Сәяси золым корбаннарын искә алу көне 1991 елның 18 октябрендә РСФСР Югары Советы карары белән гамәлгә кертелде. Әлеге дата 1974 елның 30 октябрендә Мордовия лагерьларындагы тоткыннарның ачлык игълан итүенә бәйле сайлана. Аны сәяси тоткыннар СССРда сәяси репрессияләргә каршы протест билгесе итеп, төрмә һәм лагерьларда тоткыннар белән рәхимсез мөгамәләгә каршы игълан итә.
Тоталитар режимнан зыян күрүчеләрнең төгәл санын исәпләп булмый. Русия Президенты каршындагы Реабилитация комиссиясе мәгълүматлары буенча, гаепсез репрессияләнүчеләр — миллионнар, һәм аларның шактый өлеше беркайда да исәпкә алынмаган. Сакланган документлар буенча, 1921 елдан 1953 елга кадәр генә дә 4,6 миллион кеше репрессияләнгән. Шунысын истә тотарга кирәк: зыян күрүчеләр исемлегенә репрессияләнүчеләр үзләре генә түгел, аларның балалары да керә, алар эзәрлекләүләр нәтиҗәсендә әти-әниләреннән мәхрүм калган.
Русия Президенты каршындагы Комиссия мәгълүматлары буенча, “Сәяси золым корбаннарын реабилитацияләү турында”гы Закон гамәлгә кертелгәннән алып 2015 ел ахырына 3,7 миллионнан артык кеше реабилитацияләнгән. Шул исәптән, сүз зур иҗтимагый резонанс тудырган эшләр, аерым алганда, бөек биюче Рудольф Нуриевны, Патриарх Тихонны һәм аның даирәсен, меньшевиклар партиясенең танылган эшлеклеләре — Марк Бройдо, Николай Суханов, галим-биолог Николай Тимофеев-Ресовскийны реабилитацияләү турында бара.
1989 елның ноябрендә СССР Югары Советы “Көчләп күчендерелгән халыкларга каршы законсыз һәм җинаятьчел репрессив актларны законсыз дип тану турында” Декларация кабул итте. 1992 елда Президент каршында Сәяси золым корбаннарын реабилитацияләү буенча комиссия төзелде.
Бүген бу юнәлештә эш дәвам итә: Русиядә золым корбаннарына ярдәм итүгә юнәлтелгән карарлар кабул ителде һәм үтәлә, реабилитацияләнгәннәр эшләре буенча махсус комиссияләр төзелгән.
Башкортстан тарихыннан
1937 елда Башкортстанга ВКП(б) Үзәк Комитеты каршындагы Партия контроле комиссиясе әгъзасы М. Сахъянов килә. Максаты — “халык дошманнарын” фаш итү буенча Башкортстан партия оешмасының эшчәнлеген тикшерү. Ул БАССР партия өлкә комитеты җитәкчелеген корткычлыкны фаш итү буенча эшсезлектә гаепли. 1937 елның 17 сентябрендә “Правда” гәзитендә Л. Перевозкинның “Башкортстанда буржуаз милләтчеләр төркеме” дигән мәкаләсе басылып чыга, анда республиканың бөтен партия-хуҗалык аппараты “буржуаз милләтчеләр”дән, “вәлидовчылар”дан тора, дип язылган.
Шул ук көнне “Известия” гәзитендә “Башкорт буржуаз милләтчеләре һәм аларның яклаучылары” дигән мәкалә чыккан. 1937 елның октябрендә республикага ВКП(б) Үзәк Комитеты секретаре Андрей Жданов килә. Башкортстан өлкә комитетының III пленумында ул милләтчеләрне һәм троцкий-бухарин блогын тар-мар итәргә, шпионнарны һәм диверсантларны юк итәргә чакыра, өлкә комитеты җитәкчелеген халык дошманнары белән көрәш алып бармауда һәм аларны яклауда гаепли. ВКП(б)ның Башкортстан өлкә комитетының беренче секретаре Яков Быкин вазыйфасыннан бушатыла, кулга алына һәм атып үтерелә.
Золымга дучар булучылар махсус поселокларда тотылган. Һәр поселок комендант җитәкчелегендәге зур булмаган концентрацион лагерь булып тора. Махсус поселокның хезмәткә сәләтле кешеләре агач хәзерләүдә, торак йортлар һәм сәнәгать объектлары төзүдә эшләгән. Аларны азык-төлек белән тәэмин итү начар була, медицина хезмәте күрсәтелми диярлек. Авыр хезмәт, ачлык, кышкы салкыннар күпләп үлемгә китерә. 1932-33 елларда гына да 2156 кеше үлгән.
Бөтен илдәге кебек үк, Башкортстандагы сәяси репрессияләр һәм төзәтү-хезмәт лагерьлары системасы да Сталин үлеменә кадәр яшәп килә. Хөкем ителүчеләрне реабилитацияләү КПССның XIX конференциясеннән соң башлана. КГБ, Прокуратура һәм БАССР Югары суды хезмәткәрләре зыян күрүчеләрне реабилитацияләү буенча зур эш башкара. 1991 елның апреленә 42 мең, шул исәптән суд булмаган органнар тарафыннан законсыз рәвештә хөкем ителгән 23 меңнән артык кеше, реабилитацияләнә.
1991 елның 11 февралендә Башкортстан Министрлар Советының “Киңкүләм репрессияләр чорында җинаять җаваплылыгына нигезсез җәлеп ителгән һәм соңыннан реабилитацияләнгән гражданнарның матди-көнкүреш шартларын яхшырту чаралары турында” Карары чыкты, ә 1993 елның 7 июлендә республика Югары Советы Президиумының “Сәяси золым корбаннарын пенсия белән тәэмин итү турында” Указы дөнья күрде.
Саннар сөйли
Башкорт АССРы тарихында 50 меңнән артык кеше репрессияләнгән.
Милли состав буенча: урыслар — 30, башкортлар — 28, татарлар – 24, башка милләт вәкилләре — 18 процент;
белем бирү дәрәҗәсе буенча: белеме булмаганнар — 45, башлангыч белемлеләр — 40, урта белемлеләр — 12, югары белемлеләр — 2,5 процент;
мәшгульлек буенча: крестьяннар — 70, эшчеләр —14, эшсезләр — 3, интеллигенция — 8, руханилар — 3 процент;
70-74 яшьләрдәге репрессияләнүчеләрнең — 80, 60-64 яшьтәгеләрнең 36,4 проценты, 55-59 яшьлекләрнең һәр өченчесе атып үтерелгән.
Бу — рәсми мәгълүматлар.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.