+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 ноябрь 2021, 11:15

Погоннарын зур горурлык белән йөртә

Хезмәтең халык өчен файдалы булгач, аны яратып башкарасың, ди майор Азат Низаметдинов.

Погоннарын зур горурлык белән йөртә
Погоннарын зур горурлык белән йөртә
Эчке эшләр органнары тарихында үзгәртеп корулар байтак булды: берничә тапкыр исеме алышынды, хокукый нормалар, хезмәт эшчәнлеген оештыруга таләпләр дә үзгәрде. Әмма шәхси составның хезмәт бурычларына тугрылыгы, җәмәгать тәртибен тәэмин итү, җинаятьчелеккә каршы көрәш буенча фидакарь хезмәт итүләре беркайчан да үзгәрмәде. Бүген дә полиция эше җәмәгатьчелекнең игътибары үзәгендә, көн саен хезмәткәрләрдән иң яхшы сыйфатлар: намуслылык, җаваплылык, ярдәмгә килергә әзерлек таләп ителә. Русия Эчке эшләр министрлыгының
Артур Хафизов җитәкчелегендәге Кырмыскалы районы буенча бүлегендә дә нәкъ шундый үз эшләрен төпле белүче, сайлаган һөнәрләренә тугры калучы кешеләр хезмәт итә.


Азат Низаметдинов та поли­циягә гаделлек, намуслылык принципларына таянып эш итәргә кирәк булачагын аңлап килә һәм бүген бу һөнәрне сайлавына бер дә үкенми. Кире­сенчә, погоннарны ул зур горурлык хисе белән йөртә.
Әлбәттә, нинди генә малай бәләкәй чагында “полицейский” булырга теләми икән?! Азат Әлфәт улына да, күрәсең, булачак һөнәр орлыклары кечке­нәдән салынган. Әмма эчке эшләр органнарында хезмәт итү теләге аңарда күпкә соңрак, өл­кән сыйныфларда укыганда кө­чәя. Бу вакытта ул “Кадет корпусына барыргамы, әллә Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институтына укырга керергәме?” дигән сорау алдында кала.
Моны ул вакытта килеп туган кечкенә проблема уңайлы гына хәл итеп җибәрә. Мәктәптә уздырылачак чарада катнашу өчен егеткә пилотка кирәк була. Каян алырга? Шунда полиция бүле­ген­дә эшләүче абыйсына мөрә­җәгать итә. Менә шунда килгәч, егет өчен барысы да ачыклана да инде: иң тәүдә мондагы тәр­тип­кә игътибар итә ул. Җитәкче булып эшләүче абыйсын хезмәт­тәш­ләре басып, ихтирам күрсә­теп каршы ала. Бүлекчәдән ул бөтен­ләй башкача карашлы, нинди юлдан китәчәген ныклап аңлаган кеше булып чыга.
Бу һөнәр белән ныклап кызыксына башлый, фильмнар карый, физик әзерлегенә дә зур игътибар бирә. Шулай, Кырмыскалы авылының 2нче урта мәк­тәбен тәмамлау белән Уфа юридик институтының криминаль полиция факультеты студенты булып китә.
Укыган вакытта барысы да режим буенча, тәртип катгый була. Болар, әлбәттә, үз йогынтысын калдыра, егетне чыныктыра гына. 2011 елда туган районының эчке эшләр бүле­гендә узган стажировка вакытында да үзен яхшы яктан гына күрсәтә, шуның нәтиҗәсендә эшкә чакырыла да инде. 2016 елдан җинаятьчеләрне эзәрләү бүлекчәсе начальнигы вазыйфасына тәгаенләнә.
Бүген тәҗрибәле җитәкче, полиция майорының кул астында 6 хезмәткәр — өлкән оперуполномоченныйлар Нияз Гә­рәев, Вадим Кәлимуллин, оперуполномоченныйлар Вадим Кормашев, Рәфил Уразбахтин, Урал Зәйнуллин, Роберт Бәд­рет­динов хезмәт сала.
Белгечләр билгеләвенчә, соңгы вакытта банк карталарыннан, чит кешеләр исеменә кредит рәсмиләштереп, акчаларын урлау һәм мутлашу — иң таралган җинаятьләр исә­бендә. Аларны ачыклау өчен чит төбәкләргә озайлы командировкаларга да чыгарга туры килә. Ләкин берсе дә зарланмый, бу һөнәрне алар җитди уйлап сайлаган һәм эшләрен зур теләк белән башкара. Бер­дәм коллективның эш нәтиҗә­ләре дә егетләрнең көнне-төнгә ялгап, үзләренең вакытлары белән исәпләшмичә эшлә­венә ишарә булып тора. Узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, хезмәткәр­ләрнең гомум һәм шәхси тырышлыгы белән җинаятьләр са­ны күпкә кимегән, кылынган җи­наятьләрне ачу күрсәткеч­лә­рендә дә уңай үзгәрешләр күзә­телә.
Әлбәттә, мондый авыр хез­мә­тен Азат Әлфәт улының гаи­ләсе дә аңлап кабул итә. Ике бала тәрбияләнгән Низаметдиновлар гаиләсендә поли­циядә хезмәт итүгә уңай караш тәрбия­ләнә. Әнә улы да әтисе кайтып керү белән фуражкасын киеп, үзен булачак полиция хезмәт­кәре итеп хис итә. Кем белә: бәлки, ул да үсеп җиткәч әтисе юлыннан китәр. “Улыгыз­ның бу һөнәрне сайлавына ничек карар идегез?” – дигән сорауга Азат Әлфәт улы болай дип җавап бир­де:
— Эш авыр булуга карамас­тан, ул кешеләргә ярдәм итү, файда китерү белән бәйле, аны яратып башкарасың икән, ул зур куаныч китерә. Лаеклы хез­мәт хакы алабыз, социаль га­рантия­ләр, тотрыклылык бар. Улым шундый һөнәрне сайларга карар итсә, әлбәттә, минем яктан ул хуплау гына табачак. Чөнки минем өчен погон йөртү — зур горурлык, — ди әңгәмә­дәшем.

Эльвира Ямалетдинова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: