“Хөрмәтле ватандашлар, барыгызны да Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итәргә рөхсәт итегез. Бу бәйрәм – Русиядә яшәүче 190нан артык милләт вәкилләренең уртак тантанасы. Башкортстан Республикасында да йөздән артык милләт вәкиле тату яши.
Үзебезнең Бакалы районында рухи яктан сәламәт, бай тарихи һәм мәдәни мираслы татарлар, урыслар, башкортлар, марилар, чувашлар, мордва һәм уннан артык башка милләт вәкилләре гомер кичерә. Халыкларның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү, әхлакый тәрбия бирү җәһәтеннән күп эшләр башкарыла туган төбәгебездә.
Власть органнары милли оешмалар, дини конфессияләр белән эшлекле мөнәсәбәттә тора. Бергәләп эш итүнең асылы – халыкларның рухи-әхлакый ихтыяҗларын канәгатьләндерү, милли йөзләрен сакларга ярдәм итү. Әлеге эш даими алып барыла. Чөнки бу — милләт һәм конфессияара тынычлыкның, райондагы, республикадагы татулыкның, социаль иминлекнең нигезе.
Бакалы районының егермедән артык авылында керәшеннәр гомер итә. Бай тарихлы, күркәм һәм үзенчәлекле рухи-мәдәни мирасларын, йолаларын безнең көннәргәчә саклаган Бакалы керәшеннәре 1998 елның гыйнварында, “Башкортстан Республикасында иҗтимагый оешмалар турында” Законга ярашлы рәвештә, район үзәгендә Республика милли-мәдәни үзәген оештырды. Бу милли оешма Татарстан, Удмуртия, Ырынбур һәм Чиләбе өлкәләре керәшеннәре белән элемтәләр булдырды. Шушы төбәкләр керәшеннәрнең фольклор коллективлары арасында үткәрелгән иҗади бәйгеләрдә Бакалының һәвәскәр артистлары һәрчак иң сәләтле, талантлылары булып таныла. Районда шулай ук башкортлар корылтаеның, урыслар соборының, чувашлар канашының бүлекләре уңышлы эшли”.