+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 ноябрь 2021, 11:50

Музейны тулыландыруга һәркем үз өлешен кертә ала

Кырмыскалы районының туган якны өйрәнүчеләре район хакимиятенең зур залына җыелып, көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алышты. Башкорт тарихы елында әлеге иҗтимагый структурага төрле оештыру һәм методик функцияләр йөкләнгән.

Музейны тулыландыруга һәркем үз өлешен кертә ала
Музейны тулыландыруга һәркем үз өлешен кертә ала
Туган якны өйрәнү җәмгыяте, шулай ук китапханә системасы алдында бүген авылларыбыз тарихы буенча материаллар җыю буенча җитди бурыч тора. Урындагы активистларның эш нәтиҗәләре "Башкортстан авыллары" энциклопедиясендә чагылыш табарга тиеш, һәр муниципаль берәмлек өчен аерым бер том чыгару күз уңында тотыла. Республиканың туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте һәм Ә.З. Вәлиди исемендәге Милли китапханә башлангычы белән булдырылган бу проект республика Башлыгы грантына ия булды.
Шулай ук күптән түгел Илтуган авылы мәктәбе бинасында ачылган районның тарихи-туган якны өйрәнү музее фондын яңа тарихи экспонатлар белән тулыландыру турында да сөйләштеләр. Әле экспонатлар әллә ни күп түгел. Бу эшкә район халкын да җәлеп итәргә кирәк булачак. Ни генә дисәң дә, борынгы әйберләр җыючылар, гаилә музейлары булган кешеләр дә аз түгел Кырмыскалы районында. Шулар белән элемтәгә керергә кирәклеген ассызыкладылар.
Агымдагы елның октябрь аенда Президент грантлары конкурсына музейда икмәк залы булдыру буенча проект юнәлтелде. Конкурс нәтиҗәләре 2022 ел башында билгеле булачак. Анда җиңеп чыккан очракта, музейны үстерү, тулыландыру буенча тагын бер максатка ирешә алачакбыз.
Районда "Шәҗәрә" конкурсын уздыруга һәм аның турында төрле чыганакларда мәгълүмат таратуга кагылышлы башка мәсьәләләр турында да фикер алышты туган якны өйрәнүчеләр.

Фото: Кырмыскалы районы хакимияте.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: