-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 октябрь , 07:55

Җир асты кичүе ремонтланды

“Реконструкциядән соң ул ялт итеп тора”, дип хәбәр итә Нефтекама шәһәре хакимияте башлыгы.

Җир асты кичүе ремонтланды
Җир асты кичүе ремонтланды

Бер атнада Башкортстанга идарә итү үзәгенең мәгълүмат системалары төрле темалар буенча халыкның 6818 мөрәҗәгатен теркәгән. Бу узган атнадагыдан 271гә кимрәк. Бу юлы торак-коммуналь хуҗалык темасы буенча мөрәҗәгатьләр саны 300гә арткан: мәгълүмат системасында 1504 шәрех теркәлгән. Нигездә,─ җылылык мәсьәләләре буенча. Шулай ук, кайнар су булмауга зарланучылар, җылыту сезонын башлауны сораучылар күп.

Икенче урында – төзек­лән­дерү темасы, 1174 мөрәҗә­гать. Халык иҗти­магый киңлек­ләрне, йорт яны терри­торияләрен төзекләндерүне, яшел үсентеләрне карап-тотуга күбрәк игътибар бирүне һәм территорияләрне җыеш­тыруны сорый.

Юллар –─ өченче урында. Бу тема буенча мөрәҗәгатьләр саны 226га кимегән. Хәбәр­ләрнең күпчелеге юлларны ремонтлау буенча.

Менә хәл ителгән берничә инцидент. Кушнаренко районы үзәгендәге В. Паширов исемен­дәге үзәк парк сәхнәсенә ремонт ясалган. Сәхнә фасадында берничә такта ватылуы һәм эскәмияләрне беркетергә кирәклеге турында урындагы кеше социаль челтәрләрдә быел август ахырында хәбәр иткән, комментарийны Башкортстан ЦУРы роботы тоткан. Мөрәҗә­гатьне район хакимияте эшкә алган. Парк хаки­миятендә сәхнәнең яңа фасадын сайдингтан ясарга карар иткәннәр. Төзелеш материаллары сатып алынган һәм 25 сентябрьдә сәхнә ремонты төгәлләнгән. Парктагы эскә­мияләр дә беркетелгән.

Чишмә районы бистәсендә бер ханымның социаль челтәрләрдәге шикаятеннән соң Гыйззәтуллин урамы, 17 адресы буенча урнашкан балалар мәйданчыгында уен җиһазларын беркетү җайлан­маларын алмаштырганнар.

Октябрьский шәһәренең Фрунзе урамында ачык булган коены япканнар. 22 сен­тябрьдә социаль челтәрләрдә бер кешенең хәбәрен Башкортстанга идарә итү үзәгенең “Инцидент-менеджмент” мәгъ­лүмат системасы теркә­гән, ә шәһәр хакимияте мөрә­җәгать­не эшкә алган. Торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәрне төзекләндерү бүлеге белгечлә­ре кое капкачын урнаштырган.

Октябрьский шәһәреннән тагын бер хәл ителгән инцидент. Анда яшәүче мөрәҗәга­теннән соң Беренче май урамы, 3а адресы буенча урнашкан йорт янындагы территориядә тәртип булдырылган. Балалар мәйданчы­гында үләнне чабу үтенечен социаль челтәр­ләрдә бастырган булганнар. Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитеты мөрәҗәгать­не эшкә ал­ган. 19 сентябрьдә идарәче компания хезмәткәр­ләре проблеманы хәл иткән.

Уфаның Дим районында Минск урамы, 91 адресы буенча тротуарны тергезгәннәр. Юл өслегенең зарарлануы турында 26 августта социаль челтәрләрдә бер хатын-кыз язган. Мөрәҗәгатьне “Инцидент-менеджмент” мәгълүмат системасы теркәгән. Дим районы хакимияте хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, тротуарны урындагы халык җимергән һәм проблеманы хәл итү өчен профильле хезмәтләр җәлеп ителгән. Сентябрьдә юл төзүчеләр тротуарны тергез­гән.

Калтасы районының Калтасы авылында Лермонтов урамы буенча юлны тигезлә­гәннәр. Аның начар хәлдә булуы турындагы хәбәр 15 августта социаль челтәрләрдә пәйда булган. Халык юлларны тигезләү өчен техника җибәрүне сораган. Район хакимияте һәм юл хезмәтләре ярдәме белән әлеге мәсьәлә дә хәл ителгән.

Нефтекама шәһәрендә Березовка шоссесы буенча җир асты кичүен ремонтлаганнар. Җәй башында ук халык монда реконструкция кирәклеген белдергән һәм бу хакта социаль челтәрләрдә язган. Инцидентны Нефтекама шә­һәре хакимияте эшкә алган.

Мөрәҗәгать итүчегә, шәһәр хакими­я­тендә әлеге проблема турында бе­ләләр һәм ремонтны бу сезонда үткәрәчәкләр, дип җавап биргәннәр. Ремонт вакытында шәһәр халкына вакытлыча якындагы җир өсте кичүеннән файдаланырга тәкъдим иткәннәр.18 сентябрь­дә Нефтекама хакимияте башлыгы Эльдар Вәлидов социаль челтәр­ләрдә шәһәрнең иң борынгы җир асты кичүләренең берсен ремонтлау төгәлләнүе турында хәбәр итте. Реконструк­циядән соң ул сизелерлек үзгәргән – монда баскычлар һәм култыксалар яңартылган, стеналар һәм түшәм буялган, яңа пандус һәм төшү урыннары өстендә түбә урнаштырыл­ган.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: