+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 июль 2024, 17:20

Мошенникларга акча күчерүне дәвам итәбез...

Узган тәүлектә Башкортстан халкы мошенникларны 12 миллион сумга баетты. Республика буенча Эчке эшләр министрлыгының дежур бүлегенә 30 алдау очрагы турында мәгълүмат килде.

Мошенникларга акча күчерүне дәвам итәбез...Мошенникларга акча күчерүне дәвам итәбез...
Мошенникларга акча күчерүне дәвам итәбез...

15 июльдә Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа бүлегенә 39 яшьлек хатын-кыз алдау турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Аңа билгесез номердан шалтыратып, үзен банк хезмәткәрләре дип ышандырганнар. Мошенниклар ханымның акчасы куркыныч астында дип белдерә һәм, мошенниклык гамәлләрен булдырмас өчен, аңа акчаны «имин» банк счетына күчерергә тәкъдим итә. Ханым акчаны төрле банкоматлар аша билгесез счетларга күчерә. Берникадәр вакыттан соң ул, акчаны мошенникларга күчерүен аңлагач, полициягә мөрәҗәгать итәргә була.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы искәртә: билгесез кешеләр белән телефон аша яки мессенджерларда аралашканда сак булыгыз. Аларның вәгъдәләренә ышанмагыз. Чит кешеләргә акча күчермәгез һәм бирмәгез!

Шул ук көнне Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфадагы 8нче полиция бүлегенә 51 яшьлек хатын-кыздан алдау турында гариза килә. Аңа билгесез номерлардан шалтыратып, үзләрен кәрәзле компаниядән икәнен белдергәннәр. Абонент номеры килешүенең вакытын озайту тәкъдиме белән мошенниклар "Дәүләт хезмәтләре"ннән кодны әйтүне сорыйлар.

Берникадәр вакыттан соң хатын-кызга икенче номердан шалтыратып, үзен банк хезмәткәрләре дип таныштыралар һәм акчаны саклау өчен банкоматлар аша билгесез счетларга 1 миллион сумнан артык акча күчерергә кушалар.

Җинаять кодексының 159 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Банк яисә туганнарыгыз һәм якыннарыгыз исеменнән шалтыратучы мошенникларны ничек фаш итәргә? Киңәшләр бирәбез!

Фото: башинформ.рф

Автор:Денис Таваев
Читайте нас