Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр еш кына, авырлыкларга карамастан, тулы тормыш белән яшәргә өйрәнә һәм кешеләр арасында үз урынын табып кына калмыйча, яшәүнең һәр мизгеленә шатлана, тормышның кадерен белә. Үз сәләтеңне ачу, тормышка, кешеләргә җайлашу өчен Борай авылында инвалид һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен “Кояш нуры” социаль адаптация һәм абилитация үзәгендә бөтен мөмкинлекләр бар.
– Безнең арада сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр аз түгел: кемдер тумыштан сәламәт түгел, кемдер кинәт авыр хәлгә юлыгып, җәрәхәтләр, гомерлек авыру алган. Ә һәркемнең үз тормышында мөмкин кадәр яхшырак яшисе килә. Шуңа күрә физик мөмкинлекләре чикле гражданнарга игътибарлы һәм ярдәмчел булырга кирәк. Алар үзләрен тормыш арбасыннан төшеп калган итеп хис итәргә тиеш түгел, – ди Борай районы үзәгендә уңышлы эшләп килүче “Кояш нуры” социаль адаптация һәм абилитация үзәге җитәкчесе Елена Шумских.
“Кояш нуры” үзәге 2021 елның 28 августыннан эшли башлый. Аны Елена Викторовна физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм үсмерләр өчен оештыра. Әмма үзәккә балалар, үсмерләр генә түгел, 20, 30, 40 яшьлек борайлылар да бик теләп йөри.
Елена Шумских Казахстанда дөньяга килгән, балачагы һәм үсмер еллары Нижневартовск шәһәрендә узган, Омск технология институтын тәмамлаган, озак еллар Ноябрьск шәһәрендә эшләгән. Елена Викторовна 2015 елда Вострецово авылына күченеп кайта, районда инвалид һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен бернинди дә махсус үзәк булмавын белгәч тә, аны оештыру теләге белән яна башлый.
– Борай районында “Кояш нуры”н ачуда миңа Ноябрьск шәһәрендәге үзәк этәргеч булды. Анда мин, энемнең опекуны буларак, шундый үзәккә йөрдем. Борайга күчеп кайткач, мондагы инвалид һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларны кайгырту теләге белән яна башладым. Район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәевка рәхмәтлемен, ул тиз арада безнең идеяне хуплады һәм бина белән булышты, – ди җитәкче.
Елена Шумских “Кояш нуры”н очраклы гына оештырмаган: ул – гомере буе сәламәтлеккә туймаучы энесен үз баласы кебек тәрбияли, шуңа күрә дә бу төркемгә караган кешеләрнең проблемаларын яхшы белә.
– Энемә 37 яшь, – ди ул. – Аңарда – “Даун синдромы”, хәзер андый балаларны “кояш балалары” дип тә атыйлар. Җиде яшеннән энем — минем тәрбиядә. Үз кызым белән бер яшьтә алар. Туганымны язмыш кочагына ташлау, ниндидер махсус учреждениегә урнаштыру уен беркайчан да уема да китермәдем.
“Кояш нуры” үзәгенә бүген 42 бала йөри. Иң кечкенә сабыйга – дүрт яшь, ә иң зурысына – 40. Кырык яшь – инде бала түгел дисәк тә, үсеше буенча алар бала булып кала. Унсигез яшьтән өлкәнрәк алты кеше йөри үзәккә. Биредә чәй эчү өчен җиһазландырылган урын да, бәдрәф тә бар. Өстәлләр, утыргычлар, принтер, ноутбук, “ком терапиясе” өчен махсус өстәл, балалар өчен мини-батут булдырылган, идәнгә йомшак келәм түшәлгән.
Бала эшләп кенә хезмәткә өйрәнә ала. “Гаилә” үзәге хезмәткәрләре килеп, сәламәтлеге чикле балалар өчен осталык дәресләре үткәрә. Шулай ук биредә “Тылсымлы сандык”, “Оста куллар” түгәрәкләре эшләп килә. Аны Балалар иҗат йортыннан килеп Эльвира Исламова алып бара. Түгәрәктә балалар кул эшләре белән шөгыльләнә, тегүче һөнәренә төшенә. Шулай ук балалар “Океан” бассейнында атнасына дүрт тапкыр махсус тренер Рәшит Әмиров белән бушлай шөгыльләнәләр. Психолог Илфира Әмирова һәм логопед-дефектолог Лариса Нурмөхәммәтова да тәрбияләнүчеләр белән шәхси вакытын кызганмыйча, ихлас күңелдән ярдәм итәләр. Үзәк әгъзалары үз куллары белән теккән, бәйләгән, ясаган әйберләрне ярминкәләрдә сатуга да чыгара, кергән табыш, әлбәттә, “Кояш нуры”ның матди-техник базасын ныгытуга тотыныла.
– “Кояш нуры” үзәгенә йөргән балаларның әти-әнисенә хокукый һәм консультация ярдәме күрсәтелә, чөнки күп кенә ата-аналар үз хокукларын белми. Шуңа күрә мөмкин булганча ярдәм итәргә тырышабыз, – ди Елена Викторовна.
“Кояш нуры”на үзәк әгъзалары атнасына ике тапкыр йөри. Бу көннәрне алар көтеп ала, чөнки биредә язмыш сынауларыннан өшегән күңелләренә җылылык, теләктәшлек таба.
– Без туган көннәрне, башка истәлекле даталарны чәй табыны артында матур итеп үткәрергә яратабыз, бер-беребезне кечкенә бүләкләр белән дә шатландырабыз, – ди үзәк җитәкчесе. – Физик мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче әниләргә дә эмоциональ ял итеп алу бик кирәк. Үзәккә килгән балалар бер-берсе белән уйнаган арада, әти-әниләр аралаша, ял итә.
Үзәккә йөрүчеләр арасында, алдарак әйтелүенчә, төрле яшьтәге кешеләр бар, әмма биредә алар үзләрен бер гаилә кебек хис итә.
– “Кояш нуры” үзәгенә ике ел йөрибез. Үземнең һәм кызымның уңай хис-кичерешләре турында гына әйтә алам. Биредә һәрвакыт уңайлы мохит тантана итә. Балалар монда килгәч чәчәк аткан кебек. Үзәк оештырылгач та балалар һәм өлкәннәрнең, ата-аналарның зур бер тату гаиләсе, таянычы барлыкка килде. Районда үзәкнең барлыкка килүе – җитәкчебез Елена Шумскихның зур казанышы. Ул зур хезмәт башкарды, ата-аналарны бирешмәскә өйрәтте. Биредә йөрүчеләрнең әниләре кебек үк, мин дә Елена Викторовнага икенче йортыбыз һәм зур гаиләбез өчен бик рәхмәтле, – диде ун яшьлек Камиланың әнисе Кристина Закирова.
Тугыз яшьлек Асельнең әнисе Илфира Әмированың фикере:
– “Кояш нуры”на без ул ачылгач та йөри башладык. Башта бары тик чараларга килә идек, аннары “Тылсымлы сандык” түгәрәген яраттык. Һәр аралашу, һәр ата-ананың акыллы киңәше илһамландыра. Иң мөһиме: безнең турыда Борайда гына түгел, Башкортстанда һәм Русиядән читтә дә белә башладылар. Безнең белән гәзит-журналлар, иганәчеләр кызыксына. Безне “Ярдәм” хәйрия фонды мәчеткә чараларга чакыра, бүләкләр бирә. Җитәкчебез Елена Викторовнага бирегә йөрүче һәр ата-ана рәхмәтле, һәркайсыбыз аны көчле, максатчан, игелекле кеше буларак белә.
Сүз уңаеннан, быел августта “Кояш нуры” социаль адаптация һәм абилитация үзәге өч еллыгын билгеләп үтте. Чара кунаклары – район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Гемир Нуртдинов һәм мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Мостафин үзәккә нигез салучы Елена Шумскихны һәм барлык катнашучыларны шундый күркәм дата белән котладылар.
Елена Викторовна һәм үзәккә йөрүчеләр көчле рухлы, бернигә карамастан, һәр яңа туган көннең кадерен белеп, сөенеп яшәүче кешеләр. Алар – актив тормыш алып бару өчен сәламәтлек проблемалары комачау итмәвенең ачык дәлиле. Мондый кешеләр безнең барыбыз өчен дә үрнәк булып тора.
Лира ЮРАСОВА.