+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 Сентября 2023, 17:47

Тәүлек эчендә төбәк халкы мошенникларга 7 миллион сумнан артык акча күчергән

Бер тәүлектә республика буенча Эчке эшләр министрлыгының дежур частьләренә мошенниклык фактлары турында 30дан артык хәбәр килгән. Гомумән алганда, кешеләр 7 миллион сумнан артык югалтканнар. Бу хакта Башкортстанда Русия Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тәүлек эчендә төбәк халкы мошенникларга 7 миллион сумнан артык акча күчергәнТәүлек эчендә төбәк халкы мошенникларга 7 миллион сумнан артык акча күчергән
Тәүлек эчендә төбәк халкы мошенникларга 7 миллион сумнан артык акча күчергән

Стәрлетамакта телефон мошенниклары гипнозына укытучы эләккән. Билгесез кеше шалтыратып, үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштырып, укытучының чит илдәге җинаятьчеләргә акча күчерүдә ярдәм итүдә шикләнелүен хәбәр итә. Гаҗәпләнеп, хатын-кыз киресен исбатлый башлый.

Соңрак банк хезмәткәре шалтыратып, укытучы 300 мең сумга якын акчасын «имин» счетка күчерергә мәҗбүр итә. Аннары 1,8 миллион сум онлайн-кредитлар рәсмиләштереп, тагын «имин» счетларга күчерергә куша. Банкның ялган хезмәткәре элемтәгә кермәгәч кенә, хатын-кыз аңына килә һәм полициягә мөрәҗәгать итә. Гомуми зыян 2 миллион сумнан артык тәшкил итә. Җинаять эше кузгатылган.

Охшаш очрак Учалы укытучысы белән дә булган. Банк яисә туганнарыгыз һәм якыннарыгыз исеменнән шалтыратучы мошенникларны ничек фаш итәргә? Киңәшләр бирәбез!

Автор:Денис Таваев
Читайте нас