+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 февраль 2023, 16:00

Күңел җылысын да кушып...

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү максатында оештырылган “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” патриотик акциясе Кырмыскалы районында киң колач алды.

Күңел җылысын да кушып...
Күңел җылысын да кушып...
Бердәмлек, ярдәмчеллек, мәрхәмәтлелек авырлыклар килгәндә сынала. Кырмыскалы районы халкы да берләшеп, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга төрле яклап ярдәм күрсәтә. Берәүләр көндәлек кирәк-яраклар җыйса, икенчеләре җылы оекбашлар бәйли, ризыклар әзерли һәм башкалар. Ярдәм махсус штабка тупланып, даими рәвештә хәрбиләргә озатылып тора.

Сахай авылы халкы да хәрбиләргә посылкалар туплау эшенә актив кушылды. Махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итү теләге белән оештырылган чаралар берсен-берсе алыштырып тора. Шушы көннәрдә авылның актив һәм уңган хатын-кызлары урындагы мәдәният йортына җыелып, токмач кисте.
Активистларның берсе – Фия Хисамова билгеләвенчә, авыл биләмәсендә яшәүчеләр һәр изге башлангычны хуплап кабул итә.
– “WhatsApp” мессенджерында һәр авылның үз чаты бар. Теге яки бу башлангычны тәкъдим итү белән, аны шунда ук күтәреп алалар, күпләр үзләре дә төрле изге ниятен белдерә. Мәсәлән, Иске Акташ авылы хатын-кызлары җылы оекбаш-бияләйләр бәйлә­де, акча җыеп, тушенкалар алды, Иске Шәрәйдәге кибеттә махсус тартма куелып, егетләргә туган яктан күчтәнәчләр җыйды­лар. Сахай мәдәният йортында хәйрия концерты һәм ярминкә оештырылды. Хәрбиләргә тепловизор алу өчен ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәч тә, беркем читтә калмады: кем күпме бирә ала, көченә карап, үз өлешен кертте. Нәтиҗәдә, биш көн эчендә 200 мең сумнан артык акча җыелды. Бу акчага ике тепловизор сатып алынды. Якташларыбыз мондый ярдәмгә бик сөенде, шалтыратып, чиксез рәхмәтләрен җиткерде, – ди Фия Габделхай кызы.
Токмач кисеп, туган йорт җылысын егетләребезгә озату идеясе дә күпләрнең күңеленә хуш килде. Ир-егетләр безнең ярдәмне, хәстәрлекне, күңел җылыбызны тоярга тиеш, бу аларга көч-дәрт өстәячәк, дип, хатын-кызлар изге эшне бөтен күңелен салып башкарды. Авыл биләмәсе хакимияте, Мәдәният йорты хезмәткәрлә­ре һәм, башлыча, хаклы ялда булган апалар бу эшне бик тиз башкарып чыкты.
Һәр эшне догадан башлап җибәрергә күнеккән безнең халык. Шулай эшләгәндә, нәтиҗәсе дә хәерле була. Егетләребез исән-имин әйлә­неп кайтсын, илебездә тынычлык, иминлек урнашсын, дип авылның иң хөрмәтле кешесе, хезмәт ветераны Флүзә апа Хәсәнова Коръән сүрәләре укыды. Бергәләп дога кылганнан соң, эшкә керештеләр. Уңганнарның кулларына күз иярми: ни арада камыр басканнар, түгәрәк җәймә­ләр бер-бер артлы бераз кипсен өчен махсус әзерләнгән өстәл­ләргә тезелеп тә китте. Юкка гына халкыбыз күп көч һәм вакыт таләп итә торган эшләрне күмәкләшеп, өмә ясап башкармаган бит! Шул ук вакытта бу өмә авылдашларны тагын да берләштерде. Эш аралаш ихлас аралаштылар, яңадан-яңа идеяләре белән уртаклаштылар һәм, әлбәттә, яшьлекләрен искә төшер­деләр.
Бу көнне өмәгә һәркем үз эш коралы – уклау, куна тактасы һәм пычак белән килде. Эш барышында беренче тапкыр токмач кисәргә өйрәнү­ләрен, шуның белән бәйле кызыклы хәлләрне искә тө­шерделәр. Апаларның кулындагы уклаулар ярдәмендә күпме җәймәләр җәелгәндер?! Исәбе-саны юк! Һәрберсенең үз тарихы бар. Мәсәлән, Фәния апа Хәмидул­линага аны каенатасы (1916 елда туган) ясап биргән бул­ган. Миңлегөл Сәйфуллина­ның куна тактасы, яулыгы, алъяпкычы – әнисе истәлеге.
Токмач әзерләү өчен он, йомырка китерүчеләр дә күп булды. Эштә булучылар үз өлешен шулай кертте. Ә инде кайберәү­ләр, шул исәптән Ләйсән Байназарова, токмачны йортында кисеп алып килде. Шулай ук эш дәвамында мәдәният йортының ишеклә­рен әле бер кеше, әле икенчесе ачып, үз ярдәмен тәкъдим итте, кирәк-ярак кертеп чыкты. Бу көнне 100дән артык йомыркадан токмач киселсә, әлеге акцияне тагын да оештырырга ниятләп торалар.
Сахайлылар махсус хәрби операциядәге якташларга яр­дәм булсын дип, махсус шәмнәр дә ясый башлаганнар.
– Зурлыгына карап, бер шәм дүрт сәгатьтән сигез сәгатькә кадәр яна. Бу шәмнәр солдатлар өчен бик кирәк: алар аның ярдәмендә кием­нәрен дә киптерә, ризыкларын җылыта, җылыну өчен дә файдалана. Моны белеп, без дә үз өлеше­безне кертергә булдык. Интернетка кереп, блиндаж шәмнәре ясарга өйрәндек. Бу эшне, башлыча, авыл биләмә­се хакимияте һәм мәдәният йорты хезмәткәр­ләре белән бергә­ләшеп башкардык. Парафин, балавыз, катыргы, консерва банкалары белән авылдашлар тәэмин итте, – ди авыл хакимиятенең эшләр идарәчесе Ләйсән Шәрипова.
Тәүге партия – 48 шәм әзер. Бу эш алдагы көннәрдә дә дәвам итәчәк.
Ләйсән Хәзит кызы билге­ләвенчә, авыл биләмәсендә үз ярдәмен тәкъдим итүчеләр бик күп. Мәсәлән, “ОптимумНефтеСтрой” җәмгыятенең һәм “Реализ” төзелеш компаниясенең генеральный директоры Руслан Рисов 400 килограмм бал китергән. Ул тулысынча махсус хәрби опера­циядәге егетләребезгә җибәре­ләчәк. Әлегә авыл хакимияте бу татлы ризыкның 80 килограммын – Олыкүл авылында урнашкан “Наш патриот” хәрәкәте һәм 100 килограммнан артыгын район үзәгендәге Шәйморатов исемен­дәге волонтерлар штабларына илтеп тапшырган. Калган өлешен савытларга тутырып, шушы көннәрдә Прибельский авылыннан кузгалачак гуманитар ярдәм белән бергә озатачаклар.
Тиздән Сахайда тагын бер күләмле чара – мәдәният йортында ярминкә һәм хәйрия концерты оештырылачак. Анда җыелган акчага махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга кирәк булган ялкын сүндерү җайланмасы һәм тепловизор өчен планкалар алырга ниятлиләр.
– Авыл биләмәсендә, районда оештырылган хәйрия чараларыннан беркем дә читтә калмый, һәркем үз өлешен кертә. Иң мөһи­ме – ир-егетләр безнең ярдәмне тойсыннар, исән-имин әйләнеп кайтсыннар, – ди Сахай авыл билә­мәсе хакимияте башлыгы Ришат Хөснет­динов, изге эштә катнашучыларның һәммә­сенә чиксез рәхмәтләрен җит­кереп.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.



Күңел җылысын да кушып...
Күңел җылысын да кушып...
Күңел җылысын да кушып...
Күңел җылысын да кушып...
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: