны тартып алыгыз. Хәтта көтү режимында да алар аз булса да электрны “ашый”.
Һәм өченчесе – иске техникадан баш тартырга вакыт, акрынлап аларны заманчага алыштырыгыз. Электр куллану классын А+, А++ һәм А+++не сайлагыз, бу мәгълүмат аның бәясе язылган урында була. Мәсәлән, хәзер майлы түгел, ә керамик җылыткычлар җитеш­терәләр. Алар элементны җылыта һәм кайнар булган вакытта сүнеп тора. Техника кибетләрендә мондый приборлар өч мең сумга якын тора. Бер тапкыр акчаңны түлисең дә аннары экономияли башлыйсың.
Кайчагында ике яисә өч тарифлы счетчик куярга киңәш итәләр. Аның буенча көндез – электрга бер бәя, ә төнлә яндырган өчен икенче хак түлисең. Минемчә, бу шикле экономия. Суыткыч, мәсәлән, тәүлек буе эшли, ял көннәрендә без көн буе өйдә электр җиһазларыннан файдаланабыз, ә төнлә нәрсә кабызырга – кер юу машинасынмы? Мондый счетчикка чыгымнар акланыр, дип уйламыйм.

Константин Любин, төзүче, Салават:
– Күп кенә хезмәтләрдән без күптән баш тарттык, әмма алар өчен исәпләр ай саен килә. Классик мисаллар – кухняда радио ноктасы, шәһәр телефоны һәм коллектив телевизион антенна. Болар барысы да радиоалгыч, яхшы тарифлы кесә телефоны һәм кабельле ТВ белән алыштырыла. Яки киресенчә: әгәр сезгә бушлай каналлар җитә икән, нигә тагын кабельле телевидение өчен дә түләргә? Түләү белешмәләрен игътибар белән укыгыз, анда барысы да язылган. Әйтик, квитанциядә домофон турында юл булырга мөмкин, ә сез аны сүндереп куйдыгыз, яки ул кинәт эшләми башлагандыр.
Фатир өчен түләү күләме керемнең билгеле бер процентыннан артып китсә, дәүләттән ярдәм алу хокукы булу турында да бөтен кеше дә белми. Һәм бу аз керемлеләргә генә түгел, ә барчасына да кагыла. Менә ул процентлар:
– күпбалалы һәм тулы булмаган гаиләләр өчен – 13%;
– ялгыз яшәүче 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар өчен – 18%;
– 70 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче гражданнар өчен –16 %;
– калганнар өчен – 20%.
Барлык гаилә әгъзаларының керемнәре турында белешмәләрне, соңгы ярты елда түләнгән исәпләрне җыеп, районыгызның социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә, яки Күпфункцияле үзәккә китерегез.
Әмма шунысын истә тотыгыз: субсидия фатирга түләү буенча бурычлары булмаган кешеләргә генә бирелә. Субсидия күләме төрле җирдә төрлечә, аны катлаулы формула буенча исәпләп чыгаралар.

Гөлшат Вәсбиева, күпбалалы ана, Яңавыл:
– Гади экономия коммуналь чыгымнарга киткән акчаның яртысына кадәрен янда калдырырга ярдәм итәчәк. Тормыш сыйфатын начарайтырга – сирәгрәк юынырга, яки айга бер тапкыр кер юарга кирәк түгел. Моның гади серләре бар. Хәзер шулар белән уртаклашам.
– Моңа кадәр урнаштырмаган булсагыз, су исәпләгеч прибор куегыз. Алардан башка сезгә су чыгымын норматив буенча саныйлар, ә бу артык зур түләү – әйтерсең лә сез көн саен дистәләгән ванна су тотынасыз.
– Савыт-саба юу машинасы су чыгымын шактый экономияли. Бер цикл эчендә ул нибары 8-10 литр су куллана, ә бер тау савыт-саба юа. Һәм бик күп вакытны да экономияли.
– Тешләрегезне чистартканда, кырынганда, савыт-сабага юу чарасын салганда, яки бәрәңге чистартканда кранны ябыгыз. Файдасызга аккан су акчаны экономияләми.
– Бөтен сантехниканы ремонтлагыз, краннан су таммасын да. Кечкенә генә су саркудан да бер ай эчендә өч кубометрга якын су җыела. Тамчы тамган краннан да шуның кадәр. Нигә сезгә файдаланмаган су өчен түләргә?
– Хәзер кранга басымны киметүче махсус җай­ланмалар бар. Ягъни аны урнаштырсаң, су сизелерлек азрак агызыла. Тагын су күләмен киметү өчен бәдрәф бачогында калкавычны көйләргә мөмкин. Кайберәүләр аның эченә ниндидер авыр әйбер сала. Мәсәлән, су тутырылган шешә.

БЕЛЕП ТОРЫГЫЗ
* Тулы чәйнек кайнатмагыз – ул бик күп энергия куллана. Сезгә әле күпме кирәк, шулкадәр генә кайнатыгыз. Ә өйдә газ булса, чәйне газда җылытыгыз.
* Продуктларны туңдыргычтан алдан алып куегыз – һәм сезгә энергияне күп сарыф итүче микроволновканы кабызырга кирәкмәячәк. Гомумән, тиз җылына торган савыт-саба сайлагыз, вакытны да, электрны да экономияләячәксез.
* Электр плитәсен ризык пешеп чыгарга биш-җиде минут кала сүндерегез. Конфорка суынган арада ашамлык тиешле кондициягә җитәчәк һәм көймәячәк.
* Суыткычны даими эретегез, тузан суырткычны әледән-әле чистартып торыгыз – тулган техника электр энергиясен күбрәк куллана һәм тизрәк ватыла.
* Документларны тәртипкә китерегез. Кайчагында бер үк фатирда документларда нәрсә язылганына артык игътибар бирмичә әллә ничә буын яши. Балалар үскән һәм чыгып киткән, ир белән хатын аерылышкан һәм берсе фатирда яшәми, ә коммуналь исәпләрдә яшәүчеләрнең саны элеккечә калган һәм алар өчен түләргә туры килә.
* Фатирны җылытыгыз. Тәрәзәләргә һәм ишекләргә тыгызлаучы җайланмалар куегыз, яки аларны пластикка алыштырыгыз. Әгәр фатирыгыз йорт почмагында урнашкан икән, диварларга җылыткыч сатып алыгыз. Ул вакытта салкын көннәрдә җылыткыч кабызырга туры килмәячәк.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: