+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 декабрь 2022, 09:25

Инклюзив остаханә эше үзен аклыймы?

Нефтекама шәһәрендә үсешендә тайпылыш булган балаларга ярдәм итү буенча «Гаилә» коммерция карамагында булмаган автоном оешма «Доброштуки» инклюзив остаханәсе өчен ел йомгакларын ясады.

Инклюзив остаханә эше үзен аклыймы?Инклюзив остаханә эше үзен аклыймы?
Инклюзив остаханә эше үзен аклыймы?

Бер ел элек "Гаилә" үзәге беренче тапкыр балигъ булмаган өч кешегә - Руден Габидуллинга, Резеда Хановагага һәм Алсу Мортазинага инклюзив тегү остаханәсендә эш урыннарын күрсәтәләр. Ул вакытта шопперлар һәм чүпрәк экокапчыклар тегелә.
Бер елдан соң остаханә киңәя. Хәзер осталарның җиһазландырылган эш урыннары, остазлары, коллективы бар. Тегү остаханәсенә тагын графика, иҗади һәм кулинария остаханәләре өстәлде. Хәзер анда 6 егет эшли, аларның өчесе квоталар буенча рәсми рәвештә эшкә урнаштырылган һәм хезмәт хакы ала. Калган өч остаханәдә тагын дүрт эш урыны бар - алар барысы да товар сатудан кергән акчадан эш хакы ала.
2022 елда остаханә 1000нән артык товар саткан. Сатып алучылар арасында - Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, төбәк Башлыгының хатыны Каринэ Хабирова, Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова, Нефтекама шәһәре хакимите башлыгы Эльдар Вәлидов бар.

Фото: op.bashkortostan.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас