Ул 1939 елның 5 декабрендә Кушнаренко районының Сәет авылында гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килә. Кечкенәдән шук, үткер була. Биш яшендә хат ташучы булып эшләүче Хәкимә апасына авылдашларына ике битле район гәзите белән җиде данә “Коммуна” (хәзерге “Кызыл таң”) гәзитен таратырга ярдәм итә, шул чорда укырга өйрәнә. Мәктәптә дә актив укучы була. 1954 елда җидееллык мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлап, ат караучы, комбайнчы ярдәмчесе булып хезмәт юлын башлый. Мәскәү авылында урта мәктәп тәмамлый. 1955-58 елларда М. Горький исемендәге колхозның комсомол оешмасы секретаре булып сайлана. Шул чорда ук үзешчән сәнгать түгәрәкләрен оештыручыларның берсе була. Колхоз яшьләре белән биюләр, спектакльләр куеп, район, республика күләмендә таныла.
1958 елда Чита өлкәсенә хәрби хезмәткә алына. Өч ел хезмәт итү чорында Рәиф Назаров монда да актив эшкә җигелә. Взвод, рота, батальон комсомол оешмаларын җитәкли. Шул чорда ук “Кызыл таң” гәзитен яздыртып алдырып, туган як хәбәрләрен укып бара. Ике янәшә полкта һәм бер батальонда Башкортстаннан 600гә якын егет хезмәт итә, аларның яртысыннан күбесе татар, башкорт милләтеннән була. 1960 елда роталар арасында Октябрь революциясенең 43 еллыгына үзешчәннәр смотры игълан ителгәч, замполиттан рөхсәт алып, роталардан татар-башкорт егетләрен җыеп, концерт оештыра. Илле кешелек хор репертуарында “Салават батыр”, “Шәйморатов генерал”, туган якка багышланган җырлар була, татар, башкорт биюләре, баян көйләре 600 урынлы солдат клубын дер селкетә.
Хезмәттән кайткач, Бөре шәһәрендә механизатор һөнәре ала. Уку йортын “отлично”га тәмамлап кайткач, янә колхозның комсомол оешмасын җитәкли. Колхозда 60-70 кешедән торган хор, бию коллективы оештырыла. 1962 елда районнар кушылып, Чакмагыш районына үзгәртелә, ә аның үзәге Кушнаренко булып кала. 1963 елның маенда Чакмагыш районының үзешчән бию коллективы Мәскәүдә чыгыш ясарга тиеш була. Моның өчен Кушнаренко һәм Чакмагыш районнары авылларыннан биюгә сәләтле кыз-егетләрне җыя башлыйлар. Бу исемлеккә Рәиф Назаров беренчеләрдән булып эләгә. Билгеле шәхес Заһир Исмәгыйлев кул астында Мәскәү сәхнәсе өчен биюләр куела. Шулай итеп, 1963 елның июнендә Мәскәүнең Кремльләр сараенда, Союзлар йортының Колонналар залында зур концертлар куялар. Кызыл мәйданда Юрий Гагаринны якыннан күрү бәхетенә ирешә.
Комсомолда эшләгәндә ВЛКСМ Үзәк Комитетының Мактау грамотасы, “Алтын башак” значогы, Чита өлкәсе, Башкортстан Өлкә комитетларының Мактау грамоталары белән бүләкләнә.1970 елда Аксен авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. 1973 елдан районның Чапаев исемендәге колхозының партком секретаре булып 20 ел эшли. Аннары колхоз рәисе урынбасары, газ хезмәте инженеры булып эшләп, хаклы ялга чыга. 20 елга якын авыл Советы каршында Ветераннар советы рәисе булып эшли.
Хаклы ялга чыгу белән безнең әткәй кулына каләм алып, район һәм республика гәзитләренә мәкаләләр, язмалар җибәрә башлады. Халык белән эшләү чорында “Кызыл таң” иң яраткан гәзите булды. Мәктәп укучылары белән бик еш очрашуларга барды, җомга намазыннан калмады, кичләрен авыл сәхнәсендә репетицияләргә йөрде. Авыл халкы арасында гәзиткә язылу чорында агитация алып барды.
Соңгы айларда әткәй барлык язмаларын туплап, китап бастыру уе белән яшәгән. Беркемгә дә әйтми генә, безгә авырлык китермим дип, булачак китабын туплап, басмага әзерләгән. “Чирем бераз басылгач, үзем барып тапшырырмын”, дигән... Каты авыруын да белдермичә, сызлануларын яшереп, китабын басмага тапшыра алмыйча, үткән елның 5 ноябрендә әткәй яман шеш авыруыннан бакыйлыкка күчте. Язмаларын кулга алып, без, балалары, китапны бастырдык. Китапта булган хәл-вакыйгаларга таянып язылган, моңарчы беркайда да басылмаган зур күләмле “Бибинур” хикәясе, авыл мәзәкләре, юмористик хикәяләре, проблемалы мәкаләләре, хезмәт батырлары турында язмалары урын алды.
Әткәйнең китап геройлары – Сәет һәм Әхмәт авыллары кешеләре. Шуңа да китап туен без Әхмәттә, аннары туган авылы Сәеттә зурлап үткәрдек. Очрашуга авылдашлар, туганнар, район гәзите редакциясеннән, район хакимиятеннән, мәктәптән кунаклар, дуслары килде. Әткәй белән бәйле видеоязмалар, интервьюлар, аның яратып башкарган “Яблочко” биюе беркемне дә битараф калдырмады.
Эш буенча Әхмәт авылында төпләнеп калса да, ул туган авылы Сәетне сагынып, авылдашлары белән горурланып яшәде.
Әткәй тормышны яратты, һәр көнгә шатланып туялмады. Бүгенгедәй хәтердә, хат ташучы бер кочак гәзит-журнал китермичә үзенә урын тапмады, эш башламады... Аның өчен “Кызыл таң”сыз өй нурсыз иде. Без бәләкәй чакта бәйрәмнәрдә телевизордан СССРның 15 союздаш республикасының концертларын күрсәтәләр иде. Шунда әткәй телевизор эченә керердәй булып биюләр карый иде. Их, якыннан шушы биюләрне карарга иде, дигәне бүген дә колак төбендә...
Гомер дигәнең аккан су кебек ага да китә икән шул. Менә бер ел без әткәйсез... Якты дөньяга мәңгелеккә килгәндәй хис итеп, кайчакта күп нәрсә эшләргә өлгерә алмыйча калабыз. Бүген безнең йортта телевизордан яңалыкларны, футбол-хоккейны аның кебек яратып караучы да, бер тында гәзитләрне укып чыгып, аның кебек фикер йөртүче дә, “Яблочко” көенә биюче дә, күл балыгыннан тәмле кәтлитләр кыздыручы да, безгә киңәшләр бирүче дә юк инде...
Әткәй белән без чын күңелдән горурланып яшибез. Бернинди махсус белеме булмаган 24 яшьлек авыл егетенең Мәскәү сәхнәсендә биеп кайтуы – безнең өчен зур горурлык! Аның китабы бүген безнең тормышта маяк булып, озак еллар әткәй төсе булып сакланачак. Тыныч йокла, кадерле әткәебез!..
Китабыңны укып хозурландым,
Син бит безнең янда – китмәгән.
Кайтсаң иде, әткәй, кире урап,
Күпме эшең калган, бетмәгән...
Людмила НАЗАРОВА-ХӘНӘФИНА.
Уфа шәһәре.