+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 август 2022, 10:02

Командир котылган, урынбасарга - 10 ел (видео)

2015 елның 12 июлендә Омск өлкәсенең Светлый поселогында урнашкан, якташыбыз Рөстәм Нәбиев та хезмәт иткән Һава-десант гаскәрләренең 242 санлы “учебка”сының 4 катлы казарма бинасы җимерелүдә гаепле хәрбиләр һәм төзүчеләр үз җәзасын алды. Әмма барысы да түгел.

Командир котылган, урынбасарга - 10 ел (видео)
Командир котылган, урынбасарга - 10 ел (видео)

Русия Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, җинаять эшен тикшерү биш ел дәвам иткән. Хөкем ителүчеләр - 11 кеше. Алар арасында хәрби биналарны төзүгә заказ бирүче, төзелеш белән шөгыльләнүче оешмалар, 242 санлы хәрби укыту үзәге командиры һәм аның урынбасары да бар. Әйткәндәй, ул 10 елга төрмәгә китәчәк һәм алты миллион сум штраф түләячәк, ә элекке командирга бирелгән җәзаның вакыты узган, шуңа ул иректә кала. Калганнар, мошенниклыкта гаепләнеп, 8 елга кадәр иректән мәхрүм ителгән, йөзләрчә мең сум штрафка тарттырылган.

Әмма бу Омск фаҗигасендә һәлак булан егетләрне кайтара алмый. Хәрабәләр астында 42 призывник калган иде. Шуларның 24е һәлак булды. Алар арасында Башкортстаннан 5 срочник та булган: Салават районыннан – Рөстәм Шәйхуллин, Ранис Алтынбаев, Сибайдан – Рөстәм Юмагулов, Чакмагыш районыннан – Фидан Мәмлиев, Белореттан – Вадим Нәфыйков...

Тагын 18 кеше каза күргән. Шуларның берсе – якташыбыз Рөстәм Нәбиев, бүгенге көндә ул - популяр блогер һәм биеклекләр яулаучы. Быел Рөстәм кулларында Казбек тавына менде. Бер ел элек кулларында Непалда урнашкан 8 мең метр биеклектәге Манаслу тавына күтәрелде.

Ике ел элек 13 июль көнне Рөстәм Нәбиев “ВКонтакте” челтәрендәге сәхифәсендә ул фаҗига турында болай язган иде:
“Бүгенге көнне мин үземнең икенче туган көнем дип саныйм. Ул көнне мин яңадан туар өчен үлдем.

Хәрабәләр астында мин 7 сәгать яттым. Дусларым үлүен ишеттем, аңа кадәр аларның елап, ялварып, ярдәм сорауларын, әниләрен чакыруларын, үләселәре килмәгәннәрен ишетеп яттым.

Шул вакыт дәвамында мин аңымда булдым. Һәр секундны, минутны, сәгатьләрне җентекләп хәтерлим. Үләсем килмәде, әмма акрынлап китүемне тойдым. Инде берни сизмәс дәрәҗәгә җиткәч, соң булганчы барысыннан да гафу үтенеп, хушлаштым. Мәңгелеккә. Мин еладым, догалар укыдым.

Иртәнгә табан мине җимерекләр арасыннан чыгардылар. Исән калучылар арасында мин соңгысы идем.
Комага китәр алдыннан мин бер сорау бирдем:
- Үлүчеләр күпме?
- Күп. Бик күп...

Ахырда Индираның туган көнендә, 20 июльдә, Бурденко исемендәге госпитальдә ике аяксыз килеш һушыма килдем. Шушы минуттан мин яңа тормыш башладым. Әмма аның нинди булырын белмәдем. Барысы да минем кулда иде.

Иң катлаулысы һәм кыены алда булган икән. Әмма бу инде бөтенләй башка тарих. Фаҗигале һәлак булган солдатларның барысы да хәтердә! Онытмыйбыз”.

Кемнеңдер туймас нәфесе бүген дә акча букчасын кайгырта. Шундыйларга сабак булмас микән бу язма...

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: