-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 ноябрь 2021, 11:00

Кайда күбрәк “чүмерәләр”?

Спиртлы эчемлекләрне аеруча нык яратучы илләр исемлеге игълан ителде.

Кайда күбрәк “чүмерәләр”?
Кайда күбрәк “чүмерәләр”?
Кайберәүләр өчен алкоголь тормышның аерылгысыз өлешенә әйләнгән. Бәхеткә, күп­ләр спиртлы эчемлекләрне бәйрәмнәрдә һәм
уртача күләмдә генә куллана. Шулай да кайбер илләрдә кешеләр еш һәм күп эчә. Аларның кайсыларын “иң күп эчүче” дип атарга була?

Беларусь Республикасы. Ул бөтен дөньяда иң күп эчүче ил исәпләнә! Соңгы елларда биредә җан башына 17 литр алкоголь кул­ланыла. Тик реаль мәгълү­мат­лар, мөгаен, күпкә югарырактыр, чөнки тикше­ренүчеләр легаль булмаган хәмер җитештерү, ягъни көмешкә куу күләмен бәяли алмый, ә көмешкәне белоруслар бик күп чыгара.
Венгрия. Венгрларны “алкоголь гурманнары” дип атавы кыен, чөнки алар спиртлы эчемлекне сай­лаганда бөтенләй талымсыз. Яраткан эчем­лекләре юк, шуңа күрә барысы да үтә: шәраб, сыра, аракы, төнәтмәләр һ.б. Елына бу илнең бер кешесе уртача 13,5 литрга якын спирт эчә. Сүз уңаенда, Венгрия виноград бакчалары белән дан тота, ихтимал, шуңа күрә күп кенә кешеләр монда эчмәскә мөмкин түгел, дип саный.
Чехия. Бу илдә дә күп эчәләр. Җан башына елына 15-16 литрга якын спирт туры килә, ә бу аз түгел. Өстәвенә, чехлар аеруча сыра ярата, юкка гына бу ил күбекле эчемлек һәм сыра кайнату заводлары белән дан тотмый инде. Продукцияләрен күп кенә илләргә саталар. Сүз уңаенда: нәкъ менә биредә иң популяр һәм тәмле сыра җитештерәләр.
Молдавия. Һәр кеше үз гомерендә бер генә тапкыр булса да Молдавия шәрабы эчкәндер, мөгаен. Ә менә бу илдә яшәүчеләр аны даими рәвештә эчә, чөнки 15 яшьтән узган бер кеше елына уртача 17 литрга якын спирт куллана.
Португалия. Бу илдә ел әйләнәсенә диярлек җылы һәм кояш, шуңа күрә виноград бакчалары шәп үсә. Моның белән португалиялеләр бик теләп файдалана, виноградтан шәраб һәм башка исерткеч эчемлекләр ясый, алар көн саен диярлек аперитив, яки тынычландыру чарасы сыйфатында кулланыла. Сүз уңаенда, сыраны да яратып эчәләр, чөнки ул күпкә арзанрак.
Словакия. Ул да күршесе Чехиядән ерак китмәгән, монда да эчәргә бик яраталар. Бер елда җан башы­на 13-14 литрга якын спирт туры килә. Әгәр хатын-кызлар үзләрен чикли икән, ир-егетләр тыеп тормый, алар бер ел эчендә 20 литр эчә.
Украина. Бу ил дә иң күп эчүчеләр исемлегенә кергән. Бер украин ел саен якынча 17-18 литр спирт эчә, һәм бу шактый күп. Сүз уңаенда, милли эчем­лекләре — урыс көмешкәсенә бик охшаган горилка. Ә ул, кайбер документларга һәм таныклыкларга ышансаң, ерак XVII гасырда барлыкка килгән. Ул вакытта аны “кайнар шәраб” дип атаганнар, гәрчә ул тәме буенча шәрабны хәтерләтә алмаса да, чөнки куәте күпкә югарырак. Ә кайбер алкоголь продукциясе бөтен дөньяда билгеле. Әйтик, “Немирофф” бик популяр марка булып тора.
Русия. Ил халкы эчә белә, моны барысы да белә. Кайчагында алар туктый алмый, шуның аркасында ил унлыкка керә дә инде. Елына бер кешегә уртача 15-16 литрга якын спирт туры килә, ир-егетләр аеруча эчә: 23 литрга якын! Русиялеләр арасында иң популяр эчемлек — сыра, аны аеруча ир-егетләр ярата, шуның аркасында бик тиз авырлык җыялар. Тик хатын-кызлар да яхшы компаниядә бер-ике шешәне индереп куя. Популярлык буенча икенче урында — аракы. Ул барлык тантаналарда да диярлек өстәл түрендә. Тик статистика күрсә­түенчә, Русия гражданнары соңгы елларда ешрак шәраб эчә башлаган. Әмма сөенергәме-юкмы, аңла­шылмый, чөнки, чаманы белмәсәң, бу эчемлекнең дә зыяны бар.
Андорра. Мәҗлесләрдән тыш, төрле кызыклы һәм файдалы шөгыльләре күп булган бу могҗизалы илдә ел саен 14 литрга якын спирт эчәләр.
Литва. Бу илдә һәр граждан ел саен 16 литрга якын чиста спирт (әлбәттә, алкогольле эчемлекләр составында) эчә. Биредә төрле эчемлекләр кулланалар, әмма мидус дигәне милли булып санала. Аны бал, су һәм чүпрәдән әзерлиләр. Илдә барлыгы өч төрле мидус җитештерелә.
Бал күп булганлыктан, аның нигезендә башка эчемлекләр, мәсәлән, нектарлар, бәлзәмнәр, төнәт­мәләр дә ясыйлар. Мөгаен, бу бик тәмледер, шуңа күрә литвалылар артык мавыга һәм еш кына чаманы югалта.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: