67 яшьлек пенсионерга шалтыратканнар. Ир-егет үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштырган һәм ханым исеменнән кредитка гариза бирелүе хакында белдергән. Ә икенче көнне финанс мониторингы буенча белгеч, уфалы хатын-кыз белән элемтәгә кереп, «хокук саклау органнары хезмәткәре» сүзләрен раслаган. Ул банкка барып, 500 мең сум күләмендә кредит рәсмиләштерергә кушкан. Ханым аның һәр сүзенә ышанган һәм күрсәтмәләрне берсүзсез үтәгән.
Әмма финанс учреждениесендә хезмәткәрләр, клиентның үз-үзен тотышына игътибар итеп, сораулар биргәннәр. Сөйләшү барышында «ВТБ» хезмәткәре Алла Созинова һәм клиент менеджеры Ольга Саяпова хатын-кызны телефон мошенниклары алдавын аңлаганнар һәм полициягә шалтыратканнар.
Җинаять эше кузгатылган. Банк яисә туганнарыгыз һәм якыннарыгыз исеменнән шалтыратучы мошенникларны ничек фаш итәргә? Киңәшләр бирәбез!