Зинидә Фәйзуллина турында күп тапкырлар язарга ниятләп тә, бу эшемне ахырына җиткерә алмадым: бу искиткеч ханымның барлык яхшылыкларын, изгелекләрен, сәләтләрен бер мәкаләдә генә ачып бирә алмам, дип уйладым һәм бу эшне кичектерә килдем. Аның турындагы мәкалә Өлкәннәр көненә багышланыр дип уйламадым да. Орчык кебек бөтерелеп, кояш кебек балкып торган, активлыгы, тормышны сөючәнлеге белән бик күп яшьләргә үрнәк булган Зинидә ханым турындагы мәкаләне бу көнгә багышлавы да кыен. Әмма соңрак мәкаләнең нәкъ шушы көнгә чыгарга тиешлеген аңладым, чөнки Зинидә апа – яшәү рәвеше белән башкаларга үрнәк, әлеге язманы укы да – аның кебек яшә!
Зинидә Зәкәрия кызы эчтән балкый. Аңардан нур сирпелеп тора. Андый кеше янында син тынычланасың, дөнья мәшәкатьләрен онытасың, чөнки аның аурасы искиткеч уңай, эчендә, күңелендә, йөрәгендә булган яхшылыкны башкалар белән юмарт бүлешә.
Волонтер
Зинидә ханым – волонтер. Ул махсус хәрби операция башлангач та, шәһәрдә үзе кебек тегүче активистлар белән “ШвейБат” дип аталган волонтерлар оешмасына йөри башлый. Берничә тегүче, үзара берләшеп, беркемнән ярдәм, күрсәтмә көтмичә, кием тегәргә тотына. Җылы триколар, өс киемнәре, тельняшкалар, фуфайкалар, бияләйләр... Активистлар белән бергәләп, солдатларга йөзләгән комплект киемнәр тегеп озата Зинидә ханым. Кыш җиткәч, ул бияләйләрне йоннан баса, хәрбиләргә киез билбаулар, җилетлар әзерли.
Ә аңа кадәр Зинидә ханымны волонтер дисәк тә, патриот дисәк тә, хата булмас. Туган авылында Бөек Ватан сугышы батырларына һәйкәл булмаганга эче пошып йөргән ханым бу идея белән авылдашларына, авыл Советына мөрәҗәгать итә һәм уртак көч белән аны булдыру өчен тырыша башлый. Аңарда оештыру көче, артыннан ияртү осталыгы шулкадәр зур, битараф булмаган якташларын оештырып, ял саен авыл юлын таптап, “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында кабул ителгән шартларны төгәл үтәп, 2022 елда авылда һәйкәл төзелә. Аны ачу зур бәйрәмгә әверелә.
Әмма Зинидә ханымны борчыган эшләр күп булып чыга, һәм ул авыл Советы белән киңәшләшеп, зиратны чистартуга һәм коймаларын яңартуга алына. Бу эш тә максатлы программа – ППМИ ярдәме белән эшләнә. Билгеле, уңышка ирешкәнче, бик күп документ, оештыру эшләре көтә, әмма ул авыл Советы коллективы, авыл халкы командасы белән боларны да ерып чыга. Узган 2023 елда үзенең 300 еллыгын үткәргән борынгы һәм данлыклы Сәвәләй авылы мондый тырыш кешеләре белән горурланырга хаклы.
Менә шундый искиткеч киң күңелле, олы йөрәкле, сокланып туймас, тырыш, талантлы кеше ул Зинидә Зәкәрия кызы. Ә таланты турында аерым язмыйча булмый.
Җырчы
Сәхнә кешеләренә игътибар иткәнегез бармы? Аллаһы Тәгалә аларга талант белән бергә матур төс-баш, кыяфәтне дә бирә. Зинидә апа да, бәлки, җырчы булып яралгандыр? Зәкәрия абыйның сап-сары бөдрә чәчле, җитендәй зәп-зәңгәр күзле бу кызчыгы гаиләдә генә түгел, авылда да башкалардан аерылып тора. Шуңа да аны күрше-тирәдәге әбиләр, апалар: “Курчак!” дип, тотып сөя торган була. Бәләкәйдән сәхнәләрдә, бар кешенең һушын алып, шулкадәр моңлы итеп җырлаган кызчык, мәдәният юлыннан китсә, бәлки, танылган җырчы булыр иде.
– Абый гармунда уйный иде. Радиодан берәр яңа көй ишетеп калдыкмы, аны отарга тырышабыз, сүзләрен язып алабыз, кабатлыйбыз. Шулай итеп, авылда үткән чираттагы бәйрәмгә яңа җыр әзерлибез, – дип искә ала Зинидә ханым.
Ул белмәгән халык җырлары бар микән? Яшь чагында Зинидә аларны яратып сәхнәләрдән башкара. Нефтекама шәһәренә кайтып төпләнгәч тә, ул Гуля Пирус җитәкләгән “Җар птица” дип аталган вокаль студиясенә йөри башлый. Үзе кебек җыр яратучылар белән урыс җырларын башкара. Ә моннан ике ел элек Татар мәдәни үзәге каршында Чулпан Гафурҗанова җитәкләгән “Чулпан” вокаль ансамбленә килә, хәзер инде ул татар җырларын башкара. Балачагыннан шигырьләр язган Зинидә ханым күптән түгел үзен композитор буларак та танытты. Борай егете Илдар Нуртдиновның “Кайтырсыңмы?” дигән шигыренә көй язып, сәхнәдән җырлап ишеттерде.
Зинидә ханым – ансамбльнең бизәге, көчле тавышлы солисты гына түгел, ә җитәкчесе Чулпан ханымның уң кулы, беренче ярдәмчесе дә. Репетицияләргә урын булмаганда Зинидә апаның өе вакытлыча “клуб”ка әйләнә, берәрсенең туган көне, ансамбльнең җиңүен билгеләп үтәргә кирәк булганда, бу кунакчыл йортта табын корыла. Хәтта ансамбль чыгыш ясаганда кигән матур-матур күлмәкләр дә Зинидә ханымның оста куллары белән тегелә!
Тегүче
Зинидә апа – тегүче. Махсус белеме булмаса да, ул кибетнекеннән дә яхшырак итеп киемнәр тегә. Бу сәләт аңа кемнән бирелгәндер, бәлки, авылда үзе тире иләп, туннар, бүрекләр теккән әнисе Бәһия апаның энесеннәндер? Бәлки, күңелендә яшәгән, һич тынгы бирмәгән иҗат дулкыны тукымаларга да күчәдер?
– Тукыманы күргәч тә, ул инде әзер күлмәк, итәк, костюм булып күз алдына килеп баса – бары тик идеяләрне, фантазияне тормышка ашырасы гына кала! – ди ул. – Кием тегүнең бер авырлыгы да юк, күңелле генә! – дип тә өсти.
Һәр эшкә авырсынмый, җиңел тотынган Зинидә ханым өчен, чыннан да, барлык эш тә күңелле, югыйсә, ансамбль өчен дип, унар комплект костюмнар, күлмәкләр, итәкләр тегеп утырыр идеме?
– Хатын-кызга мондый һөнәрләр кирәк ул. Мин, мәсәлән, мәктәптә һәр кыз баланы машина белән тегәргә өйрәтергә кирәк, дип саныйм. Һичшиксез, тегүче булып китәргә димәгән, үзе өчен чалбар кыскартырга, кием тарайтырга, урын-җир әйберләре, мендәр тышлары тегәргә генә булса да белергә кирәк. Бүген тегү машинасы дефицит әйбер түгел, һәркем сатып алырлык, – ди Зинидә ханым.
Киез басучы
Кул эшләренә күчкәч, Зинидә ханымның тагын бер искиткеч матур шөгыле турында әйтми китми булмас: ул йоннан киез киемнәр баса. Аның пальтолары, эшләпәләре, сумкалары, күлмәкләре, бияләйләре, калфаклары – карап туйгысыз! Һәрберсен, сәнгать әсәре санап, күргәзмәгә куярлык!
– Киез киемнәр басу техникасын күреп, мин тынычлыгымны югалттым. Бу моннан 12-13 еллар элек булды. Кичекмәстән, әлеге шөгыльгә өйрәнәсем килде. Ничек итсәм иттем, остасын да таптым, акчасын да түләдем, курсларын да сатып алдым, әмма бу шөгыльне үзләштердем. Һәм ул минем яраткан шөгылемә әйләнде. Инде ничә ел йоннан төрле киемнәр басам, әмма әле һич туйганым юк, һәрбер эшкә дәртләнеп тотынам, ул рәссамның картинасы кебек – ничек килеп чыгачагын үзең дә белмисең, кайчак эш барышында планнар үзгәреп куя, әле теге, әле бу төсне өстисе килә, чыннан да, картиналар язу белән бер! Ә продукция әзер булгач, сөенәсең, канәгатьлек хисе кичерәсең, – ди Зинидә ханым.
Останың һәр киеме – карап туйгысыз, сәйлән белән чигеп эшләгән калфаклары – күзнең явын алырлык. Ул үзенең белеме, тәҗрибәсе белән теләп уртаклаша – Милли-мәдәни үзәктә төрле чараларда катнаша, осталык дәресләре үткәрә, күргәзмәләр оештыра, аның йоннан эшләнгән киемнәрен күреп халык аһ итә!
Төсле йоннарны ул чит илләрдән, Яңа Зеландиядән кайтарта, йортының икенче катында Зинидә ханымның остаханәсе бар, улы Денис аңа озын, киң өстәл эшләп биргән. Зинидә ханым телефонга җавап бирмәсә, ишек төймәсенә басканны ишетмәсә, димәк, ул икенче катта, иҗатка чумган, ләззәткә бирелеп кемгәдер ниндидер яңа кием әзерли!
Рәссам
Картиналар дигәч, Зинидә ханымның тагы бер мавыктыргыч шөгыле турында әйтеп үтү кирәктер: ул картиналар чигә. Шулай ук, аның эпоксид сумаласыннан эшләгән картиналары бар. Иҗат кешесе үзен һәрчак эзли, төрле шөгыльләрне үзләштерә. Зинидә ханым да бу ят картиналар турында ишетү белән, тиз арада аны өйрәнергә, үзләштерергә тотына. Шулай итеп, йортта эпоксидтан әзерләгән үзенчәлекле картиналар барлыкка килә, килгән, кешеләр аларны сокланып карый.
Биюче
Зинидә ханымның һөнәрләрен санап бетергесез. Ул әле биюче дә! Җиңел гәүдәле, искиткеч җитез ханым озак еллар Альбина Әгъләмова җитәкләгән “Дива” бию түгәрәгенә йөри. Шуңа ул сәхнәдә дә матур итеп хәрәкәтләнә, бәйрәмнәрдә төрле концертларда чыгыш ясыйлар. “Дива”да да Зинидә ханым хөрмәтле һәм бик “кыйммәтле кадр”: аның тегүче осталыгы, тәҗрибәсе бик күп бию күлмәкләрен теккәндә ярдәм итә. Тегүчесе табылмый торганда, ул һич аптырамый, төркемне үзе тегеп киендергән чаклары да күп. Иң мөһиме – ул боларны авырсынмыйча, сукранып түгел, ә яратып башкара. Энергиясенә, тормыш сөючәнлегенә аптырарлык һәм сокланырлык!
Пешекче
Зинидә апаның тел йотарлык бәлешләре, камыр ашлары турында да әйтергә кирәк. Ялт итеп кенә, эш арасында гына пешереп ала ул аларны. Ничек камыры шулай уңадыр? Ничек шулкадәр күпереп пешә дә, телне йотарлык тәмле буладыр, нинди затлы рецептлар кулланадыр – монысы сер булып кала бирә. Күрәсең, “алтын куллы” кешеләр шулай могҗизалар тудыра алырга сәләтледер! Чыннан да килешле, җиңел куллы кеше ул Зинидә ханым, гомумән, аның берәр килеп чыкмаган эше бармы икән? Нәрсәгә тотынса да, балкытып эшләп куя. Бакчасына гына күз салу да җитә, капканы атлап керү белән аллы-гөлле чәчәкләр дөньясына чумасың.
Бакчачы
“Әллә нәрсә үстермим, кешедә булганны гына!” – дисә дә, Зинидә апаның участогы дистәләрчә төрдәге гөлләргә чумып, ачык-чуак төсләр белән балкып утыра. Бакчаны шундый хәлдә тотар өчен күпме көч, вакыт түгәргә кирәк икәнен беркемгә дә сөйләп тору кирәк түгелдер.
Чишмә башы
Әлбәттә, Зинидә ханымның бу уңганлыгы, булганлыгы әти-әнисе, туганнарына барып тоташа. Әйтүебезчә, Тәтешле районының Сәвәләй авылында туып-үсә ул. Гаиләдә – тугыз бала. Әтисе сугыш ветераны Зәкәрия абый балаларга кечкенәдән тормышны яратырга эшсөяр, гадел булырга өйрәтә. Әнисе – аш-суга, тегүгә, чигүгә оста Бәһия ханым.
– Кичләрен әнкәй барыбызга да йон бүлеп бирә иде дә, тезелешеп утырып, кул эшләренә тотына идек. Нинди эш булса да, бергәләп, җыйнаулашып эшлибез. Беребез кычкырып китап укый. Еш кына ул мин була идем, чөнки тасвирлы итеп укыйм. Шуклыклар да күп була иде инде, бүлеп бирелгән йонны азайтыр өчен, өй ярыкларына тутыра идек, – дип көлә Зинидә ханым.
Менә шулай кечкенәдән эшләп, дөнья көтәргә өйрәнеп үсә ул. Зинидә тугызынчы сыйныфта укыганда йортка кайгы килә – әниләре вафат була. Берәү булса, сыгылып төшәр иде, ә Зинидә туганнары, бигрәк тә үзеннән бәләкәйләр өчен җан атып, аларга терәк булырга тырыша. Гомер буе шулай ул: әле дә һәрберсен яратып, җыеп, туплап гомер итә. Әтисе Зәкәрия абыйны да карт көнендә тәрбияләп, туганнары белән соңгы юлга хөрмәтләп озата. Йортка килгән үги әнигә дә җылы сүз кызганмыйлар. Тормыш иптәшенең әнисенә әле булса ризыкларын төяп, кайтып, кирәк чакта булышып тора ул.
– Аллаһка шөкер, югалмадык, туганнар әле дә бергәбез, бердәмбез, – дип сөенә Зинидә ханым.
Гаилә корып, ире Тәлгать белән ике бала үстерәләр. Балаларын да үзе кебек тырыш, булдыклы итеп тәрбиялиләр. Кызлары Зилә дә, уллары Денис та – волонтерлар, бер җәмәгать эшеннән дә читтә калмыйлар, СВО солдатларына җылы оекбашлар, башка кирәк-ярак булдыруда да активлар. Аларга карап, алманың агачыннан ерак төшмәвенә сөенәсең.
Кызганычка каршы, Зинидә ханымның тормышында авыр югалтулар була: моннан биш ел элек дөбердәтеп дөнья көткән, гармуннарда өздереп уйнаган тормыш иптәше – Тәлгате китеп бара. Пар канатын югалткач та, җаныннан саркып кан тамса да, Зинидә ханым кул кушырып утырмый, төшенкелеккә бирелми, киресенчә, авыр уйлардан онытылыр өчен җиң сызганып эшкә чума. Репетицияләр, концертлар, осталык дәресләре, остаханә, күлмәкләр, бакча, гөлләр, йон басу – бер генә буш вакыты да юк аның. Менә шундый тулы канлы тормыш белән, гөрләтеп, бар тирә-якны бизәп, кешеләргә яхшы кәеф бүләк итеп, тормышка мең рәхмәтле булып, һәр көннең кадерен белеп яши Зинидә Фәйзуллина.
– Һәр көннең түгел, һәр сәгатьнең, һәр минутның кадерен белергә, мөмкин булган кадәр матур итеп яшәргә үзеңнән соң матур эшләр, хәтер, эз калдырырга кирәк, – ди тынгысыз пенсионер.
Зинидә ханымның яшен атамам дигән идем, мин аны сер итеп кенә әйтәм: аңа 66 яшь, җитмешкә – кул сузар гына ара. Кояш кебек балкып торган Зинидә ханымга карап, “өлкән” дигән сүзне кулланып та булмый!
– Картаймагыз, хәрәкәтләнегез, күп йөрегез, күңелегезгә якын булган кызыклы шөгыль табыгыз, оныклар белән ешрак булырга тырышыгыз, аларга туган телне өйрәтегез, җырлар ятлагыз, аралашыгыз, матур планнар корыгыз – шул вакыт тормышыгыз ямьле булыр! – ди ул.
Һәрберебезгә олыгайган көнебезгә, Зинидә ханым кебек, шундый балкып торган нурлы күзләр белән барып җитәргә, мең идея белән янып яшәргә язсын!
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Нефтекама шәһәре.