+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 сентябрь , 15:45

Балага куркыныч “уенчык” алмагыз!

“Уку елын яхшы тәмамлаган өчен сыйныфташыма әти-әнисе питбайк алган”, – дип уртаклашты улым җәй башында һәм үзенең теләген дә җиткерергә ашыкты: “Мин дә бит яхшы укыйм, бәлки, миңа да шундый транспорт алырсыз?” Бу сорауны көтә идек инде, шуңа һич тә аптырап калмадык, балабызга ипләп кенә ике тәгәрмәчле транспорт төрләреннән әлегә аңа велосипедта гына җилдерү дөрес булуын аңлаттык.

Балага куркыныч “уенчык” алмагыз!
Балага куркыныч “уенчык” алмагыз!
Табиблар һәр җәйне балаларның җәрәхәтләнү очраклары артуын билгеләп үтә. Бу мәктәп укучыларының буш вакыты күбрәк, ә ата-аналар контроле азрак булу белән бәйле. Өл­кәннәрнең бурычы балаларны төрле хәл-вакыйгаларда да үз хәвефсезлеге турында уйларга өйрәтү икәнлеген онытмасак иде.
Еш кына хастаханәләргә җитди җәрәхәтләр белән 12 яшьтән 17 яшькә кадәр үсмерләр эләгә. Алар үзләрен инде зур кеше дип саный һәм үз транспортын: питбайк, скутер, мотоцикл булдырырга тели. Үгетләүләргә риза булып, ата-аналар баласына мондый транспортны алып бирә. Ә үсмернең техника белән идарә итү күнекмәләре, тиешле экипировкасы бармы, ул, закон таләп иткәнчә, питбайк белән трассага чыкмас өчен җитәрлек җаваплылык тоямы – боларын әти-әнисе уйлап бетерми. Кызганычка каршы, мототехника артык куркыныч “уенчык” һәм җитди җәрәхәтләргә генә түгел, ә үлемгә дә китерергә мөмкин. 5 августта республикабызда балигъ булмаганнар катнашлыгында үлемечле авария теркәлгән: мотоцикл һәм мопед бәрелешү нәтиҗәсендә 16 һәм 17 яшьлек ике үсмер һәлакәт урынында ук үлгән, аларның 15 һәм 17 яшьлек ике пассажиры исә авыр җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылган. Полиция хезмәткәрләре белдерүенчә, үсмер­ләрнең техника йөртү таныклыгы булмаган.
Узган елның августында респуб­ликаның Гафури районында тимер юл кичүендә 15 яшьлек егет һәлак булды. Малай үз мотоциклы турында хыялланган, аңа акча җыйган, һәр­вакыт ипле йөргән, ләкин бер дөрес булмаган карар аның гомерен өзгән. Тимер юл кичүендә ул якынлашучы поезд алдыннан узарга булган һәм тизлекне дөрес исәпләмәве аркасында поезд астына эләккән. Алган җәрәхәт­ләрдән бала “Ашыгыч ярдәм” машинасы килгәнче җан биргән.
Мондый фаҗигаләр җәен генә түгел, кышын да теркәлә. Быел кышын Күмертауда яшәүче 16 яшьлек үсмер тимер юлын тиешсез урында кичәргә карар кылып, шулай ук поезд астында калды. Егет аның якынлашып килгәнен ишетмәгән, чөнки колакларында наушниклар булган.
Без, өлкәннәр, балаларга тимер юл янында сак булырга кирәклеген аңлатырга тиешбез: поезд якынлашканда хәвефсез арага китү, юлларны җәяүлеләр кичүе һәм күпер аша гына чыгу, бу вакытта наушникларны салу һәм кәрәзле телефоннарны алып кую никадәр мөһим икәнлеген аңнарына сеңдерү зарур.

Самокатта хәвефсезрәкме?

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин үзенең социаль челтәрләрендә җәй башыннан бирле төрле җәрәхәтләр белән медицина ярдәме сорап 13,5 меңнән артык бала мөрәҗәгать иткәнен хәбәр итте.
Җәрәхәтләнүләрнең төп сәбәпләре булып роликлар, велосипедлар, өй батутлары һәм самокатлар тора икән. Электр самокатлары үсеп килүче буын вәкилләре арасында аеруча популяр. Алардан егылып имгәнү алучылар да иң күбе. Статистика буенча, травмпунктлар металл конструкцияләр урнаштыру белән катлаулы операция­ләргә атна саен 4-5 кечкенә пациентны җибәрә. Күп очракларда балаларның куллары сына, аяк сындыручылар да бихисап.
Балагыз теләгенә берничек тә каршы килә алмыйсыз икән, самокат белән беренче тапкыр танышканда ук аңа юлда үз-үзеңне тоту кагый­дәләре турында җентекләп сөйләргә тиешсез: машиналар йөри торган юлга чыкмаска, аны аркылы үтәргә кирәк булса, җәяү чыгарга, җәяүлеләргә юл куярга, наушниклар киеп йөрмәскә, шлем, тез һәм терсәкләрне саклаучы махсус җайланмаларсыз самокатны иярләмәскә.

Яктылык кайтаргычлар турында онытмагыз!

Яктылык кайтаргычлар шундый кечкенә әйбер, әмма алар юлларда балаларның җәрәхәтләнү хәвефен берничә тапкыр киметә, ди белгечләр. Бала җәяү барамы, велосипедта яки самокатта җилдерәме, аның киемендә һәм ике тәгәрмәчле транспортында, һичшиксез, яктылыкны кире кайтара торган элементлар булырга тиеш. Алар ярдәмендә машина йөртүче юлны кичеп чыгып баручы яки юл читеннән атлаучы җәяүлене тәүлекнең караңгы вакытында бик җиңел күрә алачак. Полиция хезмәткәрләре фараларның якындагы уты белән машина йөртүче җәяүлене 25-50 метр ераклыктан күреп ала, дип аңлата. Әгәр баланың киемендә яктылык кайтаргыч булса, аны 150-200 метрдан ук күрергә мөмкин.
– Яктылык кайтаргычка киемдә урын сайлаганда, аның кайсы яктан машина йөртүчегә ачык күренәчәген исәпкә алыгыз, – ди юл сакчылары. – Яктылык кайтаргычларның ак, сары яки ачык соры төсләренә өстенлек бирегез, алар автомобиль фарала­рының утын башкалардан яхшырак чагылдыра. Бу элементларны һәр яктан урнаштырганда тагын да яхшырак. Баланың рюкзагына да шулай ук әлеге хәвефсезлек элементын ябыштырыгыз. Тагын да бер киңәш: әгәр дә балага тәүлекнең караңгы вакытында урамга чыгарга туры килсә, ә киемендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булмаса, ул кәрәзле телефондагы фонарьны кабызсын дип кисәтегез.
Ә балагызга электр самокаты яки мототехника алырга ашыкмагыз, җәяү яки җәмәгать транспортында йөрү аның өчен хәвефсезрәк булуы көн кебек ачык.


Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: