+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 октябрь 2021, 21:50

Мәскәүдә Башкорт халкының үсеш стратегиясе турында фикер алыштылар

Мәскәүдә Башкорт халкының үсеш стратегиясенең төп юнәлешләре турында фикер алышу буенча очрашу узды. Чараны оештыручылар - Бөтендөнья башкорт корылтае (Конгрессы), Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе "Башкорт корылтае (конгресс)" төбәк иҗтимагый оешмасы.

Мәскәүдә Башкорт халкының үсеш стратегиясе турында фикер алыштылар
Мәскәүдә Башкорт халкының үсеш стратегиясе турында фикер алыштылар

Очрашуда Мәскәү җәмәгатьчелеге, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре, студентлар, язучылар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе "Башкорт корылтае (конгресс)" төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, Русия Фәннәр академиясенең Русия тарихы институты фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Салават Әхмәдуллин, Башкортстан Республикасы Стратегик тикшеренүләр институтының социомәдәни анализ үзәге җитәкчесе, Бөтендөнья башкорт корылтае (Конгрессы) әгъзасы, тарих фәннәре кандидаты Юлдаш Йосыпов, Совет һәм Русия скульпторы, педагог, профессор, Русия Сәнгать академиясе академигы, Русиянең халык рәссамы Салават Щербаков, Русия Фәннәр академиясенең фәлсәфә институтыннан фәлсәфә фәннәре докторы Илшат Насыйров, Русия Милли гвардиясе гаскәрләренең үрнәк-күрсәтмә оркестры башлыгы, полковник Азат Шаһмөхәммәтов, Росгвардия Үзәк хәрби оркестры дирижеры Арслан Рыскулов һәм башка күп кенә ватандашлар катнаштылар.
Салават Әхмәдуллин Башкортстан һәм якташлар белән хезмәттәшлек тагын да тыгызрак һәм нәтиҗәле булачагына өмет белдерде, чөнки мондый очрашулар рухи бердәмлекне сакларга ярдәм итә, яңа мөмкинлекләр ача.
Тарих фәннәре кандидаты Юлдаш Йосыпов үз чыгышында "2021-31 елларда башкорт халкының үсеш стратегиясе" турында кыскача сөйләде.
- Бу документ - киләчәктә этносның тотрыклы һәм уңышлы үсешен тәэмин итү өчен заманча максатлар, бурычлар, принциплар, юнәлешләр комплексы. Документның төп максаты - дәүләт мәнфәгатьләрен, гомумкешелек өстенлекләрен, халыкның этномәдәни үзенчәлеген саклап калу, гражданнарның конституцион хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итү. Әмма ул ничек тормышка ашырылачак - һәрберебезгә бәйле.
Шулай ук стратегиядә иҗтимагый хәрәкәтләрнең мөмкинлекләре дә киң билгеләнгән. Кайбер пунктлар буенча инде эш башланган, шул ук вакытта сез, Мәскәү башкортлары, үзегезнең юнәлешкә кагылышлы пунктларга төзәтмәләр кертә аласыз. Минемчә, бу урынлы булыр, чөнки безнең күп кенә якташларыбыз биредә күптәннән яши, кемдер укый, эшли. Яшьләр күп, алар белән дә эш алып барырга кирәк, шуңа күрә сездән тәкъдимнәр һәм фикерләр көтәбез, – диде Юлдаш Мөхәммәт улы.
Фәлсәфә фәннәре докторы Илшат Насыйров шундый фикер белдерде:
– Гомум теоретик мәсьәләләр бар, алар бик мөһим һәм аларны игътибарсыз калдырырга ярамый. Стратегиядән беренче тәэсирләр - җитди документ, аның максатлары һәм мөмкинлекләре илдәге сәяси вәзгыятьтән, заманча чынбарлыктан чыгып билгеләнгән. Шулай булырга тиеш тә. Әлбәттә, кисәтүләр дә, өстәмәләр дә булачак, - диде ул.
Өстәмә белем бирү укытучысы, рәссам Зифа Толы[right][/right]мбаева балаларны укытканда төрле заманча ресурслардан файдаланырга, шул исәптән "Русия мәктәп укучылары хәрәкәте"ндә катнашырга кирәк, дип саный.

Фото: Башинформ.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: