Безнең гаиләбез әгъзалары да бераз авырып алды, тик шунысы сөенечле, башка еллардагы кебек, атна буе югары температура белән ятмадык, бер-ике көн эчендә аякка бастык. Моны барыбызның да тиешле вакытта гриппка каршы вакцина ясатуыбыз белән бәйлим. Ә шулай да йорт эчебездә берәү үлә язып авырды – мәчебез. Аны, әлбәттә, озакка сузмый ветеринария клиникасына алып киттем. “Ашый алмый, коса, тамагын карагыз әле, әллә берәр нәрсә кадалганмы?” – диюемә ветеринар: “Мәчегез инфекция эләктергән”, – диде.
Мал табибы кешеләрне дәвалау өчен тәгаенләнгән “Дексаметазон”, “Цефтриаксон” даруларын алырга кушып, рецепт язып бирде. Бу дарулар күпләребезгә таныштыр, аларны ковидтан дәваланганда кулландык. “Нинди инфекция ул мәчедә?” – дип төпченеп торырга вакыт булмады, клиникада чират, ветеринарның артык бер минуты да юк икәнлеге күренеп тора.
Кайтышлый ук аптекага кереп, билгеләнгән даруларны, шприцларны алдым да, мәчегә укол ясадым. Ходайның рәхмәте, ике көн дигәндә ул яхшы итеп ашый башлады, күзгә күренеп тернәкләнде. Мин исә “Кеше авырулары мәчеләр өчен куркынычмы? Мәчегә кешедән инфекция күчәме?” дигән темага белемемне тирәнәйтү максатында, Интернет киңлекләрен айкап алырга булдым.
Баксаң, кешедән мәчегә күчә торган авырулар бар икән. Бигрәк тә мәче балалары инфекцияләргә бирешүчән.
Гриппка килгәндә, белгечләрнең фикерләре төрлечә. Кешедән йорт хайваннарына бу авыру күчми диючеләр белән беррәттән, соңгы вакытта моның киресен дәлилләүче фактлар да бар. 2009 елда ук H1N1 штаммын мәченең хуҗасыннан йоктыру очрагы теркәлгән. Хуҗа үзе стационарда булганда, хайван грипп китереп чыгарган пневмониядән үлгән. Шулай ук төрле илләрдә кешеләрдән этләргә, мәчеләргә, кыргый хайваннарга грипп йогу очраклары теркәлгән. Биредә шунысын да билгелик: хайваннарда да грипп билгеләре кешеләрнекенә охшаш: аларда да хәлсезлек, температура, аппетит югалу күзәтелә. Авыр очракларда, дәваламаганда, хайван үлә. Хайваннарның иммун системасын тикшерүләр күрсә-түенчә, аларның гриппка сизгерлеге галимнәр моңа кадәр уйлаганнан күпкә югарырак икән.
Ангинаның да хуҗасыннан йорт хайванына күчү очраклары теркәлгән. Бу авыруны бактерияләр (стрептококклар) барлыкка китерә, алар мәчене дә зарарлый.
Мәчеләрнең кешедән туберкулез йоктыру очраклары да бар. Бу куркыныч чир безнең илдә вакциналау ярдәмендә күптән авызлыкланган инде, әлеге җәһәттән әллә ни хәвефләнәсе юк.
Лишай авыруы хайваннардан – кешегә һәм киресенчә дә күчә. Урамда йортсыз мәче яки этне сыйпап, өйдәге дүрт аяклы дусларыгызга инфекция алып кайтуыгыз мөмкин. Өстәвенә, бу гөмбәчек инфекциясе хәтта әйберләр аша да йога ала: кием, йон чистарту өчен щеткалар, сөлгеләр һ.б. Сальмонеллез, лептоспироз, лямблиоз ише авырулар да йорт хайваннарыннан кешегә күчә. Аларны зооноз дип атыйлар. Мондый чирләр йөкле хатын-кызлар, 5 яшькә кадәр балалар, 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр һәм иммун системасы зәгыйфьләнгән пациентлар, мәсәлән, радиотерапия алучылар өчен аеруча хәвефле.
Шул ук вакытта. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, дөньяда кыргый, авыл хуҗалыгы һәм йорт хайваннарында була торган 200дән артык зооноз теркәлгән. Мондый чирләрнең иң куркынычы – котыру авыруы.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, кешеләрнең 99 процентына котыру вирусы этләрдән йога. Әмма бу куркыныч чирне мәчеләрдән дә эләктерүчеләр бар. Авыру хайван тешләгәндә, аның селәгәе кулдагы җәрәхәткә тамганда, сирәк очракта селәгәй күз, борынның яки авызның лайлалы өлешләренә эләккәндә йога.
Котыру вирусы нервларга үтеп керә, аннары баш миенә эләгә. Аңа барып җитү өчен вируска 3-6 атна кирәк. Бу вакыт эчендә зарарланган хайваннар сәламәт хайваннардан аерылып тормый. Ләкин котыру авыруының клиник билгеләре барлыкка килүгә 2-5 көн кала хайван вирусны кешегә йоктыра ала. Авыруның беренче билгеләре барлыкка килгәннән соң 10 көн үткәч, хайван үлә.
Әгәр мөмкин кадәр тизрәк прививка ясамасаң (өч көн эчендә), кеше өчен дә котыру авыруы үлем белән тәмамланырга мөмкин. Беренче симптомнар салкын тиюне яки гриппны хәтерләтә: температура 37-37,5 градуска кадәр күтәрелә, кеше тиз арый һәм баш авыртуы, күңел болгану, мускуллар һәм тамак авыртуы, борчылу һәм сәбәпсез курку хисе барлыкка килә. Бу билгеләр барлыкка килгәч, кешене инде коткару мөмкинлеге юк дәрәҗәсендә.
Эт һәм мәчеләрегезне, йорт хайваннарын саклауның иң ышанычлы ысулы – елына бер тапкыр дүрт аяклы дусларыгызга котыру авыруыннан прививка ясату. Ул дәүләт ветеринария клиникаларында бушлай эшләнә һәм закон буенча мәҗбүри.
Әйе, йорт хайваннары кәефебезне күтәрә, стрессны киметә һәм депрессиядән сакланырга булыша. Галимнәр билгеләвенчә, эт һәм мәче асраучыларның кан басымы да яхшырак, холестерин дәрәҗәсе дә гадәттә нормада. Әмма мәчеләр һәм этләр белән бер түбә астында яшәүнең, яки аларны ихатада асрауның куркыныч яклары турында да онытмасак иде!
Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Автор фотосы.