Узган елда конкурсның муниципаль этабында Иске Муса авылы җиңеп, район данын республика күләмендә яклады. Җиңүчеләр исемлегенә кермәсә дә, авыл биләмәсе башлыгы Илмира Галиәхмәтова тарафыннан халыкны сәламәт тормыш рәвешенә җәлеп итү, исерткеч эчемлекләр кулланучылар санын киметү буенча зур эш башкарылды, авыл халкы белән берлектә төрле чаралар үткәрелде. Нәтиҗәдә, яхшы күрсәткечләр һәм “Аек авыл” бәйгесенә әзерләнү һәм үткәрүдә актив катнашканы өчен авыл биләмәсе башлыгы Илмира Әнвәр кызы Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Район этабында икенче һәм өченче урыннарны яулаучылар да акчалата бүләкне авылларын төзекләндерүгә тотынды.
Күрәсең, аларның үрнәгенә ияреп, быел бу бәйгедә катнашучылар саны бермә-бер артты. Шушы көннәрдә Кустыгол авылы халкы да, җыенга җыелып, “Аек авыл” бәйгесендә катнашырга теләк белдерде.
Бу чара Халыклар бердәмлеге көне алдыннан уздырылып, халыкка бәйрәм кәефе дә өстәде. Карлыман авылы биләмәсе башлыгы Азат Әхмәтҗанов билгеләвенчә, авыл бәләкәй булса да, биредә актив һәм бердәм халык яши. Шуңа бу бәйгедә катнашып, халыкның тормышын җанландыру, уңайлырак итү теләге зур.
Хәер, 50 тирәсе йорт булган бәләкәй авылда күркәм үзгәрешләр күзгә күренә башлаган да инде. “Уңыш” җәмгыяте ярдәме белән биредә буа бууга тотынганнар, күлне тирәнәйтү дә планлаштырыла. Авылда су челтәре юк, аны һәркем үз коесыннан ала. Ә агымдагы елда корылык үзенекен иткән – коедагы сулары да киткән. Авылда буа булган, ләкин өч ел элек аны ташкын юдырып алып киткән. Шул сәбәпле, коеларда су кимегән. Хәзер дамбаларны ныгытып, буаны сыйфатлы итеп буарга кирәк. Азат Марат улы билгеләвенчә, иганәчеләрне ул иртә яздан бирле эзли башлаган, кемнәргә генә мөрәҗәгать итмәгән?! Ниһаять, эшчәнлекләре һәм басулары шушы авыл янында булган “Уңыш” авыл хуҗалыгы предприятиесенең урындагы бүлекчәсе җитәкчесе Радик Рәфыйков бу эшләрне үз өсләренә алырга теләк белдергән. Әлеге көндә куәтле техника ярдәме белән эшләр башланган.
Күптән түгел балалар мәйданчыгы төзүгә дә тотынганнар. Бу эшләргә Дәүләт думасы депутаты Иван Сухарев акча бүлгән, шулай ук эшләрнең бер өлеше район хакимияте тарафыннан финансланачак. Әле биләмәне коймалап, бетон өслеген салганнар.
Халык мондый үзгәрешләргә куанып бетә алмый. Биредә яшәүчеләр “Аек авыл” конкурсы чикләрендә оештырылачак чараларга да актив кушылырга, шул ук буа һәм күлне төзекләндерү буенча өмәләргә чыгарга, кулларыннан килгәнчә ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде һәм авыл биләмәсе башлыгы Азат Марат улына барлык авыл халкы исеменнән рәхмәтләрен җиткерделәр.
Авыл старостасы Рәшит Хөсәенов билгеләвенчә, кустыголлылар — актив һәм бердәм халык.
— Бер мөрәҗәгатьне дә игътибарсыз калдырмыйлар. Өмәләргә дә берсүзсез чыгалар. “Аек авыл” исеме өчен дә алар көчләрен дә, вакытларын да кызганмый көрәшәчәк һәм авылны күркәм итү өчен һәркем тырышлык салачак, — дип ышандырды Рәшит Гыйндулла улы.
Ирләрнең күбесе читтә эшләсә дә, Кустыголда яшьләр дә төпләнеп кала. Яңа күркәм йортлар төзелеп торуы да шуны исбатлый.
Бәйрәмнәрдән дә хәзер мәхрүм түгел кустыголлылар. Үзләренең авылында клуб та бар, ләкин мәдәният хезмәткәре булмагач, соңгы вакытта чаралар үткәрү мөмкинлеге юк. Бу уңайдан аларга Олыкүл мәдәният йорты хезмәткәрләре ярдәмгә килә. Бу көнне дә алар бәйрәм концерты белән чыгыш ясады. Баш мәдәни чаралар оештыручы Ләйсән Назыйрова, мәдәни чаралар оештыручылар Зөлфия Абдуллина, Рәйлә Евграфова моңлы җырларын бүләк итсә, Әлфәрит Ширгазин чараны гармун моңнары белән бизәде.
Саф һавада барлык саклык таләпләрен үтәп оештырылган чарадан җыелучылар дәртләнеп, авылның киләчәген кайгыртучылар булуына сөенеп таралышты. Димәк, авыл сүнми, яши әле! “Аек авыл” бәйгесендә катнашу да Кустыголның яңа сулыш алуына зур өметләр уята.
Эльвира Ямалетдинова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.