-3 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 октябрь , 13:55

Өмә – тәрбия чарасы да ул!

Исмәгыйль халкы Җиңү паркын төзекләндерүдә дәррәү катнаша

Өмә – тәрбия чарасы да ул!
Өмә – тәрбия чарасы да ул!
Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган һәйкәл биләмәсен – Җиңү паркын тәртипкә китерүдә авылның олысы-кечесе катнашты. Авыргазы районының Исмәгыйль авыл биләмәсе хакимияте, урындагы мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, социаль объектларны җылылык белән тәэмин итүче казанлык коллективлары, укучылар һәм авыл халкы изге эшкә зур теләк белән кушылды.

Илфат Газизов җитәкчелегендәге Исмәгыйль авыл биләмәсенә 6 авыл керә. Үзәк усадьба – Исмәгыйльдә бүгенге көндә бер меңгә якын кеше яши. Биредәге урта мәктәптә 65 бала укый, балалар бакчасы, мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты, кибетләр бар. Шулай ук социаль объектларны җылылык белән тәэмин итүче казанлык та үзләрендә урнашкан. Анда 6 кеше хезмәт сала. Авыл хакимияте төрле дәүләт программаларында катнашып, төзекләндерү буенча зур эшләр башкарыла. “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы буенча гына төрле елларда клублар, урындагы мәктәп, үзәк казанлык ремонтланган, тагылмалары белән трактор сатып алынган. Бу программада агымдагы елда да катнашачак Исмәгыйль авыл биләмәсе. Тиздән җыелыш үткәреп, көнүзәк проблемаларны барлап, шуның кайсы әлеге программа ярдәмендә тормышка ашырылачагын билгеләячәкләр.
“Аек авыл” программасында да катнашып киләләр. Алдагы елда анда җиңү яуларга исәп тоталар. Моның өчен актив эшчәнлек алып баралар, әлеге өмә дә шундый чараларның берсе булып тора.
– Быел район этабында Степановка авылы җиңеп, Авыргазы данын лаеклы якладылар. Районда җиңгән өчен – 50 мең сум, республика дәрәҗәсендә катнашуга – 200 мең сум һәм анда да призлы урынга чыгып, 3 миллион сум алдылар. Без дә шуңа омтылырга тиеш. Үзебезнең авылда мондый акчага күпме эшләр башкарырга, аны тагын да күркәмрәк итәргә мөмкин булыр иде, – диде Илфат Рәсил улы, авылдашларын “Аек авыл” конкурсына багышланган чараларда актив катнашырга чакырып.
Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына да даими рәвештә ярдәм күрсәтелә. Авыл биләмәсеннән 25ләп ир-егет бүген Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшә. Авыл халкы гомум эшкә үз өлешен кертергә тырыша. Ризыклар әзерләп, башка кирәк-ярак җыеп озаталар. Илфат Рәсил улы әйтүенчә, башлыча, акчалата ярдәм итәргә тырышалар. Әле күптән түгел генә 90 мең сум акча җыйганнар.
– Гомумән, барлык эшләрдә дә халык актив катнаша: мәдәни яки спорт чаралары булсынмы, авыл биләмәсе, район данын лаеклы яклап чыгыш ясыйбыз. Өмәләр, акцияләр, башка шундый мөһим чараларның һәрберсендә халык актив катнаша, – ди 2016 елдан башлап авыл хакимияте башлыгы вазыйфасын башкаручы Илфат Газизов.
Менә Җиңү паркын тәртипкә китерү буенча өмә дә шушы активлыкның, бердәмлекнең, үзләре яшәгән авылны күркәм итү өчен тырышлыкның бер үрнәге булды.
Илфат Рәсил улы билгеләвенчә, агымдагы елда исмәгыйльлеләр Җиңү паркын төзекләндерү проекты белән “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында җиңеп чыккан. Әлеге программа чикләрендә җыелган 1 миллион 580 мең сум акчага биредә бихисап эшләр башкарылачак: Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исемлеге язылган тактаташлар яңартылачак, алар эленеп торган бетон стена да кирпечтән күтәреләчәк. Мәйдан уртасындагы солдат һәйкәле ремонтланачак, ә мәңгелек утка газ үткәреләчәк. Шулай ук биләмәгә брусчатка җәеләчәк һәм басмалар яңартылачак. Тиздән подрядчы оешма билгеләнеп, эшләр башланачак. Ә аңа кадәр авыл халкы биредә өмә үткәреп, биләмәне тәртипкә китерде.
Эшләр ике сәгатьтән артык дәвам итте. Ирләр үлән чабу өчен тример һәм чалгылар, балта, пычкы белән коралланып килсә, хатын-кызларның кулында урак иде. Өлкәннәр биләмәне куаклардан, чүп-чардан чистартты, яңгырлы җәй дәвамында биек булып үскән үләнне чапты, ә балалар, апа-абыйларына ияреп, чүпләрне билгеләнгән урынга ташып торды. Шунысы куанычлы, кечкенә балалардан башлап, сигезенче дистәне куучылар да өмәдә актив катнашты. Данияр Газизовка әле нибары 6 яшь, ләкин әти-әнисенә ияреп, ул да киселгән агач ботакларын йөгертеп ташып торды. Фәнисә Исламгазинага 72 яшь, ул да өмәнең ахырына кадәр бөтен көчен салып эшләде. Әлеге вакытта аның ике улы – махсус хәрби операция зонасында. Газиз балаларының һәм барлык яугирләрнең исән-имин әйләнеп кайтуы өчен көн саен догалар юллап, үзе дә менә шулай кулыннан килгәнчә авыл тормышында катнашып, ярдәмләшеп яши ул.
Әлеге өмә исмәгыйльлеләрнең тырышып эшли дә, матур итеп ял итә дә белүләрен ачык күрсәтте. Эш тәмамлагач, барысы да һәйкәл янына җыелды. Урындагы мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Әхмәтовларның гаилә ансамбле әзерләгән концерт һәркемнең күңеленә хуш килде. Моңлы җырлар тыңлаганнан соң, арыганлык та кимеде кебек. Гаилә ансамбле турында да әйтеп үтәргә кирәк: мәдәният йорты җитәкчесе Лилия Әхмәтова оештырган һәм үзләренең гаилә әгъзаларыннан торган “Энҗе” ансамбле – һәрбер чараның чагу бизәге. Лилия Филарит кызы бу өлкәдә 28 ел эшли. Өлкән кызы Алина да аның эзеннән китеп, бүген әлеге мәдәният учагының сәнгать җитәкчесе. Моңлы тавышка ия, өздереп гармунда уйнаган Әхмәтовларга сокланмаган кеше юк. Телебезне, мәдәниятебезне саклау, киләсе буыннарга тапшыру юнәлешендә зур тырышлык салулары өчен авыл хакимияте аларга сәхнә костюмнары тектерү өчен 280 мең сум акча бүлгән. Бу суммага алар 7 – хатын-кызлар һәм 7 ир-егетләр костюмы тектереп алган. Хәзер һәрбер чарада матур милли киемнәрдә чыгыш ясап, тамашачыларны үзләренең җыр-моңнары белән сөендерәләр.
Концерт барышында күптән түгел 75 яшьлек юбилеен билгеләгән Исмәгыйль авыл биләмәсенең Ветераннар советы рәисе Фәрит Нагаевны бүләкләү дә күркәм мизгелләрнең берсе булды. Фәрит абый үзе дә авыл биләмәсе җитәкчелегенә һәм авылдашларының мондый хөрмәт күрсәтүе өчен рәхмәтләрен җырлары аша җиткерде.
Ә аннары өмәчеләр Газизовлар гаиләсе тарафыннан корылган табын артына җыелып, Гөлнара Нагаева һәм Зөлфия Сәйфетдинова пешергән тәмле итле ботка, кайнар чәй белән сыйланды. Өмә ахырында җыелышып утырып ашау – шулай ук күркәм гадәт. Ул ачыкканны басу гына түгел, үзенә күрә бер тәрбия дәресе, әхлак чагылышы да.
Гомер-гомергә татар авылларында күп көч сорый торган эшне менә шулай бергәләшеп, өмә белән башкарганнар. Әлеге өмәнең дә файдасы зур булды – Исмәгыйль авылының Җиңү паркы күзгә күренеп чистарды, матурланды, яшәрде. Ә инде Бөек Җиңүнең 80 еллыгын ул тулысынча яңартылып, күркәм төс белән каршы алачак. Үткәненә зур хөрмәт белән караган, ата-бабаларына рәхмәтле булып яшәгән исмәгыйльлеләр моның өчен зур тырышлык сала. Әлеге чара белән дә алар көчнең бердәмлектә булуын үзләренең үрнәгендә исбат итте һәм яшь буынга да һәрвакыт ярдәмчел, бердәм булып, авылның киләчәген хәстәрләп яшәргә кирәклеген күрсәтте.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Авыргазы районы.

 

Өмә – тәрбия чарасы да ул!
Өмә – тәрбия чарасы да ул!
Өмә – тәрбия чарасы да ул!
Өмә – тәрбия чарасы да ул!
Өмә – тәрбия чарасы да ул!
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: