Башкортстанда халыкны социаль яклау һәрвакыт беренче урында булды. Өлкәннәргә, инвалидларга, балалы гаиләләргә карата максималь ярдәм, ихтирамлы мөнәсәбәт ─– безнең халык традицияләрендә. Республика бюджетына салынган чыгымнарның иң зур өлеше –─ 70 проценты социаль өлкәгә булуы да шул хакта сөйли.
“Башкортстанда өлкән буынга һәм балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүгә зур игътибар бирелә, — дип белдерде гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова. – Социаль ярдәм чараларын алучы 1,2 миллион кешенең 453 меңнән артыгы ─ өлкән яшьтәге кешеләр. Гомумән алганда, өлкән буынга ярдәм итү өчен узган ел республика бюджетыннан 4,5 миллиард сумга якын акча бүленде”.
Шунысы мөһим, турыдан-туры финанс ярдәменнән тыш, төбәктә актив озын гомерлелекне озайту буенча программаларны гамәлгә ашыруга да аерым игътибар бирелә. Сүз беренче чиратта 2011 елда ук башланган “Өченче буын халык университеты” проекты буенча пенсионерларны укыту турында бара. Шушы вакыт эчендә 23 юнәлеш буенча 101 меңнән артык пенсионер белем алган.
Былтыр Русиядә уртача гомер озынлыгы якынча 74 ел тәшкил итте. Президент Владимир Путин бу күрсәткечне ил өчен рекордлы дип атады, аңа федераль һәм төбәк хакимиятләренең уртак эше нәтиҗәсендә ирешелүен билгеләп үтте. Ләкин ирешелгәннәрдә тукталмаячакбыз. 2020 елда дәүләт башлыгы тарафыннан максатлы күрсәткеч билгеләнде: 2030 елга уртача гомер озынлыгын 78 яшькә кадәр арттыру.
Шул ук вакытта озак яшәү генә түгел, өлкән буынның тормышы актив, кызыклы, вакыйгаларга һәм тәэссоратларга бай булуы да мөһим. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән республикада 2020 елдан гамәлгә ашырылучы “Башкортстанда озын гомерлелек” проекты нәкъ менә шуңа юнәлтелгән. Бу вакыт эчендә анда республикада яшәүче йөзләрчә мең кеше катнашты, бу проектның кирәклеген күрсәтә. Шул ук вакытта ул даими рәвештә актуальләшә, яңа юнәлешләр барлыкка килә.
Проект өлкән буынның тормыш сыйфатын яхшыртуны, аларны яңа компетенцияләргә өйрәтүне, спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итүне, актив ял итү эшчәнлеген һәм башкаларны күздә тота. Аның ярдәмендә төбәктә танып белү программаларында, физкультура-сәламәтләндерү һәм ял итү чараларында катнашу өчен өлкәннәргә 2 мең сум номиналлы сертификатлар барлыкка килде. Әлеге проектны гамәлгә ашыру елларында республикада аңа җәлеп ителгән гражданнар саны якынча 690 мең кеше тәшкил итте, узган ел нәтиҗәләре буенча – якынча 260 мең кеше.
Башкортстанда социаль хезмәт күрсәтү өлкәсе төрле хезмәтләр һәм технологияләр белән аерылып тора. Алар арасында ─– өйдә, ярымстационар һәм стационар формаларда социаль хезмәт күрсәтү, стационарны алмаштыра торган технологияләр, шулай ук түләүле социаль хезмәтләр күрсәтү системасы.
Тулаем республика буенча 44,5 меңгә якын өлкән кешегә һәм инвалидка социаль хезмәтләр күрсәтелә. Аларның 7,5 меңе интернат-йортларда һәм психоневрологик интернатларда яши, шул исәптән 4,5 меңе –─ эшкә сәләтсез кешеләр. Республика социаль сертификат рәвешендә “социаль хезмәт күрсәтү” юнәлеше буенча дәүләт социаль заказы механизмнарын сынау проектына кертелде. “Пилот”та өйдә социаль хезмәт күрсәтүче дәүләтнеке булмаган 55 оешма катнашты.
Әлбәттә, социаль хезмәт күрсәтүнең нәтиҗәлелегендә хезмәт күрсәтүләрдән файдалану мөһим роль уйный, чөнки авыр тормыш хәленә эләккән кешегә “монда һәм хәзер” ярдәм алырга кирәк. Шуңа күрә 2022 елда Башкортстанның һәр районында һәм шәһәрендә социаль координаторлар хезмәте барлыкка килүе очраклы түгел. Мондый хезмәтләрнең төп функциясе –─ социаль хезмәтләргә мохтаҗ өлкәннәрне ачыклау, шулай ук аларны алуда ярдәм күрсәтү.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.
Шул ук вакытта...
Башкортстанда киләсе елның 1 гыйнварыннан кайбер гражданнарның пенсияләренә өстәмә кертеләчәк. Бу хакта Башкортстан буенча Социаль фондта белдерделәр.
Сүз I группа инвалидларны һәм 80 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны карау буенча компенсация түләүләре турында бара. Бу гражданнарның пенсияләренә өстәмә, Урал коэффициентын исәпкә алып, 1380 сум тәшкил итәчәк. Өстәмә түләү ел саен пенсия белән бергә артачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзер мондый түләүләр инвалидларны яки 80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерларны караучы гражданнарның гаризалары буенча, каралучыдан язма раслау булганда билгеләнә. Акча каралган кешенең пенсиясе белән бергә исәпләнә. “Киләсе елдан компенсацияләр икенче кагыйдәләр буенча түләнә башлаячак. Моның урынына Социаль фонд автомат рәвештә I группа инвалид булган яки 80 яшькә җиткән барлык гражданнарның пенсияләренә 1380 сум күләмендә өстәмә билгеләячәк”, ─– дип аңлаттылар Социаль фондта.