Еллар үткән саен сугышта катнашкан ветераннарның гына түгел, аның ачысын татыган сугыш чоры балаларының да саны кими бара. Аларның һәркайсының үз язмышы һәм гомере буена саклап йөрткән үз хатирәләре бар. Салават шәһәрендә яшәүче бертуган Халидә апа Килмәтова белән Флүрә апа Гомәрованың да балачагы һәм чәчәктәй яшьлеге әнә шул илебез өчен катлаулы, авыр чорларга туры килә. Ләкин бернигә карамый, алар әтисенең васыяте буенча медицина өлкәсен сайлап, барлык гомерләрен яраткан һәм изге һөнәргә багышлыйлар һәм бик күп хатын-кызларга ана бәхетен татырга, күпме сабыйларга якты дөньяга туарга ярдәм итәләр. Ә инде олыгайган көннәрендә үзләре кылган игелекләренең җимешләрен татып, кадер-хөрмәткә төренеп гомер кичерәләр.
“Әткәй васыяте буенча”
Кырмыскалы районының Иске Акташ авылындагы Уразаковлар нәселеннән алар. Әтиләре Шакирҗан – беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан, каты яраланып, әсирлеккә эләгә, 7 елдан гына туасы җаннар хакына исән-имин әйләнеп кайтырга насыйп була аңа. Сарт-Нәүруз авылы кызы Маһикамалга өйләнеп, 9 балага гомер бирәләр, ләкин бишесе генә исән-сау үсә. Наҗия, Халидә, Флүрә, Мөхәммәт һәм Мадияр әти-әниләреннән яхшы хезмәт тәрбиясе алып, лаеклы кешеләр булып, күркәм гаиләләр корып, барлык гомерләре буе яраткан эшләрен башкарып, зур хөрмәт казанып яшиләр.
“Кызларым, я медицинага барыгыз, я укытучы булыгыз. Хатын-кыз өчен иң яхшы һөнәрләр шулар”, — дип әйтә торган булган әтиләре. Һәм кызлары, аның сүзен тыңлап, өчесе дә медицина өлкәсен сайлый. Башта өлкән апалары Наҗия (ул хәзер мәрхүмә инде) табиб һөнәрен сайлап, медицина университетын тәмамлый һәм сеңелләренә үрнәк күрсәтә.
Халидә апага — 96 яшь. Күзләре начар күрсә дә, үз йортында үзен үзе карый әле. Ә хәтере яшь кызларныкына алыштыргысыз. Үткәннәрне дә яхшы хәтерли, оныклары, туруннарының тормышы белән дә кызыксынып тора, аларга ярдәм итә.
Сүзебезне дә туган авылыннан башлап җибәрдек. Сагынып искә ала ул Иске Акташны. 15 яшендә чыгып китсә дә, бервакытта да элемтәне өзмәгән, әле дә ел саен сеңлесе белән кайтып килергә тырышалар, туган нигезләре сакланмаса да, энесенең балалары авылда төпләнгән, күпсанлы туганнарының йортында да алар – көтеп алынган кунак.
1927 елның 16 апрелендә дөньяга килгән Халидәнең иң матур, яшь чагын сугыш урлый, шул чорның авырлыкларын үз иңнәрендә татыган ул. Мәктәпкә төшкәнче өлкәннәргә ияреп, утауга йөрүләрен яхшы хәтерли. Эшләгән өчен бирелгән онны кашык белән бүлүләре әле дә күз алдында аның. Белемгә омтылышы көчле була кызның. Башлангыч белемне туган авылында ала, аннары күрше Сахай авылына йөреп укый. 6нчы сыйныфта укыганда сугыш башлана. Укуны ташларга мәҗбүр була. Бер елдан күрше Иске Шәрәй авылында мәктәп ачыла, анда 7нче сыйныфны тәмамлап, 1943 елда Уфага барып, медицина техникумына укырга керә. Ләкин авылдан чыгып китү җиңел булмый, колхозда эшләмәсәң, белешмә бирмиләр. Әтисе колхоз идарәсе әгъзасы булгач, кызына белешмә алып бирә. Дипломлы белгечне Учалы районына эшкә җибәрәләр.
Ике елдан Авыргазы районының Терәпә амбулаториясендә табиб булып эшләүче апасы янына эшкә килә. Аннан соң, 1952 елда җизнәсе медицина институтын тәмамлагач, алар Уфага күченеп китә. Халидә Шакирҗан кызы шунда кала һәм 1953 елда Солтанморат авылының кыю егете — Бөек Ватан сугышыннан 1946 елда гына кайтып, Толбазыда эшләп йөрүче Әсхәткә кияүгә чыга. Ике ел тирәсе алар район үзәгендә яши һәм эшли. Табиблар булып эшләүче апасы белән җизнәсе Салават шәһәренә күченгәч, яшь гаилә дә алар артыннан юллана. Әсхәт тә мондагы медицина техникумын тәмамлый.
Икесенең дә алдагы хезмәт биографиясе нефтьчеләр комбинаты поликлиникасы белән бәйле була. Ире рентген кабинетында эшләсә, Халидә Шакирҗан кызы 1956 елдан башлап 1996 елга кадәр – 40 ел биредә хатын-кызларга ярдәм күрсәтә. Беренче категорияле акушер-гинеколог хезмәттәшләре һәм пациентлары арасында зур абруй казана. Аның дәвалау ысуллары, махсус массаж байтак хатын-кызларга ана булу бәхете татырга ярдәм итә. Халидә Шакирҗан кызының исеме ул вакытта күпләрнең телендә була, аның шифалы куллары турында ишетеп, якын-тирә шәһәр-авылларда яшәүчеләр дә фәкать аңа күренергә тырыша. Ул берсен дә ярдәменнән калдырмый. Күрәсең, әнә шул изгелекләре өчен Ходай Тәгалә аның үзен дә бәрәкәтле тормыш, хәерле озын гомер белән бүләкләгәндер. Тормыш иптәше белән 48 ел бергә тату гомер итеп, ике бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, кызының гомере генә 57 яшендә өзелә.
Бүген Халидә апа оныклары, туруннарына кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Үзе дә аларның һәм улы Рәис белән килене Илмираның, бертуган сеңлесе Флүрә апаның, күпсанлы туганнарының кадер-хөрмәтенә төренеп яши. Әйткәндәй, улы Рәис Әсхәт улы да нәсел һөнәрен дәвам итә – шәһәрдәге иң шәп стоматологларның берсе ул.
Нинди бәхет апа-сеңелле булу!
Әйе, Флүрә апа, инде үзе дә 87 яше белән барса да апасына ныклы терәк тә, сердәш тә, ярдәмче дә. Апалы-сеңелле булып, туганлык җепләрен саклап, яшь буынны да үзләренең үрнәгендә ярдәмчел булырга өндәп, яхшы тәрбия орлыклары чәчәләр.
Флүрә дә, мәктәпне тәмамлау белән, апалары артыннан Салават шәһәренә юллана — медицина техникумына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлау белән биредә эшкә кала. Хезмәт кенәгәсендә нибары ике генә язу: берсе – бала тудыру йортына акушерка итеп кабул ителүе турында, икенчесе – хатын-кызлар консультациясенә күчерелүе турында. Күпьеллык намуслы хезмәте лаеклы бәһаланган Флүрә Гомәрованың үзе өчен иң мөһиме һәм иң кадерлесе – хатын-кызларның ихлас рәхмәт сүзләре.
Монда ул үзенең булачак тормыш иптәшен очрата: төзелеш техникумын тәмамлаган Миякә районы егете белән күркәм гаилә корып җибәрәләр. Ике балалары туа, кызганычка каршы, кызы 5 айлык вакытта вафат була. Тормыш иптәше дә фани дөньядан бик иртә китеп бара – 50 яшендә юл һәлакәтенә очрап, гомере өзелә. Улы гаиләсе белән Стәрлетамак шәһәрендә яшәсә дә, әниләре янына еш кайтып торалар.
Хаклы ялга чыкканчы намуслы хезмәт сала Флүрә Шакирҗан кызы. Шул ук вакытта якыннары, туганнары турында хәстәрлек күрүне дә үз өстенә ала. Башкача булдыра алмый ул, күрәсең, кешеләргә ярдәмләшеп яшәү, игелекләр кылу – аның тормыш девизы гына түгел, ә канына сеңгән. Пенсиягә чыгып, бер ел эшләгәннән соң, олы яшьтәге әнисен үз тәрбиясенә ала. Аны матур итеп тәрбияләп, соңгы юлга озата. Авыру абыйсы белән апасы, каенанасына да күңел җылысын җитәрлек бүлә.
Фатирында берүзе генә яшәсә дә, ялгыз түгел ул. Әнә көн саен диярлек апасының хәлен белеп килә, азык-төлек илтә, идәннәрен юа, фатирын җыештыра. Үзенең дә ишеге һәркем өчен ачык.
Менә шундый кешеләр белән очрашканнан соң тормышның ямен, хезмәтнең хөрмәтен, намусның сафлыгын, мәхәббәтнең ихласлыгын ныграк тоясың. Халидә апа белән Флүрә апа – нәкъ шундый кешеләр. Шактый өлкән яшьтә булуларына карамастан, яшьлек чибәрлеген югалтмаганнар – күзләрендә яшәү яме, тормышны ярату хисе бөркеп, нур балкып тора. Ә иң мөһиме — һәр туган көнгә сөенеп һәм шөкер итеп яши белә алар.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.
Салават шәһәре.