+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 декабрь 2023, 18:14

Языласы җырлар алда әле!

Районның “Дулкын” әдәби-иҗат берләшмәсе – төбәкнең йөзек кашы.Табигатьнең искиткеч гүзәл почмагында урнашкангамы, Дүртөйле районы — талантларга бай төбәк. Шаулап утырган алтын башаклы басулары, “кара алтын” ургып чыккан яткылыклары, уңган, шигърияткә, сәнгатькә мөкиббән халкы белән дан тота ул. Күптән түгел 35 еллык күркәм юбилеен билгеләгән “Дулкын” әдәби-иҗат берләшмәсе дә — районның йөзек кашы булган оешмаларның берсе.

Языласы җырлар алда әле!
Языласы җырлар алда әле!
— Элек-электән Дүртөйле җире моңлы халкы, шигъри сүз осталары белән тирә-якта аерылып торган. Бүген дә әдәбиятка, җыр-моңга гашыйк кешеләр яши бездә, — дип билгеләде “Дулкын”­ның юбилей кичәсен әзерләп алып баручы баш китапханәче, әлеге әдәби-иҗат берләшмә­сенең җитәкчесе Алсу Әхмәтова. — Олуг язучыларыбыз, әдип­ләребез иҗаты белән илһамланып, әдәбиятта, шигърияттә үз сукмагын табарга омтылучы каләм осталары әле дә аз түгел арабыз­да. Бүген алар Дүртөйле шәһәр китап­ханәсендә озак еллар уңыш-лы эшләп килүче “Дулкын” берләшмәсе канаты астында иҗат итә. Аларның максаты изге – үсеп килүче буын күңеленә әдә­биятка, шигърияткә сөю орлыклары салу, халкыбызның данлы һәм шанлы тарихына ихтирам тәрбияләү, иң мөкат-дәс хис һәм уй-тойгыларын укучыларга җиткерү.
“Дулкын”ның юбилеенда шагыйрь, әдәби тәнкыйтьче, республиканың Язучылар берлеге рәисе урынбасары һәм Татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе Руслан Сөләйманов, шагыйрә, журналист, Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар, Журналистлар берлекләре әгъзасы, Наҗар Нәҗми һәм Фатих Кәрим исемен­дәге әдәби премияләр лауреаты Фәния Габидуллина катнаштылар һәм чыгыш ясадылар. Алар әдәби-иҗат бер­ләшмә­сенең эшчәнлегенә югары бәя бирде, табадан гына төшкән иҗат җи­меш­ләрен укып ишеттерде.
“Дулкын” әдәби-иҗат берләшмәсе 1988 елда Дүртөйле районының зыялы шәхесләре Әнәс Кабилов һәм Мәрфуга Әмирова башлангычы белән оеша һәм, райондагы иҗади көчләрне берләште­реп, активлаштырып җибәрә. Берләшмә 35 ел дәвамында милли әдәбиятыбызны үстерүгә зур өлеш кертә һәм бүген дә бу юнәлештә нәтиҗәле эш алып бара. Дүртөйле районында яшәүче кырыкка якын һәвәскәр иҗатчы аның әгъзалары булып тора. Алар татар, урыс һәм башкорт теллә­рендә иҗат итә.
— Илебезнең рухи хәзинәсендә һәр милләт аерым бер асылташ булып балкысын өчен аның иҗади көчләрен үстерү, мәдәниятен саклау зур әһәмияткә ия, — диде “Дулкын”ның җитәкчесе Алсу Әхмәтова.
Бу җаваплы вазыйфага сайлануы әле күптән түгел генә булса да, ул әдәби-иҗат берләшмәсе эшчәнлеген үстерүгә күп еллар дәвамында саллы өлеш кертте. Нәкъ менә ул шәһәр китапханәсенә эшкә килгәч (ә бу 1996 ел була), “Дулкын” клубы белән тыгыз хезмәттәшлек җеп­ләре булдыра, китапханә даими очрашу, фикер алышу, “түгәрәк өстәл”ләр үткәрү урынына әверелә. Алсу Әбүзәр кызы әдә­би-иҗат берләшмәсенең һәр әгъза­сының китап, җыентыкларының исем туйларын, авторларның иҗат кичәләрен бик күркәм итеп әзерләп үткәрә. “Дулкын”лылар: “Алсу Әбүзәр кызы безне киң катлам укучыларга таныту юлында зур эш башкарды һәм әле дә бу эшне дәвам итә”, — ди.
“Дулкын” әдәби-иҗат берләшмәсендә канат ныгытып, Башкортстан Язучылар берлеге әгъзалары сафына кабул ител­гән, хәзер инде танылган иҗатчылар Илдус Тимерханов, Мөдәрис Мөсифул­лин, Светлана Васикова да матур ха­тирәләре белән уртаклашты.
Бу иҗат берләшмәсе сугыш һәм хезмәт ветераны Мәсрүрә Шәрифҗанова, төрле һөнәр ияләре Әнисә Ягъфәрова, Сәгыйть Зөбәеров, Мәрфуга Әмирова, Рафаил Хафизов, Фәнис Рәхмәтуллин, Әминә Ибраһимова, Дәһинә Гәрәева, Зәйтүнә Бикбаева, Венер Фәттахов, Роза Сыртланова, Клара Сәфәрова, Фәния Галиева, Сәгадәт Әгъләмова, Фәрәһия Сәйфетьярова, Таһир Якупов, Фәнис Галләмов, Ләбиб Мирзаханов, Кәүсәр Гайсин, Нәгыйм Шәйхетдинов, Алексей Бичурин кебек каләм осталарын үзенә җәлеп итә. Арытаба аларга талантлы яшьләр дә килеп кушыла. Иҗат кешесе өчен, үз казаныңда гына кайнамыйча, каләмдәшләрең, укучыларың белән очрашып тору бик мөһим. Мондый очрашулар үсеш өчен зур этәргеч бирә. “Дулкын” канаты астында иҗат итү аларның һәркайсына илһам, чәм өсти.
Юбилейга берничә көн кала кинәт вафат булган Рафаил Хафизовның якты истәлеге хөрмәтенә иҗатташ дуслары бер минут тын торды, һәркем аның бик ярдәмчел, яхшы остаз булуын, озак еллар “Дулкын”ны җитәкләвен билгеләде.
— Хәзер инде күпләребезнең Башкортстан “Китап” нәшриятында җыентык­лары дөнья күрде, кайберләренең иҗаты гомум җыентыкка кертелде. Үзнәшер юлы белән китап чыгаручылар да бихисап. Әдәби конкурслар, шигьри бәйгеләр, кичәләр, республика һәм урындагы язучыларның иҗат кичәләре, китап туйлары безнең катнашлыктан башка узмый, — дип билгеләде Алсу Әхмәтова. — Сафларыбызга яшь иҗатчылар кушыла. Зимфира Галимова, Зәһүрә Әбелкара­мова, Зәлия Сәгыйдуллина, Фларида Мәхмүтова, Филзирә Зарипова, Гүзәл Әхия­рова, Рәзилә Солтанова, Зәмирә Миронова, Эльвира Шәрипова, Илсөяр Садрыева аеруча илһамланып иҗат итәләр. Былтыр китапханәбездә “Яңа дулкын” шигърият мәктәбе ачылды. Аңа утыздан артык мәктәп укучысы, яшьләр керде. “Дүртөйле шигъриятенең яңа дулкыны” дип аталган җыентык чыгардык. Анда 32 яшь иҗатчының эшләре бастырылды. Китапның исем туен да зурлап үткәрдек. Бу яшь буын иҗатчыларына үрнәк булыр дип ышанабыз.
“Дулкын”лыларның күп кенә шигырь­ләренә композиторлар көй язган. Ул җыр­лар республикабыз сәхнәләрендә, телевидение, радио эфиры аша яңгырап тора.
“Дулкын” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары арасында күпкырлы талант ияләре бихисап. Алар, шигырь һәм чәчмә әсәрләр иҗат итүдән тыш, җырлар да яза. Юбилей кичәсен, мисал өчен, үзлә­ренең җырлары, матур, моңлы тавышлары белән Марсель Булатов, Зәлия Сәгыйдуллина, Фәнис Галләмов бизәде. “Әллүки” татар халык фольклор ансамбле чыгышын да тамашачылар көчле алкышларга күмде.
Әлеге күркәм кичәнең җылылыгы кү­ңел­ләр­дә озак сакланыр. Шигырьләрендә туган ягыбыз гүзәллегенә, мәхәббәт, мәр­хәмәтлелек кебек изге төшенчәләргә мәдхия җырлаучы “Дулкын”лыларның йөрәкләрендә иҗат ялкыны сүнмәсен!

Автор фотосы.


Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: