-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 ноябрь 2021, 14:40

Ватан өчен җан атып яшик!

Илебезнең иминлеге, бәйсезлеге һәм нәтиҗәле үсеше бүген дә барыбызның да бер булып, уртак максатта эш итүенә бәйләнгән. 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. 2005 елдан башлап билгеләнүче әлеге дата Русиянең яңа тарихында, бер яклап, Октябрь бәйрәмен алыштырган, икенчедән, халыкны дәүләтнең нигезен тәшкил итүче мөһим гомумкешелек кыйммәтләре астына туплаган иң олы бәйрәмнәрнең берсенә әверелде.

Ватан өчен җан атып яшик!
Ватан өчен җан атып яшик!

“Бердәмлек“ төшенчәсе туп­лану, бер­ләшү мәгънәсенә ия. Халкыбызга элек-электән хас сыйфат бу. Халыклар бердәм­леге көне — илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлы традицияләрен дәвам ит­терү­нең бер күркәм билгесе. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарга каршы торырга ярдәм иткән, илебезнең тынычлыгына, мөстә­кыйльле­генә китергән. Яшебезгә, шөгыльләребезгә, максатла­рыбызның нинди булуына карамастан, үткәнебез, бүгенгебез, киләчәгебез – һәр-кайсы илебезнең, Ватаныбыз­ның язмышы белән тыгыз бәй­ләнгән. Туган илебезнең азатлыгы һәм бәйсезлеге хакына халык­ларның берләшүе, бөек, иҗади максатлар тирәли туплануы җәһәтеннән Русия һәрчак көчле булды. Туган илгә сөю, милли тарихка, ата-бабалар­ның хәрби каһарман­лыгына, хезмәт казанышларына ихтирам кебек мәңге­лек кыйммәтләр гасырлардан-гасырларга тапшырылып килә. Мондый күчәки­лүчәнлек дәүләтчелегебезнең ныклы таянычын тәшкил итә, ил алдында торган мөһим, әһәмиятле бурычларны үтәүдә уңышка ирешергә булышлык итә.

Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре – бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәр-вәр­леге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән. Моннан дүрт гасыр элек үз дәүләтчелеген саклап калу өчен барган авыр көрәштә Русия халкы зур җиңүгә ирешә. Башкаланы поляк баскыннарыннан азат итү илнең күтәрелешенә этәргеч бирә. XVII гасыр башында Русия өчен куркыныч сәяси хәл урнаша. Патша династиясе “өзел­гәннән” соң, күп кенә боярлар ил тәхетенә ия булырга омтыла. Халык үзенең бердәмлеген югалта, җирләребез дошманнар өчен җиңел табышка әйлә­нә. Русия байлыгына өметләрен сузган “күршеләр” бу таркаулыктан файдаланып калырга уйлый.

1611 елның сентябрендә Түбән Новгородтан шәһәр старостасы Кузьма Минин, Русияне азат итү өчен ополчение төзүдә ярдәм күрсәтергә чакырып, халыкка мөрә­җәгать итә. Үзе беренче булып хәрби их­тыяҗ­лар өчен зур суммада акча бирә. Ополчениенең хәрби җитәкчесе итеп бертавыштан князь Дмитрий Пожарский билгеләнә.

1612 елның гыйнварында ополчение Түбән Новгородтан Мәскәүгә юнәлә. Юлда аларга шактый кеше кушыла. 22 ок­тябрьдә Кремльне штурмлау башлана. Ике көннән соң поляк­лар бирелә. Ополчение тантаналы рәвештә башкалага керә. Башкала азат ителгәннән соң, Русиядә дәүләт хакимиятен тергезү, яңа патша сайлау мәсьә­­ләсе килеп баса. 1612 елның ноябрендә ополчение җитәкчеләре, алдан ышандырганча, Земство җыенын чакыру турында хәбәр тарата. 1613 елның гыйнварында Мәскәүдә 700 тирәсе кеше катнашлыгында Олы җыен үткәрелә. Яңа пат­ша сайлау мәсьәләсе айдан артык тикше­релә. Нәтиҗәдә, тәхеткә Романовлар ди­настиясенең беренче вәкиле – 16 яшьлек Михаил Романов утыра. Урыс халкын бер­ләштерү илне һәлакәттән, юкка чыгудан саклап кала. Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский патша тарафыннан бүләкләнәләр. Дмитрий Пожарскийга – бояр, Кузьма Мининга дворян чиннары бирелеп, алар зур гына вотчинага ия була.

Тарихтан күренгәнчә, иң кыен вакытларда, шартларда Русиянең төрле милләт, дин вәкилләренең килешүе төрле авырлыклардан чыгарга, алга таба барырга, үсәр­гә этәргеч биргән. Без, туган илебезне-җиребезне яратып һәм аның үсеше өчен берләшеп, бер-беребезне хөрмәт итеп, гасырлар дәвамында дус-тату, тыныч, төрле өлкәләрдә уңышларга ирешеп яши алабыз.

Безгә, диннәр, телләр һәм гореф-гадәт­ләр, милләтләр һәм мәдәниятләр үзара тыгыз бәйлән­гән илдә яшәүче русияле­ләргә, милли мәсьәлә, һич арттырусыз, мөһим һәм фундаменталь. Русиянең күп­милләтле халкы – ул милләтләрнең гади җыелмасы гына түгел, ә бердәм көч. Илнең корылышы төрле милләтләр, гореф-гадәтләр һәм мәдәниятләр берләшүе нәтиҗә­сендә барлыкка килде. Без гасырлар дәвамында бергә. Дөнья­да башкача мондый ил юк. Күпмилләтле Башкортстан өчен дә Халыклар бердәмлеге көне төрле милләт һәм дин вә­килләренең берләшү билгесе булып тора. Бу көн безнең өчен аерым бер мәгънәгә ия. Республикабыздагы бердәмлек ул — милләтләрнең килешеп яшә­венең күркәм бер үрнәге. Һәм милләт­ләрнең үзара татулыгы туган җиребез тынычлыгын һәм үсешен тәэмин итә.

Фәнүз Мәхмүтҗанов.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: